Гортензияне кышка ничек әзерләргә?

– Язын “метельчатая гортензия” утырткан идем. Әйбәт кенә үсеп китте. Кышка аны ничек әзерләргә: ботакларын кисеп, капларгамы икән?

Наилә Сабирова. Балык Бистәсе. 

Сорауга бакчачы Эльмира Исхакова җавап бирә:

– Тамырлары ныгып китсен өчен, утыртканнан соң беренче ике елда кисмәскә, ләкин яшь үсентене кышка чыршы ботаклары белән каплап калдырырга киңәш ителә. Ә инде гомумән алганда, гортензияне көзен яфраклары коелып беткәч һәм яз көне – “су эчә башлаганчы” кисәргә кирәк.  Ботакны тышка таба караган бөре өстеннән кисү шарт. Эчкә таба караганы өстеннән киселсә, ботак үзәккә таба үсәчәк. Гортензияне куе булмасын өчен, үзәктәге ботагын, шулай ук җиргә авышкан, зәгыйфь ботакларын кисәләр. Нечкәрәк ботакларда – 2 бөре, калганнарында – 4 бөре калдырып кыскартыла.

Зур үсенте суыкка чыдам була, шуңа күрә кышка ябып калдыруны таләп итми.


Фикер өстәү