Акчаның урыны билгеле. Министрлар Кабинетында киләчәкне фаразладылар

Дөньякүләм билгесезлек яңа таләпләр куя. Татарстанның 2023–2025 елларда икътисади үсешен, киләсе елга республика бюджетын фаразлауга багышланган утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шулай дип белдерде. Президент Рөстәм Миңнеханов утырышта видеоконференция элемтәсе аша катнашты.

Алексей Песошин белдерүенчә, Татарстанның 2023–2025 елларда икътисади үсешенә фаразлар республика икътисадының агымдагы күрсәткечләре, әйдәп баручы оешма, министрлык һәм ведомство мәгълүматлары нигезендә төзелгән. «Дөнья һәм ил күләмендә үсеш юлын билгеләүдә билгесезлек саклана. Безнең илгә ясалган моңарчы күрелмәгән басым нәтиҗәсендә яңа таләпләр пәйда булды», – диде Премьер-министр.
Хөкүмәт Рәисе китергән мәгълүматларга караганда, быелның гыйнвар – июль аралыгында республикада тулаем төбәк продукты 2 триллион 116 миллиард сум тәшкил иткән. Бу узган елның шул ук чоры дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә – 105,6 процент.
Вазгыятьнең катлаулы булуына карамастан, төбәкнең тулаем продукты, сәнәгатьтә җитештерү темплары, төзелеш күләмнәре – барысы да әйбәт. Жиңел булмаса да, әлеге тенденцияне сакларга кирәк, диде Татарстан Президенты. Аның әйтүенчә, бүген логистика, товар, чимал белән тәэмин итү өлкәсендә зур кыенлыклар хөкем сөрә. Безгә яңа базарлар табарга, барлык юнәлешләр буенча эшләргә кирәк, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. “Бүген төп бурыч – республика икътисады эшен тәэмин итү. Ә бу – предприятие, оешмалар, зур һәм кече бизнес, сәнәгать, – диде Татарстан Президенты. – Фараздагы күрсәткечләрне тормышка ашырырга тиешбез”.

Рөстәм Миңнеханов җитештерүчеләр белән аерым эшләргә чакырды. “Тармак министрлыклары һәм муниципалитетлар һәр җитештерүче белән аерым эшләргә, производство программаларын тормышка ашыруга ярдәм итәргә тиеш. Киләчәгебез предприятиеләребезнең тотрыклы һәм уңышлы эшләвенә бәйле, бары үз көчебезгә генә исәп тота алабыз”, – диде Президент.

Ул 2023 елга бюджетны формалаштыру һәм социаль-икътисади үсеш фаразларына кагылып, инвестицияләрнең гомуми күләменең сакланып калачагын искә төшерде. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов дефицитлы бюджет кабул итүнең планлаштырылуын искәртте. “Без мәктәпләр, балалар бакчалары төзергә, хастаханәләрне төзекләндерергә, яңа юллар салырга телибез. Боларның барысы да, беренчедән, агымдагы елны бердәм тырыш хезмәт белән белән төгәлләүгә һәм киләсе елга куелган бурычларга бәйле булачак”, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинеты утырышында катнашучылар игътибарын республикада салым бурычының 3,5 миллиард сумга артуына юнәлтте. Хәзерге вакытта салым бурычының гомуми күләме 12,5 миллиард сум тәшкил итә. Татарстан Президенты салым бурычына бәйле вазгыятьне ачыкларга кушты. “Иң мөһим бурыч – салым бурычы үсүгә юл куймау”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

САН
Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин китергән саннарга караганда, республиканың 2023 елга тупланма бюджетында салым һәм салым булмаган керемнәрнең гомуми күләме – 342,5 миллиард сум, 2024 елга – 366,3 миллиард сум, 2025 елга 390,9 миллиард сум күләмендә фаразлана.

Фото: president.tatarstan.ru


Фикер өстәү