Минтимер Шәймиев Михаил Горбачевның кызына кайгы уртаклашу юллады

Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Михаиил Горбачевның кызына, әтисе вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашу юллады.

«Хөрмәтле Ирина Михайловна! Әтиегезнең вафаты сәбәпле, тирән кайгыгызны уртаклашам. Михаил Сергеевич Горбачев — күренекле сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, Советлар Союзының беренче Президенты, безнең җәмгыятьне тамырдан үзгәртеп кору процессын башлаучы. Бу югалту ачысын чын күңелдән уртаклашабыз, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән бергә хәсрәт кичерәбез. Бу авыр көннәрдә Сезгә көч һәм ныклык телим. Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасының Беренче Президенты», – диелә кайгы уртаклашуда.


Фикер өстәү