Бәхетле шагыйрь. Роберт Миңнуллин яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды

Халык шагыйре Роберт Миңнуллинның исеме үзе яшәгән йорт диварында да мәңгеләштерелде. Әдип Казанда 2000–2020 нче елларда яшәгән Толстой урамы, 16А йортында истәлек тактасы ачылды. Әлеге чарада без дә булып кайттык.

Зурлар өчен дә, балалар өчен дә кадерле шагыйрь иде. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Роберт Миңнуллинны әнә шулай искә алды һәм аңа багышлап үзе язган шигъри юлларны укыды: «Әдәпле, зур йөрәкле, тыйнак, тирән фикерле – шундый шагыйрь Роберт безгә үрнәк түгелме? Татар, башкорт халкына син Ходайдан зур бүләк! Роберт иҗат чишмәсе эчеп туймас гаделлек».

– Аллага шөкер, безнең талантлы шагыйрьләребез күп. Ә Роберт иң талантлыларының берсе иде. Республикада ул алмаган бер генә әдәби премия дә калмады. Менә шундый иде Робертыбыз! Кешеләрне ярата белде, әйтеп бетергесез мәрхәмәтле иде. Һәр шигырен йөрәге аша үткәреп язды. Зурлар өчен дә, балалар өчен дә зур шагыйрь булды, барыбыз өчен дә якын иде. Без аның кебек шәхесләрне берничек оныта алмыйбыз, – диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күренекле әдипнең дәүләт эшендә дә алыштыргысыз кеше булганын әйтте.
– Аның кебек татар җанлы дәүләт эшлеклесе белән бер чорда эшләвем белән бик бәхетле мин. Ул үзе эшләгән катлаулы елларда Югары Советта да, Дәүләт Советында да алыштыргысыз кеше иде. Роберт Мөгаллим улының ялкынлы чыгышлары булган шикләрне таратты, дөрес юл күрсәтте. Ул һәрвакыт тиешле сүзләр таба белде. Бүген дә республика алар күрсәткән, алар билгеләгән юлдан бара һәм уңыш артыннан уңыш яулый, – дип сөйләде ул.

Аның халык өчен башкарган гамәлләре әле дә хәтердә. Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла шулай ди.
– Роберт Миңнуллин – иҗтимагый тормышыбызда зур роль уйнаган кеше. Кайчандыр Тукай: «Мин коеп куйган шагыйрь генә түгел, мин – сәясәтче дә, дипломат та, җәмәгать эшлеклесе дә», – дип язган. Бу сүзләр нәкъ Роберт Миңнуллинга туры килә. Балалар шагыйре булып танылса да, аның иҗтимагый эшләрдәге казанышлары әле дә исебездә. Суверенитет яулаган чордагы ялкынлы чыгышлары әле дә хәтердә. Роберт Миңнуллин Балалар фонды җитәкчесе булды, телевидение аша татар әдәбиятын пропагандалады, әдәбиятта беренче адымнарын ясаучы яшьләрнең язмышы белән кызыксынды, алар өчен чын күңелдән борчылды, – диде ул. – Кеше хәтере чикле, шуңа да кайберәүләр  онытыла бара. Ләкин һич онытылмас шәхесләр дә була. Роберт Миңнуллин – әнә шундыйлардан. Нинди генә хәлләргә тарысак та, күз алдына аның мыек астыннан елмаеп, бармагын болгаганы килеп баса. Онытылмасын һәм онытылмас та!
Роберт Миңнуллинның якын дусты, Тукай премиясе иясе Рәдиф Гаташ чыгышын шагыйрьнең «Бәхетле булыгыз» шигырен укудан башлады.

– Робертның тәүге китабы «Бәхетле булыгыз» дип атала. Ул үзе дә бәхетле шагыйрь булды. Иҗатта да, тормышта да, – диде ул. – Аның бер юбилеенда Әмирхан Еники: «Роберт, без сине бик хөрмәт итәбез, дәрәҗәләреңне беләбез. Ләкин без, беренче чиратта, шагыйрьгә таянабыз, шагыйрьне яратабыз», – дигән иде. Менә без дә, якын дуслары, аның шагыйрьлеген мактыйбыз, яратабыз һәм сагынабыз. Ул бөтен халыкның йөрәген гади, әмма бар кеше өчен дә газиз сүзләр, төшенчәләр белән яулап алды. Әнкәйләргә мәңгелек һәйкәл куйды, киләчәк турында уйлап, балалар өчен иҗат итте, гел алар тирәсендә булды, туган ягын мәңгеләштерде.

Роберт Миңнуллинның тормыш иптәше Клара ханым исә барлык якыннары, туганнары исеменнән, шагыйрьне онытмаулары өчен рәхмәтен белдерде.

– Робертыбызны шулай зурлап, яратып килгәнегез өчен зур рәхмәт! Аның арабыздан киткәненә өч ел булып килә. Шул вакыттан бирле Робертны бер генә секундка да онытканыбыз юк. Сагынабыз, юксынабыз… Робертны әбиләр дә, бәбиләр дә яратты. Ул берәүгә дә елмаюын кызганмады. Халыкка бик якын булды. Аны шуңа да яраталардыр, дип уйлыйм мин. Әлеге истәлек тактасын куярга да күршеләребез тәкъдим итте. Кирәкле имзаларын җыеп, тиешле урынга хәбәр иттеләр. Рәхмәт аларга! Робертның шигырьләре укылса, җырлары җырланса, исеме телгә алынса, без бик шат инде, – диде ул.
Истәлек тактасын яшь сынчы, Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы Тимофей Тюрин ясаган. Әдипнең кызы Таңсылу Сабирова исә аңа ярдәм иткән. Бронзадан булса да әтисенең нурлы күзләрен чагылдыруларын теләгән ул.

– Әлеге истәлек тактасын бер ел дәвамында бик тәфсилләп, һәр деталенә игътибар биреп эшләдек. Килеп чыкты кебек. Истәлек тактасының әтинең соңгы 20 елы узган йортка куелуына бик сөенәбез. Әлеге йорт артында бер тыкрык бар. Ул көн саен шунда йөреп кайта иде. Сәламәтлек өчен файдалы, дип чыгып китсә дә, иҗат турында уйлагандыр ул. Әтинең иң асыл иҗат җимешләре дә нәкъ шушы йортта яшәгән елларда дөнья күрде, дип беләм мин, – диде ул безгә.

Лилия Гыймазова

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү