Укытучы блогер: «Дәрестә телефон кирәкми»

Россия Мәгърифәт министрлыгы укытучы блогерлар советын булдырды. Анда Татарстаннан Казан энергетика көллиятенең информатика укытучысы Раил Шәмсетдинов та кергән. Аның белән шәхси тормышларын интернетка чыгарган укытучылар, дәресләрне видеога төшерергә яраткан укучылар турында сөйләштек.

Раил, әлеге советка бәйге аша сайлап алдылармы? Киләчәктә блогер укытучыларга нинди мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк?

– Бу совет федераль дәрәҗәдә беренче тапкыр оештырылды. Бик дөрес гамәл бу. Блогерлар барлык юнәлештә дә бар, тик укытучылар арасында юк диярлек. Анда июнь аеннан августка кадәр гаризалар кабул иттеләр. Үзең турында мәгълүмат җибәрергә кирәк иде. Конкурста катнашу өчен, социаль челтәрдә сәхифәң, меңнән дә ким булмаган язылучың булу да шарт. Барлыгы 270 педагог гариза бирсә, шулар арасыннан 26сын сайлап алдылар. Күбесе – мәктәп укытучылары, көллияттә белем бирүчеләр берничә генә иде. Татарстаннан мин үзем генә.

Блогер укытучыларга һөнәребезнең абруен күтәрү, социаль челтәрләрдә эшебезне дөрес итеп күрсәтү бурычы куела. Яңа уку елында Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов белән очрашу булачак, шунда төгәл нәрсә белән шөгыльләнүебезне әйтәчәкләр. Үз тәкъдимемне җиткерергә ниятем бар. Биюче, җырчыларның фестивальләре бар, ә укытучыларныкы юк. Россиядә 2023 ел Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Татарстанда алар өчен фестиваль үткәрүне тәкъдим итәсем килә. Аннан бу тәҗрибәне илнең башка төбәкләренә дә таратырга була.

Республикада блогер укытучылар күп түгел. Бу аларның мәктәп эше күп булуга бәйлеме? Сез социаль челтәрләрдә нәрсәгә игътибар бирәсез?

– Блогер укытучылар бик аз, чөнки, беренчедән, социаль челтәрләрдәге сәхифәңне даими алып барырга кирәк. Ә бу – вакыт дигән сүз. Укытучының журнал да тутырасы, дәфтәр дә тикшерәсе, сыйныфтан тыш эшләре дә бар. Мин исә икесен бергә берләштерәм. Бәйгедә сайлаганда да, сәхифәмдәге активлыгыма игътибар иткәннәр. Дәресләрне, үзем катнашкан төрле чараларны, спорт белән шөгыльләнгәнемне куярга тырышам. Язылучыларыма  барысы да кызык.

Укытучылар арасында су коену костюмыннан төшкән фото куйган өчен эштән куылу очраклары да булды. Монда чикләр булырга тиешме, әллә бу аның шәхси эшеме? Студентларыгыз интернетта сезне күзәтәме?

– Социаль челтәрләргә теләсә нәрсә куярга ярамый, миңа калса. Әйтик, нәрсә ашаганыңны, су коенганыңны, дискәтүктә йөргәнеңне… Чама дигән нәрсә булырга тиеш. Үзеңне шәрә килеш куя алмыйсың, бу – ачык платформа. Син укытучы икән, үрнәк бул! Кич дискәтүктә биегәнеңне куюны дөрес дип санамыйм. Син бар, бие, ләкин аны нигә куясың? Бу нинди файда бирә? Күпчелек әти-әниләрдән, балаларны мәктәпкә җибәрәбез, тик аларның анда нәрсә эшләвен кем белсен, дигән сүзләр ишетәбез. Без, блогер укытучылар укучыларның мәктәптә нәрсә белән шөгыльләнүен белергә тиеш. Алар бит дәресләрдән тыш, җырлый, бии, сыйныфтан соң эшләрдә катнаша. Шуларны күрсәтсәк, әти-әниләрнең мәктәпкә мөнәсәбәте уңай якка үзгәрер иде дип уйлыйм.

Балалар арасында да блогер булырга хыялланган яшьләр шактый. Шул вакытта дәрес вакытында укытучыларның кырын сүзен яздырып, интернетта фаш итүчеләр дә очрый

– Дәрес барганда, баланың кулында телефон булырга тиеш түгел. Мәктәпкә килгәч, аның өчен укытучы, директор җаваплы. Иң яхшысы – сыйныфка кергәндә, телефоннарын  тартмага җыеп алу. Берәр хәл булса, бала болай да әнисенә кайтып сөйли бит. Ул баласына ышана, монда видео да кирәкми хәтта. Проблеманы укытучы, әти-әни уртак фикергә килеп хәл итә ала. Хәзерге яшьләрдә «Блогер булсаң, син бай» дигән фикер яши. Әмма чынлыкта ул алай түгел.

Интернет белән артык мавыгу бәлагә дә әйләнергә мөмкин. Балаларны ничек итеп дөрес кулланырга өйрәтергә?

– Интернетта бик күп программа, шулай ук «Әти-әниләр контроле» дигән нәрсә дә бар. Ул баланың һәм әти-әнинең телефонына да куела. Аңа интернетта утыру, уйнар өчен вакыт биреп була. Ул вакытны үзгәртергә дә мөмкин. Әгәр син ниндидер уен өчен 10 минут куясың икән, ул көнне бала интернетка башка керә алмаячак. Мин дә улым Әмир телефонына шундый чикләү керттем. Шул рәвешле кечкенәдән тәртипкә өйрәнә. Ул аңа ияләшә һәм телефон дауламаячак.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү