Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны көннән-көн арта

Татарстанда өченче көн инде коронавирус белән чирләүчеләрнең 300дән артык очрагы теркәлә.

Республикада инфекция йоктырып авыручылар саны арта бара. Әйтик, соңгы тәүлектә аларның саны 366га җитте. стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шул хакта сөйли.

Сырхауларның 107се хастаханәгә озатылган. Шул арада 39 кеше сәламәтләнеп чыккан.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда барлыгы 157855 коронавирус очрагы теркәлгән. Авыру 2001 кешенең гомерен өзде.


Фикер өстәү