Казанда мохтаҗ балалар өчен җылы киемнәр җыю оештырыла

10 нчы һәм 11 нче сентябрьдә Казанның «Игелекле эшләр көне» фонды җылы кием-салым һәм аяк киеме җыю буенча күчмә акцияләр үткәрә. Алар фонд карамагындагы балаларга тапшырылачак. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Оештыручылар яхшы хәлдә булган чиста әйберләрне кабул итәчәкләр, төсе, үлчәме һәм стиле мөһим түгел. Салкыннар башлану белән көзге-язгы киемнәргә һәм аяк киеменә ихтыяҗ зур.

Хәйрия акциясе шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Ямашев проспекты, 46/33 адресы буенча сәүдә үзәге парковкасында һәм 12.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр Оренбург тракты, 5/4 адресы буенча урнашкан күргәзмә комплексында узачак.

Исегезгә төшерәбез, Казанда «Яхшы куллар» хәйрия складының әйберләрен
даими кабул итү пунктлары эшли. Алар Восстание ур., 59 һәм Калинин ур., 3
адреслары буенча урнашкан. Соңгы адрес буенча мохтаҗларга әйберләр бирү
үткәрелә. Шулай ук Ямашев проспекты, 46/33 адресы буенча сәүдә үзәгендә
әйберләр җыю өчен махсус контейнер урнаштырылган. Монда әйберләрне 10.00 дән
22.00 гә кадәр калдырырга мөмкин. Ел саен складта 12 меңгә якын кеше өс киеме,
аяк киеме, көнкүреш техникасы һәм башка кирәкле әйберләр ала.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү