Хәерле сәгатьтә! Уку елы үзгәрешләргә бай булачак

Быел республикада 55 меңнән артык укучы тәүге тапкыр парта арасына утырды. Белем көнендә 9 яңа мәктәп ачылды. Укучылар линейкада күптән онытылган дәүләт әләмнәрен күтәрде, гимнны башкарды. Яңа уку елын ватанпәрвәрлек хисләре белән шулай башлап җибәрү бик әйбәт. Алда укучыларны «Мөһим сөйләшү» дигән яңа дәресләр дә көтә әле. Мәктәптә телефон куллануга да чикләүләр кертелде. Укытучылар өчен дә сөенечле хәбәр: кәгазьләрне икеләтә азрак тутыра башлаячаклар. Быелгы уку елы җитди дә, җиңелрәк тә булырга охшаган.

 

Телефоннар турында

Яңа уку елыннан дәресләрдә телефон куллану тыела. Бу хакта Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов әти-әниләр җыелышында хәбәр итте. Бала кирәк чакта гына әти-әниләре белән элемтәгә керә ала.

Яңа СанПиН кагыйдәләре буенча, дәресләрдә телефонны электрон чара буларак куллану рөхсәт ителми. Үз таләпләре бар. Кечкенә экранлы телефон баланың күзенә, умыртка баганасына зыян китерергә мөмкин. Интерактив тактаның диагонале – 165,1, компьютер яки ноутбукныкы – 39,6, ә планшетныкы 26,6 сантиметрдан ким булмаска тиеш.

Күптән түгел Россия Президенты ярдәмчесе, элеккеге мәдәният министры Владимир Мединский Мәскәүдә узган укытучылар киңәшмәсендә укучыларга телефоннардан файдалануны тыярга тәкъдим иткән иде. Ул аны  тәҗрибә рәвешендә тартмаларга җыярга киңәш итте.

Хәзерге вакытта республикада әти-әниләр ризалыгы белән, аны тартмаларга җыю очраклары бар. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, телефоннарны тыярга боерган рәсми хат юк.

– Безнең өчен яңалык түгел бу. 2016 елдан бирле  укучыларның телефоннарын махсус урынга җыябыз. Әти-әниләрнең берсе дә  каршы түгел. Кирәк вакытта  укучылар тәнәфес вакытында  шалтыратыр өчен ала. Бездә балалар телефон белән түгел,  сыйныфташлары  белән аралаша. Файдасы бар. Мәгарифтә исә яңа инновацион юнәлешләрнең ныгытылуын, өстәмә белем бирү өлкәсендә яңа фәннәр, курслар кертелүен көтәбез, – диде Казандагы инженерлык лицее директоры Венера Хәйретдинова.

 

Ватанпәрвәрлек турында

Бүген мәгариф системасына куелган бурычларның берсе – балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү. Шул уңайдан 1 сентябрьдән ил буенча берничә яңалык кертергә җыеналар. Бу – тантаналы рәвештә дәүләт әләмнәрен күтәрү, гимн башкару һәм «Мөһим сөйләшү» дәресләрен үткәрү. Беренче дәресләр 5 сентябрьдә узар дип көтелә. Алга таба алар һәр атнаның дүшәмбесендә үткәреләчәк. Анда илнең дәүләт символлары, тарихи шәхесләр, әхлак турында сөйләшмәкчеләр. Россия Хөкүмәте ил мәктәпләренә әләм, герблар сатып алуга 970 миллион сум акча бүлеп биргән.

Мәктәпләрдә 1 нче сыйныфтан тарих дәресләре укытыла башлаячак. Балалар «Әйләнә-тирә дөнья» дәресләрендә төбәк, гаилә тарихын өйрәнәчәкләр. Шулай ук музейлар, күргәзмәләргә дә барырга мөмкин. Әмма тарих буенча төп программа бары бишенче сыйныфтан гына башлана.

– Соңгы вакытта мәктәпләрдә ватанпәрвәрлек хисе кимегән иде. Быел кертелгән чаралар аны кабындырып дип җибәрер дип уйлыйм. Әләмнәр күтәрү, гимн башкару линейкага яңа төс бирде. Бу – бик кирәкле әйбер, балаларда Ватанга карата мәхәббәт уяначак. «Мөһим сөйләшү» дәресләрендә исә  балалар да, укытучылар да  туган  як турында файдалы мәгълүмат беләчәк, – диде Казандагы 155 нче гимназиянең тарих укытучысы Эмиль Шәйдуллин.

