Җәлил хәзрәт Шәвәлиев: «Гошер бирер мөмкинлегең була торып, аны бирмәү – гөнаһ»

Шөкер, быел уңыш зарланырлык түгел, мулдан булды. Динебездә бүлешү, башкалар турында да кайгырту дигән күркәм гадәт бар.  Малның бәрәкәте  дә шуңа бәйле. Хәзер менә гошер сәдакасы бирер чак җитте. Аны ничек тапшырырга? Гошер бирмәү гөнаһмы? Аның сыйфатына карата таләп бармы? Әлеге һәм башка сорауларга «Билал» мәчете имамы Җәлил хәзрәт Шәвәлиев ачыклык кертте.

 – Гошер – нәрсә ул? Әлеге гамәл турында Коръәндә ни диелә?
Гошер  ул – бакчада үстерелгән яшелчә, җиләк-җимештән бирелә торган зәкятнең бер төре. Аллаһы Тәгалә Изге Коръәннең «Бәкара» сүрәсенең 267 нче аятендә болай ди: «И, иман китерүчеләр! Кәсеп итеп тапканнарыгызның иң яхшыларын һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән сәдака итеп сарыф итегез. Үзегезгә биргән очракта күзегезне генә йомып алырдай яраксыз нәрсәләрне хәер итеп бирмәгез. Белегез: Аллаһ һичшиксез бай, мактауга лаеклы!»
– Аның билгеле күләме бармы соң?

Гошер-зәкятнең төгәл генә нисабы (ягъни күләме) булмаса да, елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү  фарыз санала.

– Гошер бирмәү  гөнаһмы?

 – Мөмкинлегең була торып, әлеге төр сәдаканы бирмәү – гөнаһ. Аны бирүдән курыкмаска кирәк. Аллаһы Тәгалә безгә биргән сәдакабызны берничә өлеш күбрәк итеп кайтарачак. «Ибраһим» сүрәсенең 7 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр», – дип әйтә.
–  Гошерне кемгә бирергә кирәк? Мәчетләргә, картлар йортларына тапшырырга ярыймы?

Мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган кешеләргә, үз-үзен тәэмин итә алмаучыларга өлеш чыгару бик саваплы. Теләге булганнар аны мәдрәсәләргә һәм башка дини уку йортларының ашханәләренә дә китерә ала.
– Яшелчә, җиләк-җимешне генә гошер итеп кулланыргамы? Әйтик, бал, консервацияләнгән җәй нигъмәтләреннән өлеш чыгару гошердән саналамы?

Гошер сәдакасына яшелчә һәм җиләк-җимешнең үзен генә түгел, ә алардан әзерләнгән кайнатма, салатлар рәвешендә бирү яхшырак та, чөнки алай бакча нигъмәтләре бозылмый һәм аларны озак вакыт саклап була.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү