Юаньны Кытай рөхсәте белән тоту

Россиянең төп икътисади проблемалары да нигездә углеводород базары тирәсендә барган гаугага бәйле. Океан артында безнең нечкә җирне яхшы беләләр: нефть һәм газ сатуны чикләп кенә калмыйча, аларны түбән бәядән, хәтта бушка алу хәстәрен күрәләр. «Российская газета» дүшәмбе санында «Как ценовой потолок на российскую нефть и газ изменит мировой рынок энергетики» дигән язма бирә.

Көнбатыш инде декабрьдән – Россия нефтен, февральдән нефть продуктларын үзләре куйган «түшәм» бәядән генә сатарга рөхсәт итәргә дигән карарны чыгарып куйды. Мәскәүдәге югары хакимиятләр кемдер мәҗбүри куйган бәягә буйсынмаячакларын әйтәләр. Вице-премьер Александр Новак, мәсәлән, бәяне түшәмгә терәгән дәүләтләргә Россия нефте сатылмаячагын кистереп әйтә. Кытай һәм Һиндстан безнең «кара алтын»ны алырлар дигән өмет белдерелә. Углеводород базары белгечләре дә шул фикерне куәтли. ОПЕК илләре бу мәсьәләдә Россия яклы. Нефть сатучы илләр буларак алар аңлыйлар: бүген Россияне түшәмгә терәсәләр, иртәгә башка илләрне буйсындырачаклар. Россия ялгыз түгел, кыскасы.

Мәсьәләгә шулай да ваемсыз карарга ярамый. Көнбатышта бик астыртын сәясәтчеләр утыра, алар ни эшләгәннәрен белеп эшли. Санкция кертелгән икән, аның кыршавы эченнән чыгу бик кыен, хәтта мөмкин түгел диярлек. Бөек держава булган Кытайның Weichai Power компаниясе, әйтик, «КамАЗ»га газ двигательләрен сатуны туктатты. Корпорация өчен бу – зыянлы адым, әлбәттә. Базарны югалту – табышны югалту. Әмма Пекинның рәсми хакимиятләре үз җитештерүчеләренә санкция астындагы предприятиеләр белән эшләмәскә куша. «КамАЗ» – санкцияләр белән богауланган завод.

Нефть белән дә шулай булмас дип кем әйтә ала? Бүген үк ике зур дәүләт – Кытай белән Һиндстан Россия нефтен алуны киметә башлады. Моның ике сәбәбе бар. Берсе – Вашинтон чиновниклары бик еш ике башкалага оча, аеруча Дәһлигә нефть мәсьәләсендә зур басым ясыйлар. Икенче сәбәп: нефть заводлары аерым сорт нефтьне эшкәртүгә көйләнгән. Россиянең авыр нефтен эшкәртү өчен алардагы җиһазларга үзгәреш кертү таләп ителә. Бу – финанслар сорый торган мәшәкать. Санкцияләр астындагы ил нефтенә завод үзгәртеп кору – өметсез эш. Син үзгәрешләр кертерсең, ә нефтне бөтенләй тыярлар.

Кытай базары белән чикләнү – Россиянең үзе өчен дә хәвефле эш. Товарыңны юаньга сатарга туры киләчәк. Юань – даими рәвештә кыйммәтен югалтып торучы «йомшак» валюта. Әмма эш анда гына да түгел. Кытай акчасын тотам дисәң, Пекин белән аерым килешү төзелү сорала. Россиянең Үзәк банкы яңа гына шундый презентация эшләде. Презентациядә юаньны тоту өчен Кытай рөхсәтен алу бик катлаулы эш икәнлеге әйтелә. Димәк, Кытай акчасына нидер сатсаң, бушка сатасың. Хәер, хәзер Көнбатышка сатсаң да шул ук хәл инде. Россия – үз резервларында иң күп юань тотучы ил һәм ул акча хәзер куркыныч астында.

                                               Рәшит Фәтхрахманов  

Фото: regnum.ru


Фикер өстәү