Мәктәпләрдә бәйрәм тантаналары үтте: белеме дә, тәрбиясе дә булсын

Белем көнендә Түбән Кама һәм  Әлмәт шәһәрләрендә «Адымнар» күптелле мәктәпләре ачылды. Республикада яңа мәктәпләр саны тагын тугызга күбәйде. Шулай ук Биектау, Саба, Кукмара районнары укучылары да 1 сентябрьне өр-яңа мәктәпләрдә каршы алды. Әкияткә тиң заманча уку йортларында яхшы укымау, яхшы укытмау гөнаһ булыр…

Мәгарифкә акча  жәл түгел…

Соңгы унбер елда  республикада 79 мәктәп һәм 284 бакча төзелгән. 2022 елда тагын унбер яңа мәктәп һәм биш бакча ачылачак. Күбесе инде Белем көнендә үк эшли башлады. Республика капиталь ремонт программасында катнашып, 52  мәктәп төзекләндерелгән. «Мәктәпләрне капиталь ремонтлау» федераль программасы буенча 67 мәктәпне яңарту каралган. «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча 117 авыл мәктәбенең матди-техник базасы яңартылган.

Безнең «Адымнар»

Республикада күптелле мәктәпләр челтәре киңәя бара. Алар моңа кадәр Казан, Чаллы, Алабуга шәһәрләрендә, Актаныш районында эшләсә, быел Түбән Камада ачылганы республикада бишенчесе, Әлмәттәгесе – алтынчысы. Түбән Камадагы «Адымнар» мәктәбен ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов укучыларны, әти-әниләрне яңа уку елы башлану белән котлады. Бүген Татарстан мәктәпләренә 470 меңгә якын бала китүен әйтте ул.

– Бездә «Адымнар» мәктәбе кебек яңа уку формасы булуы бик сөенечле. Бу – иң заманча технологияләр һәм укыту ысуллары. Әлеге проектны Минтимер Шәрип улы Шәймиев тәкъдим итеп кенә калмады, аны тормышка да ашыра. Балалар да, ата-аналар бик канәгать булыр, дип ышанам. Бу мәктәпнең стандарты дөнья дәрәҗәсенә туры килә. Укучыларга укуларында уңышлар телим,  – диде Президент.

Минтимер Шәймиев Түбән Каманың Россия шәһәрләре арасында аерым урын алып торуын билгеләп үтте. «Сездә бөтен дөньяга танылган көчле нефть химиясе комплексы булдырылган. Бу – берничә буын түбәнкамалыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Мин сезне әлеге күп телле искиткеч комплексның ачылуы белән котлыйм», – диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

Казанда шулай ук Кембридж халыкара мәктәбенең «Бала-Сити» кампусы ачылды. Яңа бина Межлаук урамында  урнашкан, 440 укучыга исәпләнгән. Яңа мәктәпнең үзенчәлеге – анда укучылар татар, рус, инглиз, кытай, испан телләрен өйрәнәчәк. Укытырга исә Англия, Америка, Канада, Автстралиядән 25 педагог килгән.

– «Бала-Сити» республикада гына түгел, илдә дә уңышлы үрнәкләрнең берсе. Монда Россия һәм халыкара уку программасы буенча  белем алалар. Безнең балалар көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш. Уку йортында туган илгә, Ватанга,  башка халыкларга, туган телгә дә мәхәббәт уята беләләр, – диде мәктәпне ачу тантанасында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров.

Көтә белгәнгә – бүләк

Ниһаять, Казанда 18 нче татар гимназиясе дә үз дигәненә иреште. 22 ел буе көткән «Галәм» дип исемләнгән янкорма ачылды. Шушы еллар эчендә редакциябезгә дә шартлар турында борчылып мөрәҗәгать итүчеләр булды. Моңа кадәр башлангыч сыйныф укучыларына – элеккеге балалар бакчасы бинасында, ә укучыларның бер өлешенә күршедәге 42 нче мәктәпкә йөреп укырга туры килде. Хәзер иске бина төзекләндерелеп, 10 мең квадрат метр мәйданда яңасы төзелде. Гимназия – Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Россия Президенты бүләге иясе, «Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе» исемлегенә кергән уку йорты.

– 18 нче гимназия – эчтәлеге белән милли мәгариф үзәге. Әлеге мәктәп шундый матурлыкка, яңа бинага лаек иде. Киләчәктә укытучылар коллективы, әти-әниләр уртак фикердә булып, милли мәгарифнең өлгесе булыр дип өметләнәм, – диде аны ачу чарасында катнашкан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

Фәнгә мәхәббәт – парта арасыннан

Түбән Камада быел өч мәгариф оешмасы ачылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  шулай ук инженерлар лицее һәм балалар бакчасы ачу тантанасында да катнашты. 38 нче лицей – Түбән Камадагы беренче инженерлар мәктәбе. Ул 1400гә якын балага исәпләнгән. Аны тәмамлаган балалар  укуларын Түбән Кама химия-технология институтына һәм Әлмәт Нефть югары мәктәбендә дәвам итә алачак.

Лицейда  робот техникасы, программалаштыру, конструкторлаштыру белән шөгыльләнү өчен кабинетлар, иҗат остаханәләре дә булдырылган. Бакча исә 320 сабыйга исәпләгән. Анда 14 төркем ачылса, шуларның 7се – татар төркемнәре. Фәнни лабораторияләр, һөнәргә өйрәтүче үзәкләр дә бар монда.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә Чаллы укучыларының бәйрәм линейкасында катнашты. Автокалада заманча  мәктәп – 62 нче мәгариф үзәге ишекләрен ачты. Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә,  республикада  мәгариф өлкәсен яңарту буенча бик күп эшләр башкарыла. Балалар туклануына аеруча игътибар бирелә. Укучыларның 97,6 проценты кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Бүген мәктәпләрнең 80 проценты югары тизлекле интернетка тоташтырылган. 12 мең укытучыга яңа ноутбуклар бирелгән.

– Мәктәпләрдә тәрбия төп бурычларның берсе булырга тиеш. Укучыларда шәһәргә, туган якка, илгә карата ватанпәрвәрлек хисе уяту мөһим. Бу яктан мәктәп  әлеге эшне лаеклы  башкарыр, дип ышанам. Уңышка ирешү өчен  укучыга, студентка гына түгел, барыбызга да белем алудан туктамаска кирәк, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Сәрия Мифтахова

Фото:

Түбән Кама районы матбугат хезмәте

«Татар-информ»


Фикер өстәү