Казанның метро станцияләре янында грипптан һәм коронавирустан прививка ясатып булачак

12 сентябрьдән Казанда “Җиңү проспекты”, “Кәҗә Бистәсе”, “Яшьлек” һәм “Авиатөзелеш” метро станцияләре янында грипптан һәм коронавирустан прививка ясатырга мөмкин булачак. Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе үзенең телеграмм-каналында хәбәр итә.

Вакцинация пунктлары һәр көн саен 8:00дән 19:00 сәгатькәчә (төшке аш вакыты: 13:00-14:00) эшлиячәк. Гриппка каршы – “Совигрипп”, коронавируска каршы – “Спутник V” вакцинасы белән (шул исәптән борынга тамыза торганы белән) прививка ясаячаклар.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда 5 сентябрьдән борынга сала торган вакцина белән прививка ясау башланды. Мондый прививканы Казанның барлык сырхауханәләрендә ясатырга мөмкин. Шулай да Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре беренче тапкыр укол ярдәмендә вакцинация узарга киңәш итә.


Фикер өстәү