Корал ярышы: кем кемне уздыра?                 

Дөньякүләм конфликтлар арткан һәм кискенләшкән заманда яшибез. Рим папасы Франциск, 1 сентябрьдә Беренче Бөтендөнья сугышы башланган датаны билгеләп үткәндә, Өченче Бөтендөнья сугышының инде баруын әйтте. Папа белән килешергә була, килешмәсәң дә ярый, әмма хәл, чынлап та, катлаулы.

Моңарчы үзен нейтраль дип санаган дәүләтләр дә бүген ашкынып коралланырга кереште. Аларның элек үзләрен пацифистлар дип санаган халыклары да хәзер лидерларын коралланырга өнди. Иң күп тиражлы япон газетасы «Иомиури» үткәргән сораштыруның нәтиҗәләре менә мондый: халыкның 70 проценты илнең хәрби потенциалын арттыру яклы. Хәтта оппозиция тарафдарларының да 68 проценты хәрби бюджетны үстерү ягында. Японнарның 81 проценты төп дошманнары дип кытайларны атый икән. Югыйсә алар бүген, НАТО блогы кебек үк, эчке тулай продуктларының 2 процентын хәрби максатларга тотарга ниятли. Япон эчке тулай продуктының дөньяда иң зурлардан булуын аңлау оборона бюджетының нинди булачагын күзалларга ярдәм итә. Югары технологияле кораллар җитештерү японнар өчен бик җиңел. Әле күптән түгел генә Көнчыгыш Кытай диңгезендә хәрби өйрәнүләр вакытында атаклы HIMARSлар («Хаймарс») артыннан «Тип 12» япон реактив залп бирү системалары атты. «Тип 12»ләрне дөнья җәмәгатьчелеге бик белми. Алар «Хаймарс»ларга охшаган, әмма Америка системаларының максималь ату ераклыгы 300 километр гына булса, япон РСЗОларын мең километр ераклыкка ата торган ракеталар белән коралландырырга уйлыйлар. Мең километрга һәм төгәл итеп ата торган «Катюша»ны күз алдына китерегез әле. Япон хәрби бюджеты снарядлар һәм ракеталар җитештерү өчен күп акча тотарга ниятли, чөнки сугыш башлана калса, снарядлары ике ай атарга гына җитә икән.

Юк, бу юлларның авторы япон хәрби куәтен күккә чөяргә җыенмый. Ул бары тик ассызыкларга гына тели: моңарчы тын гына яшәгән технологик державалар да зур сугышның буласына шикләнми, аңа әзерләнәләр. Нинди генә кораллар юк хәзерге дәүләтләр кулында. Сер түгел: Россиянең көнбатышындагы махсус хәрби операциянең озакка сузылуы Төньяк-Атлантик блок илләренең Киевне яңа технологик кораллар белән даими тәэмин итеп торуына да бәйле. Соңгы көннәрдә генә немецлар (байтагы әле дә Россиягә симпатия белдерүче халык) Украинага COBRA дип аталган радиолокацион системаны китерде. Бу система күз ачып йомганчы дошман артиллериясенең кайдан атуын ачыклый һәм шулай ук Германиядән китерелгән GEPARD зениткалары эшкә керешә. Артиллеристларга качып котылу мөмкинлеге калмый диярлек. Россиядә дә бар андый системалар, билгеле. Менә шуннан хәзерге сугышны күз алдына китерә аласызмы?

Элек хәлсез генә булып саналган һәм артта калган дип исәпләнгән дәүләтләр яңа технологияләр белән сугыш мәйданына чыга. Карабах сугышыннан соң төрек беспилотникларының дәрәҗәсе бик артты. Төрекләрнең ул чакта яңа сугыш сценариен тормышка ашыруларын Вашингтонда да билгеләп үттеләр. Дистәләгән ил бүген мәшһүр «Байрактар»ларны үзенә сатып алырга тели. Румыния, мәсәлән, Израиль беспилотникларын алуны туктатып, «Байрактар»ларга күчте. Искиткеч беспилотник булып саналса да, идеаль үк түгел инде алар түгеллеккә. Россия РЭБлары, әйтик, Украинада аларның байтагын җиргә төшеп утырырга мәҗбүр итте. Нишләтәсең, электрон системалар радиосигналлар тукталуга бик сизгер шул. Әмма, мәтәлгәнче, төрек «кошлары» үзләре дә бик зур зыян сала. Аннан соң алар арзанлы санала. Өченчедән, һөҗүм итүчеләр арасында үлүче юк, яраланучы юк. Оператор үз эшен башка дрон белән тоткарлыксыз дәвам итә ала.

Baykar Technology компаниясе якындагы айларда беспилотниклар җитештерүне кискен арттырырга җыена. Берничә ел эчендә хәзерге көнгә 400 Bayraktar TB2 һәм 20 Bayraktar AKINCI җитештерелгән инде. Соңгысының, AKINCIның сугыш кырында үзен күрсәткәне юк әле. Ләкин, бәхәссез, ул – тагын да дәһшәтлерәк корал. Төрекләр җитештерүне арттырырга ниятли. 2022 елда җитештерелгән беспилотникларның 98 проценты экспортка китә. Нигездә бер илгә озатыла. Кайсы ил икәнен әйтеп тормыйбыз, үзегез чамалагыз.

Компаниянең генераль директоры Халук Байрактар сан артыннан гына кумый, сыйфат ягын аеруча кайгырта. Соңгы атналарда гына аларның Гәбзәдәге техник университеты һәм Fly BVLOS Technology компаниясе Тайвань галимнәре белән килешү төзеделәр. Тайвань һәм төрек белгечләре двигательләр, чиплар һәм батареялар юнәлешендә фәнни тикшеренүләр алып барырга җыена. Тайваньлылар җыйган нечкә чипларны бер илдә дә җыя алмыйлар. Төрек беспилотникларын тагын да дәһшәтлерәк итәргә ниятлиләр.

Аларның бүгенге перспектив модельләре үк инде күңелдә шом тудыра. Польшада яңа гына MSPO 2022 сугыш кораллары күргәзмәсе ачылды. Анда 26 төрек компаниясе катнаша һәм алар оборона һәм аэрокосмик сәнәгать эшләнмәләрен күрсәтә. Төрекләрнең иң соңгы куәтле коралы – KIZILELMA беспилотнигы. Латин хәрефләрен тырышып укысагыз, «Кызыл алма» дигән сүзне танырсыз. Кызыл алманың характеристикаларын китереп тормыйбыз. Белгеч булмаганнарга нигә ул? Әмма 1500 килограмм йөк күтәрүен, гадәттән тыш яңа идарә ителешле бомбалар һәм ракеталар белән кораллануын, реактив двигательләренең тавышка кадәрге һәм тавыштан тиз тизлеккә ирешерлек икәнен, стеллс-технологияләр кулланылуын, ягъни радарларга күренми торган булуын (бәреп төшерү бик катлаулы дигән сүз), 12 сәгатьтән 24 сәгатькә кадәр һавада була алуын, бик ерак очуын, үзенең радары булуын, һөҗүмнәрдән кача алу мөмкинлегенең зурлыгын әйтми кала алмыйбыз. Үзенә һөҗүм итүче ракеталарны «Кызыл алма» ачыклый һәм юк итә. Бу – дөньядагы бердәнбер шундый беспилотник. Ул җирдәге техникага гына түгел, дошман очкычларына һәм ракеталарына да һөҗүм итә ала. Төрекләр: «Авиация технологияләре өлкәсендә алга киткән илләрне куып тормыйбыз, барысыннан да алга киткән технологик беспилотниклар эшләүгә төп игътибарны бирәбез», – диләр. «Кызыл алма» күтәргән ракеталар һәм снарядларның техник характеристикаларын шулай ук сөйләмибез. Яңа двигательләре дә, ракеталары да таң калдыра торган. Иң мөһиме: боларның барысын да төрекләр үзләре җитештерә.

Әнкара һава һөҗүменә каршы торучы еракка ата торган зенит-ракета системаларын да сафка бастырды инде. Siper дип аталган ерак радиуслы зенит-ракета комплексын яңа гына сынадылар. Уртача радиустагы Hisar-O+ һәм якын радиустагы Hisar-A+ системалары кулланылышта инде. Берничә ел элек кенә төрекләрдә андый корал юк, тулысынча АКШка бәйле иделәр.

«Baykar» галәм киңлекләренә дә чыга башлады. 29 августта Fergani Uzay/Fergani Sky дигән яңа предприятиегә нигез салына башлады. Предприятиегә югары басым резервуарлары инженерлары, криоген техника инженерлары һәм башка югары технологияләр өлкәсе белгечләре күп кирәк. Россиянең космик технологияләр өлкәсендә тәҗрибәсе зур булуын искә алсак, хезмәттәшлек итәргә мәйдан бар кебек. Төркиядәге Россия илчесе Алексей Ерхов төрек газетасы Yeni Şafakка интервью бирде. «Төркия Россиягә файдалы, Россия Төркиягә файдалы», – дигән фикер әйтә ул анда. Менә шул файданы тормышка ашырасы иде.

  Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү