Берсе икенчесеннән аерыла: яңа төр ташламалы ипотека бирә башлыйлар

Россиялеләр алган кредитларда ипотека өлеше 50 процентка җиткән. Бу ил тарихында беренче тапкыр күзәтелә. Хәзер бурычка алмыйча фатирлы булу яисә йорт торгызу – мөшкел эш.

Күчемсез милеккә бәяләр бөтен түшәмнәрне җимереп, югарыга сикерә. Төзелеш материаллары һәм сантехника янына якын килә торган түгел. Хәер, бәяләрнең шундый югарылыгы ул – ипотека нәтиҗәсе. Ясалма ихтыяҗ тудырып, бәяләрне шулай биетәләр. Банкларга майлы калҗа китерә ипотека, бурыч түләүчеләрнең исә җелеген суыра. Әҗәткә фатир алучылар ничек итсә итәләр, бурычларын билләрен кысып буып булса да түлиләр. Илдә куллану кредитларын түләмәүчеләр саны рекордлы рәвештә үсә, әмма ипотека түләмәүчеләр бик аз, юк диярлек. Фатирдан колак кагу куркынычы кешеләрне бар көчкә җигелеп алга атларга мәҗбүр итә. Быелның беренче июленә ипотека бурычының күләме 12,7 триллион сумга җиткән инде. Халык күбрәк өстенлекле ипотекага ирешергә омтыла. Процентларның түбән булуы кызыктыра. Әмма бәяләрнең югарыга үрләве бу өстенлекне юкка чыгара, моны сизмисең генә.

Хисап палатасы, нәкъ менә шул вазгыятьне аңлап, өстенлекле ипотекага каршы чыкты. Аудитор Наталья Трунова яңа төзелә торган йортларга өстенлекле ипотека базарда кыенлыклар китереп чыгара дип саный. Икенчел торак белән яңа фатирлар бәяләренең кискен аерылуын мисал итеп китерә. Соңгы айларда Россиядә ипотека алучылар саны үсә, әмма 2021 ел дәрәҗәсенә җитмәде әле.

Торак ипотекасы төзелеш тармагын тотып тора, билгеле. Ипотека бирү тукталса, тармак иртәгә үк җимереләчәк. Ипотека булганда да җимерелү котылгысыз, әлбәттә, әмма анысы – ерак киләчәк эше.

Торак ипотекасы әлегә үз мөмкинлекләрен тулысынча файдаланып бетермәде, базарда яңа төр льготалы ипотекага старт бирелә. Бу юлы хөкүмәт җитештерү мәйданнарын ишәйтмәкче. Сәнәгать предприятиеләре яңа җитештерү цехлары ачарга телиләр икән, рәхим итеп яңа программада катнаша алалар. Бу максатка озак сроклы, түбән процентлы ипотека кредиты бирелә башлаячак. Кредитны түләүнең срогы – җиде ел, проценты – биш. Инновацион предприятиеләргә кредит 3 кенә процент белән бирелә. Бурычның максималь күләме – 500 миллион сум. Вице-премьер Денис Мантуров, бу акчага 10 мең квадрат метрлы җитештерү мәйданы алырга була, бу уртача зурлыктагы завод ачарга җитә, дип саный. Бу рәвешле җитештерү мәйданы сатып алу яңа продукция җитештерүне бер-ике ел алдан башларга мөмкинлек бирә дип тә санала. Дүртенче кварталда, тагын берничә атнадан, кредит алу өчен чиратка басарга була инде. Әлегә бизнесның бу яңалыкка ничек каравы мәгълүм түгел. Эшмәкәрләр чиратка бассалар һәм кредит бирелә башласа, бәяләр күтәрелеп, 500 миллионга ун мең квадрат метрлы күчемсез милек алып булуы гына бераз шикләндерә.

                                               Рәшит Фәтхрахманов 

 


Фикер өстәү