Марат Кәбиров: «Минем дә февральдән бирле калага аяк басканым юк иде»

Авылда озак кына торып килсәң, шәһәр бөтенләй ят булып тоела икән. Минем дә февральдән бирле калага аяк басканым юк иде. Урам буйлап атлап киләм менә. Үземне чит-ят итеп, бөтенләй башка дөнья, бүтән планета кешесе кебек тоям. Чынлап та, бүтән дөнья кебек инде ул. Хәтта атлап йөрешеңә кадәр үзгәрә.

Авылда адымнарың бөтенләй башка төрле була бит. Син җиргә басасың, аяк астындагы җир аз гына чигенеп куя, аннан соң сиңа көч бирергә теләгәндәй этәреп җибәрә… Ул синең һәр адымыңны сизеп тора, һәр хәрәкәтеңә җавап кайтара, көч бирә. Син дә аны тоясың. Шул рәвешле ниндидер өнсез аралашу хасил була. Һәр адымың җир белән сөйләшү сыман килеп чыга. Шәһәрдә башка төрлерәк. Монда син җиргә түгел, ә асфальтка басып атлыйсың. Ул бернәрсә дә сизми, һәр адымыңны җавапсыз калдыра. Стенага борчак сипкән кебек. Саңгырау кеше белән сөйләшеп барган сыман. Хуҗасыз йортның ишеген шакыган шикелле. Шак-шок, шак-шок… Җир монда ташбака кебек, асфальт кабыгына кереп бикләнгән дә дөнья белән бәхилләшеп ята.

Кешеләр дә шул чамарак бугай. Читтән караганда, алар – үзең кебек үк җан иясе инде. Синең белән бер үк вакытта, бер үк җирдә яшиләр. Шул ук вакытта, алар параллель дөнья буйлап атлый. Кайберләре телефонына текәлеп килә дә синең дөньяңа килеп бәрелә һәм гафу үтенеп яки сүгенеп, кабат үз дөньясына кереп китә. Монда һәркемнең – үз дөньясы, күзгә күренми торган үз рельслары. Хәтта таныш-белешләрең дә күзгә карый-карый киләләр дә күрмичә үтеп китәләр. Шуңадыр инде, җәяү атлаганда да үзеңне машина тәрәзәсеннән карап барган шикеллерәк тоясың. Кая гына юнәлсәң дә, кеше белән кеше арасында күзгә күренмәс тәрәзә бар кебек.

Авылда аз гына башкачарак бит инде ул. Сине әллә кайдан күреп торалар, өлкәнрәкләре баш кагып, яшьрәкләре кулын болгап сәламли. Бик ерак арада булмасаң, килеп күрешәләр, хәл-әхвәл сорашалар. Монда син һәрвакыт күз алдында. Хәтта үзең күрмәсәң дә, сине күреп торалар. Әйтик менә, янымда беркем дә юк әле дип, ниндидер ахмаклык эшлисең икән, авылның икенче очында инде синең шушы ахмаклыгыңны тикшерә башлыйлар. Уйларыңа бирелеп искә алмыйча, яки күрмәмешкә салышып узып китсәң, теге кеше артыңнан куып җитә:

– Син нәрсә сәлам дә бирмичә йөрисең, эре бәрәңге ашадыңмы әллә? – ди.

Шундый дөньядан соң шәһәрнең үзенчәлекләре нык сизелә икән. Йортлары биек, урамнары киң. Урам тулы кешеләр, машиналар. Яшеллек тә сөбханалла гына. Үзебезнең Казан бит. Матур инде ул, ни генә әйтсәң дә. Хурлап, гөнаһ җыярлык түгел.

Марат Кәбиров: «Язучы өч айда эшләгән акчаны шабашник өч көндә эшли! Кайсының дәрәҗәсе зуррак?»

Тик мин үземне чит планета кешесе сыман тоеп атлыйм. Урамнарга карап, бу планета кешеләренең ничек яшәвен күзалларга тырышам. Берни дип тә әйтеп булмый. Югары цивилизацияле дөнья инде бу, авыл белән чагыштырганда нык алга киткән. Ләкин ашыгып алга атлаганда, кайбер асыл сыйфатларны кайдадыр онытып калдырган. Ул сыйфатлар, юл буенда тузан җыеп яткан алтын балдак сыман, кайдадыр ауный торгандыр инде. Балкымыйлардыр. Алтын йөзекне балкытыр өчен дә адәм кулы кирәк.

Ә бу планета кешеләренең ничек яшәвен тиз генә күз алдына китереп булмый икән. Тик мин аларның ниндидер уртак сыйфатларын табарга тырышам. Табам да бугай. Беренчедән, монда безнең авылдагы Гаделҗан карт та, Фатыйма карчык та юк бугай. Шортик-фәлән киеп урамга чыксаң, Гаделҗан бабай:

– И улым, трусигың бик матур икән, кайдан алдың аны? Миңа да кирәк иде, – дип кеткелди торган иде. Ачуланып әйтмәсә дә, кыен булып кала, бүтән алай чыгасы килми. Ә Фатыйма карчык кыз-кыркынның һушын җибәрә:

– Кызым, күкрәкләреңнең берәрсен булса да каплабрак йөрет. Чыгып качарга да, төшеп калырга да күп сорамаслар. Әнә берсе борынлап, күлмәгеңне тишеп тә маташа бугай инде…

Шәһәр урамында кешеләрнең ботлары да, күкрәкләре дә иреккә чыгып, дөнья күреп йөри. Гаепләп әйтүем түгел, Ходай биргән табигый матурлык бит инде. Матурлары чынлап та матур аның. Карашыңны әллә кайдан тартып торалар. Оҗмахта хур кызлары арасында йөргән шикелле тоеласың. Ә Фатыйма карчык чынлап та хаклы булган. Күкрәк мәсьәләсендә. Метро баскычыннан йөгереп менгән бер ханымныкын үзем дә чак тотып калмадым – төшеп китә дип торам.

Кием кибетләре күп инде шәһәрдә. Ризык кибетләре дә чамасыз. Урамның буеннан-буена. Аларны һәртөрле рестораннар, кафелар алыштыра. Һәм даруханәләр. Адым саен ризык сата торган җир, адым саен даруханә. Ара-тирә көнкүреш, хуҗалык тауарлары, бизәнгечләр сата торган урыннар очрый. Һәм кабат даруханә, азык-төлек… Шундыйрак тәэсир кала: бу планета кешеләре аз-маз гына киенә, чүт кенә хуҗалык эшләре белән булаша, ара-тирә бизәнә, ә төп шөгыльләре – ашау-эчү һәм чирләү. Урамдагы кибетләргә карасаң, башкача уйлап булмый. Ашыйлар да чирлиләр, дәваланалар да ашыйлар… Ашыйлар, ашыйлар, эчәләр, чирлиләр, чирлиләр, ашыйлар… – шулай яшиләр. Элегрәк китап кибетләре дә хәтсез була торган иде, хәзер аларны даруханәләр алыштырган.

Ашаган малда өмет бар, ди бит халык. Димәк, бу планетаның киләчәге зур әле… Сантый уйлардан арынып, чынбарлыкка кайтам да елмаеп куям.

Күктә – кояш, җирдә мин елмаям. Елмаерлык инде, бер карасаң… Башкалар да елмаялар икән. Елмаючылар күп.

Алар да авылдан килгәннәрдер инде.

Марат Кәбиров


Фикер өстәү