Аларның шатлыгын Рөстәм Миңнеханов та уртаклашты. “Әлеге йортларда яшәүчеләрне котлыйсым килә. 120 хуҗалык бүген газга тоташа. Бу зур программа. Президент Владимир Путин “Газпром” алдына бурыч куйды, һәм, әлбәттә, без бу программаны гамәлгә ашырган өчен рәхмәтле”, – диде Президент.
Билгеле булганча, хәзерге вакытта илдә Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча социаль газлаштыру программасы гамәлгә ашырыла. Газлаштыруның беренче этабын – 2023 елга кадәр, икенчесен 2030 елга кадәр тәмамларга җыеналар. Әлеге программа кысаларында Татарстанда газлаштыру өчен 13 меңнән артык гариза алынган. Газ куллана торган җиһазларны газ бүлү челтәрләренә тоташтыру өчен 11 меңнән артык килешү төзелгән.
Рөстәм Миңнеханов әлеге мөһим социаль проектны гамәлгә ашыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде. “Ул безнең территорияләрнең җәлеп итүчәнлеген арттыра. 11 мең яңа хуҗалык – ул җитди ресурс. Чынлыкта без мөмкинлекләр югарырак дип саныйбыз. Алга таба да без бу программаны дәвам итәчәкбез”, – диде Президент.
“Газпром трансгаз Казан” оешмасының генераль директоры Рөстәм Усманов сүзләренә караганда, бүген республикада газлаштыру күрсәткече 99,5 процентка җиткән. Ул Россиядәге иң югары күрсәткечләрнең берсе санала. “Әмма тынычланырга ярамый, көн саен алга барырга кирәк. Моның өчен мөмкинлекләр бар”, – диде ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat