Бу көннәрдә Казанда Казахстан мәдәнияте көннәре уза. Кунаклар арасында Казахстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Ермек Кошербаев та бар. Бүген ул Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. Алар төбәкләр арасындагы элемтәләр һәм парламентара хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре турында сөйләште.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Казахстан белән Татарстан арасында нык икътисади һәм мәдәни элемтәләр урнашты. “Татарстанда Казахстан мәдәнияте көннәре бик уңышлы уза. – Кичә 18нче Халыкара мөселман киносы фестивален ачтык. Аның кысасында Казахстанның биш киносы күрсәтеләчәк. Бу атна ахырында Татарстан Президенты кушуы буенча Казахстанның Абай өлкәсендә татар халык бәйрәме – беренче тапкыр үткәреләчәк Халыкара Иртыш буе сабантуенда катнашырга җыенам. Татарлар күп яши торган шәһәрдә – Сәмәйдә дә татар сәнгать мәктәбенә 30 ел тулуга багышланган чаралар узачак”, – диде Дәүләт Советы Рәисе.
Ермек Кошербаев барлык өлкәләрдә үзара файдалы хезмәттәшлекне дәвам иттерүгә ышаныч белдерде. “Казахстан белән Татарстан арасында икътисади хезмәттәшлек уңышлы үсә, – дип билгеләп үтте ул. – Казахстанда уртак проектлар гамәлгә ашырыла, яңа эш урыннары булдырыла. Иң мөһиме – җыю предприятиеләре генә түгел, ә тулы кыйммәтле предприятиеләр бу. Нефть-газ тармагында, шин җитештерү һәм сәнәгатьнең башка өлкәләрендә бик мөһим проектларга кул куелды. Мәдәни һәм гуманитар проектларны тормышка ашыру сөендерә. Шуларның берсе – Казахстанның күп кенә төбәкләрендә Сабантуй бәйрәме уздыру”.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat