Казанда намазга өйрәтү курсларына тыңлаучылар туплый башладылар

Казанда намазга өйрәтү буенча тыңлаучылар туплау башланды. «Ислам. Беренче дәресләр» дип исемләнгән алты дәрес эчендә укучылар дога укырга һәм көндәлек тормышта ислам кушканча яшәргә өйрәнәчәкләр.

Укытучылар тәһарәт, намаз, иман, хәләл һәм харам төшенчәләре буенча дәресләр үткәрәчәк. Әлеге мәктәп ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма мәчет каршындагы курсларга йөрергә җае булмаган кешеләр өчен оештырыла. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барыла, онлайн консультацияләрне тәүлек дәвамында алырга мөмкин.

Дәресләргә 17 яше тулган һәркем йөри ала. Дәресләр шимбә көнне сәгать 8.00 дән 12.00 гә кадәр Тукай урамы, 40 адресы буенча урнашкан Галеев мәчетендә үткәреләчәк. Беренче дәрес 15 нче октябрьдә була, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Проектта катнашу өчен сылтама яки +7(843)237-86-18 телефоны буенча теркәлергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, «Ислам. Беренче дәресләр» проекты беренче тапкыр мөфтият тарафыннан 2018 елда гамәлгә ашырылды. Әлеге проектның 10 сезонында курсларга якынча 840 кеше килгән.


Фикер өстәү