Сүз уңаеннан, 3 сентябрьдә  «Җиңү диктанты» халыкара патриотик акциясе узачак. Анда катнашучыларга Бөек Ватан сугышына бәйле сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Моның өчен «диктантпобеды.рф» сайтында теркәләсе. Акция кысасында «Татарстан – сугыш елларында» дигән экскурсияләр, Татарстан Милли музеенда узачак «Солдатка хат» дәресе дә каралган. Анда сугыш вакытындагы почта эше белән танышырга мөмкин. Шулай ук фронт посылкасын җыеп, өлкәннәр йортына өчпочмаклы хатлар да җибәреп булачак.

 

Туган тел турында

Билгеле булганча, 1 сентябрьдән 1 һәм 5 нче сыйныф укучылары яңартылган стандартлар буенча укый башлый. Бу уңайдан республикада 12 меңнән артык укытучы белемен күтәргән. Алдагысыннан аермалы буларак, яңартылган стандартларда «Туган тел һәм туган тел әдәбияты» фәне өлкәсенә Россия Федерациясе республикасының дәүләт телен өйрәнү мөмкинлеге кертелгән. Алдагы елларда әти-әниләр «Туган тел», «Туган тел әдәбияты» фәннәре кысасында өйрәнү өчен татар, рус, чуаш, удмурт, мари, мордва, яһүд телләрен сайлый ала иде. Хәзер татар телен Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак та сайлый (шулай ук әти-әни гаризасы буенча) һәм өйрәнә алачаклар. Сәгатьләр саны мәктәпнең уку планында билгеләнә, аны мәктәп үзе раслый. Әгәр мәктәп икесен дә уку планына кертә икән, бу вакытта икесен дә укый алалар.

– Яңа уку елын  яхшы каршы алдык. Лаеш районында 1 нче сыйныфка 980 бала керде. Гаиләдә  өч бала тәрбиялибез. Берсе 4  нче сыйныфка китте. Әгәр дәүләт татар телен укыту мөмкинлеген бирә икән, сөенеп кабул итәргә кирәк. Гариза белән генә дә булмый, туган телнең мөһимлеген аңлау кешенең үзендә булырга тиеш. Менә бүген балаларны мәктәпкә котларга барганда да бу хакта уйладым әле. Безнең балалар  татарчаны да, русчаны да яхшы белә анысы, – ди өч бала атасы,  Лаеш районы Советы аппараты җитәкчесе, көрәш буенча дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов.  – Безнең чор кешеләрендә, 1990 нчы елларда туганнарда шундый нәрсә күзәтелде. Иптәшләрем – чеп-чи татар малайлары, кызлары. Ләкин алар балаларының «мама» дип тел ачуына сөенәләр иде. Моның сәбәбе  бик гади. Алар, авыл мәктәбендә укып, Казанга укырга килгәч, кыен хәлдә калган. Берәүгә дә җиңел булмады. Өйдән аерылып китү болай да  моңсу, елыйсы килә. Ничек трамвайга, троллейбуска утырасын да белмисең, өстәвенә рус телен белергә кирәк.  Шушы  чаклар студентның күңеленә  авыр тойгы булып уелып кала. «Безгә авыр булды, бала мондый кыенлык кичермәсен», – дип, ул-кызларын русчага өйрәтә башлыйлар. Проблема балада түгел, әти-әнидә бит. Моны хәл итү юлы бар. Бала 1 сыйныфтан 9 нчы сыйныфка кадәр саф татарча укысын. Тик  соңгы берничә елда рус телен көчәйтергә кирәк, моның өчен дәресләр бар бит. Студент чакта ояла торган авыр чорны мәктәп, сыйныфташлары алдында уздырырга, аны беренче курска калдырмаска кирәк. Без моны әти-әниләргә дөрес итеп аңлатырга тиеш.

 

Кәгазь эше кимү турында

Россия Мәгърифәт министрлыгы укытучылар тутырырга тиешле документлар исемлеген икеләтә киметте. Бары тик белем бирүгә бәйле булган хисаплар гына калдырылган. Болар – уку һәм тәрбия эшләре планы, электрон һәм дәрестән тыш эшләр журналын тутыру, укучыларга бәяләмә язу. Электрон документларны кәгазьдә дә тутырырга кирәкми. Димәк, укытучыларга белем генә түгел, балалар белән аралашырга да вакыт күбрәк калыр, дип өметләник.

Тик укытучы халкы бу яңалыкка әллә ни ышанып бетми әле. «Берсен бетерсәләр, икенчесен табарлар», – ди күбесе. Әмма шул ук вакытта тынычлап укытырга да, тәрбиягә дә вакыт калуын тели алар.

 

Туклану турында

Соңгы ике елда 1–4 сыйныф укучылары бушлай тукланды. Быел да шулай булачак. Башлангыч сыйныфта укучыларның барысы да гаилә керемнәренә, бала санына карамыйча, бушлай ашый алачак. Быелдан шулай ук мәктәп, көллиятләрдә белем алучы авыру балалар да бушлай туклана башлый. Уку йортыннан ерактарак яшәгәннәр өчен ике тапкыр ашау каралган. Әлеге закон 1 сентябрьдән гамәлгә керә. Шулай ук ятим балаларга да мондый мөмкинлек тудырыла. 5–11 сыйныф укучылары арасында бушлай ашаучыларны төбәкләр үзләре билгели.

 

Акча турында

Яңартылган федераль стандартларда балаларны финанс грамоталылыгына өйрәтү дә каралган. Россия Мәгърифәт министрлыгы белдергәнчә, сүз яңа фән кертү турында бармый. Башлангыч сыйныф укучылары математика, табигать белеме дәресләрендә гаилә бюджеты, акча тоту серләренә төшенәчәк. 5 нче сыйныфтан география, җәмгыять белеме, информатика фәннәрендә акчаны мошенниклардан саклау һәм башка темалар турында сөйләшәчәкләр.

 

Онлайн җыелышлар турында

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика август киңәшмәсендә районнарга яңа уку елында ата-аналар өчен онлайн җыелышлар үткәрергә тәкъдим итте.

– Һәр районда мондый эш форматын оештырырга тәкъдим итәбез. Бу районнар, мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләренә ата-аналар белән турыдан-туры аралашырга, аларга белем бирү эшен якыннанрак күзәтергә мөмкинлек бирәчәк, – диде министр.

Министрлык ел саен берничә айга бер тапкыр онлайн җыелышлар үткәрә. Анда 20 меңләп әти-әни катнаша. Интернет чарада тәрбия, психологик ярдәм күрсәтү, шулай ук иминлек һәм башка мәсьәләләр кузгатыла.

 

Укытучы фикере

Гөлназ Рәхимова, Ютазы районының  Кара Зирек мәктәбе рус теле укытучысы:

– Узган уку елында мәктәп белән хушлашып, лаеклы ялга киткән идем инде. Тик кабат укытырга чакырдылар. Яшь укытучылар булмагач, кат-кат чакыралар безне. Мәктәпкә капиталь ремонт ясадылар. Бик матур, керү үк күңелле. Вай-фай да бар, барлык шартлар да тудырылган. Әмма балалар саны гына елдан-ел кими бара. Авыл җирендә эш юк. Яшьләр шәһәргә китә. Өч-дүрт авылдан мәктәпкә 70–80 укучы җыела. Менә шул проблема борчый мине.

Мәктәпләрдә әләмнәр күтәрү, гимннар башкару күптәннән кирәк иде. Бу бит – тәрбия чарасы. Кечкенә чакта әти-әниләр эшкә китә, безне йокыдан  радиодан яңгыраган гимн уята иде.  Мин әле дә аның сүзләрен һәм көен  хәтерлим. Яшьләр үзләре яшәгән ил белән горурланып үсәргә тиеш. Илне ярат, дип әйтеп түгел, менә шундый күңелгә үтә торган гамәлләр белән аңлату файда бирә.  Игелекле эшләр башкарган кешеләр турында да  күбрәк сөйләү кирәк. Мәктәптә тәрбия эшенә зур игътибар бирәбез. Бер тәртипсез бала да булмады, олы тормышка аяк баскач та, берсе дә йөзгә кызыллык  китермәде.

Тагын бер теләгем бар. Профильле, танылган  уку йортлары белән кечкенә авыл  мәктәпләрен чагыштырмасыннар иде. Зурларында көчле балаларны сайлап алырга мөмкин, кечкенәсендә әти-әниләргә каршы килеп булмый. Мин монда имтихан нәтиҗәләрен күздә тотам. Чабышкы белән эш атын бер вакытта да ярышка бергә чыгармыйлар. Һәрберсе аерым чаба. БДИны  пандемия чорындагы кебек вузга керүче балалар гына бирсен иде, көллияткә баручыларга  сайлау мөмкинлеге кирәк.  Ул аларның психикасын бик боза.  Мәктәптә бөтен әйбер дә ярышка әйләнмәсен иде.

 

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү