9 сентябрь тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Бөтендөнья матурлык көне

Косметологларның һәм шул сферада эшләүче белгечләрнең бу һөнәри бәйрәме 1995 елда Халыкара эстетика һәм косметология комитеты тарафыннан гамәлгә куела.

“Копейка”

52 ел элек (1970) «ВАЗ» автозаводында автомобиль җитештерелә башлый. «ВАЗ-2101» илебездә җитештерелгән автомобильләр арасында шедеврга тиңләнә. «Копейка»га кадәр дә, аннан соң да уңайлы, заманча һәм ышанычлы булып саналган андый автомобильне җыя алмыйлар. Бу модель өчен хәтта «Алтын Меркурий!» дип аталган халыкара премия дә бирелә. 1970 елдан 1988 гә кадәр автозавод “ВАЗ-2101”нең төрле модификаияләрен 4,85 млн данә җитештерә.

«Анадырь» операциясе

60 ел элек (1962) «Анадырь» операциясе кысасында Кубага беренче тапкыр совет баллистик ракеталары җибәрелә. 1959 елда Фидель Кастро җитәкчелегендәге Куба революциясе җиңү яулаганнан соң, утрауның АКШ белән мөнәсәбәтләре кискен начарлана. АКШ Кубага икътисади блокада игълан итә. Шушы фонда СССР Кубага якыная да инде. Бу операцияне СССР маршалы Иван Баграмян җитәкли. Хәрбиләрне Кубага  гражданнар өчен тәгаенләнгән судноларда илтәләр. 1962 елның декабрендә Америка разведкасы совет ракеталарының эзенә төшә һәм Кариб кризисы башлана.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү