Исем өчен очко бирмиләр. «Рубин» икенче матч рәттән җиңүне кулдан ычкындырды

«Рубин» икенче матч рәттән очрашу ахырында җиңүне кулдан ычкындыра. Шул рәвешле Казан командасы турнир таблицасында Чаллы гына түгел, Түбән Камадан да артты калды. Баш тренер Леонид Слуцкий исә хөкемдарлардан һәм уенчылар җитмәүдән зарлана.

«Рубин» белән «Алания» арасындагы матч алдыннан тамашачы янә Казан командасының премьер-лигада уйнаган, алай гына түгел, Европаны шаулаткан вакытларын искә төшереп моңсуланды. Татарстан башкаласына Алехандро Домингес кунакка килде. Казанда туп тикәндә командасы белән чемпион булып танылган, 2009 елда «Илнең иң яхшы футболчысы» исеменә лаек булган Аргентина уенчысын әле дә сагынып искә алалар. Матч башланыр алдыннан, аның култамгасын алырга дип, йөзләгән кеше чиратка басты. Бүгенге «Рубин»да андый кеше юк.

«Бирегә килгәч, кабат өйгә кайткандай булдым. Казанда да, Санкт-Петербургта да узган гомеремене сагынып искә алам. Монда да, тегендә дә миңа карата яхшы мөнәсәбәттә булдылар. Бүген дә зурлап каршы алдылар. Әлбәттә, бик шатландым», – диде ул матчтан соң узган матбугат очрашуында. Домингес Казаннан киткәч, үзен берничә мәртәбә кабат «Рубин»га чакыруларын да әйтте. «Корбан Бәрдыев («Рубин»ның элеккеге тренеры. – Ред.) 2012 елда Аргентинага килгән иде, Казанга чакырды. Ул вакытта мин уйнаган «Ривер Плейт» икенче лигада чыгыш ясый иде. Шуңа күрә ташлап китә алмадым. Казанга һәрвакыт чакырып тордылар. Әмма мин уйнаган командада авыр вакытлар булганга, берсендә дә ризалык бирә алмадым», – диде Алехандро Домингес. Хәзер ул Аргентина телевидениесендә футбол белгече булып эшли. Аңлашылганча, «Рубин»дагы хәлләрне күзәтеп бара. Казан командасының элеккеге уенчылары белән дә аралашып тора. «Команданың премьер-лигадан төшеп калуын авыр кичердек. Без, элек биредә уйнаган футболчылар, аңа ярдәм итәргә тиеш. «Рубин»га безнең теләктәшлек кирәк», – ди Алехандро Домингес.

Очрашуның беренче таймында Домингес та, башкалар да матур уен күреп сөенә алмады. Командаларның берсе дә капкачыларны артык борчымады. Икенче тайм башлануга, «Рубин» алга чыкты. Башта Виталий Лисакович туп кертте, 15 минут узгач, Илья Самошников исәпне 2:0 ясады. Узган атнада Самошниковны «Динамо»га озатканнар иде. Интернетта аның хәтта Мәскәү командасы формасы киеп төшкән рәсемнәре дә пәйда булды. Аннары сәер хәлләр башланды. Имеш, Самошников медицина тикшерүе уза алмаган. Бу хакта рәсми хәбәр булмады. Килешү имзаланмауны исә акча аркасында дип аңлаттылар. «Рубин»ның күбрәккә сатасы, «Динамо»ның исә очсызракка аласы килгән, янәсе. Ничек кенә булмасын, «Алания»гә каршы узган очрашуда 24 яшьлек уенчы иң яхшы футболчыларның берсе булып танылды.

Бу очрашу шул рәвешле тәмамланса, Казан командасы турнир таблицасында икенче урынга күтәрелеп, беренче урында баручы «КАМАЗ» белән ике арада нибары ике очко аерма калачак иде. Ләкин матч ахырында уенның асты өскә килде. Башта хөкемдар Алексей Сухов «Рубин» капкасына пенальти билгеләде. Кунаклар бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмады. Тагын алты минуттан «Алания» исәпне тигезли алды. Бу инде Владикавказ командасы өчен җиңүгә тиң булды. Шул рәвешле, «Рубин», ике очрашу рәттән уен ахырында җиңүне кулдан ычкындырып, 4 очкодан колак какты. Бу юлы баш тренер Леонид Слуцкийның да сабырлыгы төкәнде.

– Әлеге көлке пенальтига кадәр өстенлек тулысынча безнең якта иде. Көндәшнең бер мөмкинлеге дә булмады. Алдагы очрашуда хөкемдар көндәш команда футболчысы Горбуновны уеннан куып чыгарырга тиеш иде. Эксперт-хөкемдарлык комиссиясе әнә шундый карар чыгарды. Бу юлы безнең капкага уйлап чыгарылган пенальти билгеләделәр. Аңлашыла инде, бу вакытта исәп безнең файдага һәм нәтиҗәне саклап калырга тиеш идек. Әмма көндәшкә шундый өстенлек бирелә икән, бу бернинди кысага да сыймый. Барысы да әнә шуннан башланды, – диде Слуцкий.

Баш тренер команданың төп сакчыларсыз калуыннан да зарланып алды. Анысы да хак. Тик команда икенче матч рәттән очрашу ахырында җиңүне кулдан ычкындыра икән, башка сәбәпләрен эзләп табарга кирәк. Беренче лигада беркем дә мондый состав белән мактана алмый. Әле узган атнада гына «Рубин» элегрәк Слуцкий кулы астында ЦСКАда туп типкән Алан Дзагоев белән килешү төзеде. Башкалар мондый уенчылар турында хыяллана да алмый. Аның каравы, очко җыялар. «КАМАЗ»ның беренче урында баруына башта гаҗәпләнсәк, хәзер инде ияләшеп киләбез. Рәттән өч җиңү яулап, «Нефтехимик» та дүртенче урынга күтәрелде. Ә «Рубин» Татарстан командалары арасында иң көчсезе булып чыга.

 

Фото: rubin-kazan.ru


Фикер өстәү