Татарстан кырларында җыелган уңыш 5 миллион тоннадан артып китте

Татарстан кырларында урып-җыю эшләре тәмамланып килә. Хәзергә 5 миллион тоннадан артык уңыш җыеп алынган, дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте. Уңыш гектарыннан уртача 36,8 центнерны тәшкил итә.

6 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, иң күп уңыш Тәтеш районында җыеп алынган – 214,5 мең тонна. Икенче урында – Буа (198,7 мең тонна). Арча районы (197,0) – өченче. Мөслимдә – 190,4 мең, ә Мизәләдә 186,5 мең тонна уңыш җыеп алганнар.

Әтнә, Балтач, Кукмара, Нурлат районнарында урып-җыю эшләре тәмамланган.


Фикер өстәү