Иран делегациясе Татарстанга эш сәфәре белән килде.
Бүген Татарстан Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлек итү белән кызыксына. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Нефть министры урынбасары – Иран Милли нефть химиясе компаниясе генераль директоры Шаһ Мирзаи белән очрашуда хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов Иран коллегаларына Татарстан белән хезмәттәшлек үсешенә игътибарлары һәм шушы визитлары өчен рәхмәт белдерде. Ул, хәзерге визит безнең ике яклы мөнәсәбәтләр үсешенә яхшы этәргеч бирер, дигән ышаныч белдерде, дип хәбәр Президентның матбугат хезмәте.
«Татарстан Иран белән Россия-Иран мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлгән хезмәттәшлекне югары бәяли, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Татарстан белән Иранның бай тарихи, икътисадый һәм мәдәни багланышлары бар, үзара багланышлар буенча зур тәҗрибә тупланган».
Татарстан Республикасы Президенты искә төшергәнчә, Россия һәм Иран җитәкчелеге сәүдә-икътисадый өлкәдә уртак проектларны гамәлгә ашыруны да кертеп, ике яклы хезмәттәшлекне ныгытуга әзер. Әйтик, агымдагы елның 19 июлендә Россия Президенты Владимир Путин Тәһранда эш сәфәрендә булды. Иран Президенты Сәед Ибраһим Рәиси агымдагы елның гыйнварында Россиядә булды. Ике ил җитәкчеләре сөйләшүләре нәтиҗәләре мөнәсәбәтләрне үстерү һәм аларны практик яссылыкка чыгару өчен сәяси ихтыяр барлыгын күрсәтә.