Аклансын өметләр: 11 сентябрьдә Россия төбәкләрендә сайлау узачак

Россия төбәкләрендә узачак сайлауларның кайсыларында халык башлык, кайсыларында депутат сайлый. Шул исәптән Татарстанда да Дәүләт Советына өстәмә сайлау кампаниясе булачак. Республика бердәм тавыш бирү көненә әзерме? Сайлау хокукына кемнәр ия? Сәяси ярышта кемнәр катнаша?

Татарстанда ничек?

Бу атна якшәмбесендә Казанда 7 номерлы  Ибраһимов һәм 14 номерлы Пионер бер мандатлы округлары буенча Дәүләт Советына өстәмә сайлау узачак. Тавыш бирүдә 123,1 мең кеше катнаша ала. Бу – республикада яшәүчеләрнең 4 проценты. Сайлауны 2 территориаль һәм 53 участок сайлау комиссиясе оештыра.

Сәяси ярышта 12 кеше катнаша. Үз кандидатларын җиде сәяси партиянең төбәк бүлекчәләре тәкъдим итте. Бу – биш парламент партиясе («Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Справедливая Россия – Патриоты – За правду», «Новые люди») һәм парламентка кермәгән ике («Партия Роста» һәм «Коммунисты России») партия. Республика парламентына ике мандатның һәрберсенә 6шар кандидат дәгъва кыла. Быелгы сайлау кампаниясендә катнашучы кандидатларның уртача яше – 40. 25 проценты – хатын-кыз кандидатлар.

Моннан тыш, бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанның 39 районындагы 181 округта җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлау узачак. Тавыш бирүне 42 территориаль һәм 177 участок сайлау комиссиясе оештыра. Сайлаучылар саны 51,2 мең кешене тәшкил итә. Җирле үзидарә органнарына депутатлыкка кандидат буларак 670 кеше теркәлгән. Аерым алганда, ЛДПРдан – 178, «Справедливая Россия – Патриоты – За Правду» – 142, «Бердәм Россия» – 108,  КПРФ – 29, «Партия Роста» – 5, «Коммунисты России» – 2, «Новые Люди» – 1, «Татарстан – Яңа Гасыр» иҗтимагый хәрәкәтеннән – 3 кеше сайлауда катнаша. 202 кеше үз-үзен тәкъдим итүче булып теркәлгән.

Ничек сайларга?

Тавыш бирү уңайлы һәм гади. Үзеңнең сайлау участогыңны белү өчен, республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәсми сайтына керергә һәм махсус бүлекчәне табарга гына кирәк. Адресны күрсәтү белән, система тавыш бирү өчен каралган участокны чыгарачак.

Моннан тыш Үзәк сайлау комиссиясенең «кайнар элемтә» телефон номеры эшли. 292-84-33 номеры буенча мөрәҗәгатьләрне җиткерергә мөмкин.

11 сентябрьдә участок комиссияләре иртәнге 7дән алып кичке 8гә кадәр эшләячәк. Тавыш бирү иҗтимагый контроль күзәтүе астында узачак, Татарстанның участок сайлау комиссияләре теләге булганнарны күзәтүчеләр сафына да кабул итәргә әзер.

Куркынычсызлык нихәлдә?

Сайлау көнендә тавыш бирүчегә үзе белән паспорт алып килү дә җитә. Әлбәттә, саклык чаралары турында онытмаска киңәш итәләр. Әмма монысы өчен борчылырга кирәкми: куркынычсызлык бар мәгънәдә дә тәэмин ителәчәк дип вәгъдә итәләр. Кыскасы, барысы да инде гадәтләнгән рухта оештырылачак.

Роспотребнадзор күрсәтмәләрен истә тотып, сайлау участокларында температура үлчәү, тавыш бирергә килүчеләргә битлек һәм кулларны дезинфекцияләү тәкъдим ителәчәк. Кирәк очракта, каләм дә бирәләр. Участок сайлау комиссиясе вәкилләре исә битлектән эшләячәк. Көн дәвамында бүлмәләрне җилләтү, җыештыру, дезинфекцияләү каралган.

Сәламәтлегенә бәйле рәвештә тавыш бирергә килә алмаган кешеләргә өйдән чыкмыйча гына да сайлауда катнашу мөмкинлеге бирелә. Моның өчен участок сайлау комиссиясенә алдан мөрәҗәгать итеп, бу хакта әйтергә кирәк. Гаризаларны 11 сентябрьдә дә көндезге сәгать икегә кадәр кабул итәчәкләр.

Сан 

Ил буенча төрле дәрәҗәдәге 4700 сайлау участоклары эшли. 22 сәяси партиядән барлыгы 70500 кандидат теркәлгән.

Чагыштыру өчен – врезка

2019 елгы Дәүләт Советына сайлау: 100 урынга – 430 кандидат.

2020 елгы муниципаль сайлау: бер урынга – 3 кеше.

2022 елгы өстәмә сайлау: бер урынга – 3,5 кеше.

 ФИКЕР

Андрей Кондратьев, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе:

– Без сайлау кампанияләрен «зур» һәм «кечкенә» дип бүлмибез, безнең өчен һәркайсы мөһим һәм җаваплы. Бу – участок һәм территориаль сайлау комиссияләре өчен өстәмә хезмәт, сайлау системасының гражданлык активы өчен сынау. Һәр участокта күзәтүчеләр бар. Шунысын да әйтик: күзәтүче булырга теләүчеләр бик күп, бу юнәлештә аларны әзерләү буенча Татарстан Иҗтимагый палатасы белән эш алып барыла.

Тавыш бирергә килүчеләрнең күпме буласын алдан фаразлауның мәгънәсе юк. Беләбез бит: Татарстан һәрвакыт актив тавыш бирә. Тулаем алганда, Татарстанда сайлауга бару – күркәм традиция. Күпләр участокларга үзләре генә түгел, ә балаларын да алып килә, бу гадәтне яшь буыннарга тапшыра. Бу бик тә мөһим, чөнки тавыш бирү – җәмгыять гражданины тормышында җаваплы этапларның берсе булып тора.


Фикер өстәү