Уен алдыннан уйнап алалар: Татарстан “Киләчәк Уеннары”на әзерләнә башлады

Мәгълүм булганча, Казан “Киләчәк Уеннары” халыкара турнирын үткәрү хокукына ия булды. Чара 2024 елның февраленә тәгаенләнгән. Моңа кадәр исә, бу елның 21-23 сентябрендә, әлеге чемпионатка әзерлек кысасында башкалада Фиджитал Уеннар оештырылачак.

Колакка ятрак булган сүзгә ияләшә торырга туры килер. Гомумән, бу чараның икесе дә киң даирә өчен чит һәм яңа сүзләр алып киләчәк. Ә менә киберспортчылар өчен бу, билгеле, көтеп алынган зур вакыйгалардан булачак.

Фиджитал уеннар дигәндә спортның классик төрләрен һәм киберспортны берләштергән ярышларны күз алларга кирәк. Сентябрьдәге ярышлар дүрт төрле юнәлеш буенча узачак. Болар – фиджитал-футбол, фиджитал-баскетбол, виртуаль чынбарлык уены, дроннар ярышы. Бу уеннар чынбарлык һәм цифрлаштыруны берләштерә, спортчылардан техник, санлы, физик әзерлек таләп итә. гадичә әйткәндә, катнашучы цифрлы дөньяда да, чынбарлыкта да футбол уйный. 100ләп киберспортчы “Казан Экспо” үзәгендә көч сынашыр дип көтелә. Чит илдән Бразилия командасын көтәләр.

– Дөресен әйтик: бу әле безнең өчен дә яңалык. Бу – киләчәккә бер адым да. Барлык инновацияләрне кулланып карарга һәм безгә ярышларны да шәп итеп оештырырга кирәк, – ди Татарстанның спорт министры Владимир Леонов.

Сентябрьдә узачак уеннар спортчыларга да, оештыручыларга да төп ярышларга әзерлек вакытында нәрсәгә басым ясарга кирәклеген аңларга ярдәм итәчәк. Ә “Киләчәк Уеннары”н уздыру хокукы өчен Казан шактый көрәште.

– Уеннарга 40лап төбәк дәгъва итте. Бишесе исемлеккә керде, Казан сайланды. Бу проект – революция, аң үзгәрешенә тиң, бу бөтенләй яңа юнәлеш. Фиджитал да яңа сүз, без аны әле еш кулланырбыз, – ди Владимир Леонов. – Казандагы чараны онытылмаслык итеп оештырасы килә. “Казан Экспо”га бәйле барлык инфраструктура җәлеп ителәчәк, спорт корылмалары да, укыту үзәкләре дә файдаланылачак.
“Киләчәк Уеннары” проекты җитәкчесе Игорь Столяров та юкка гына бу ярышларны уздыру хокукын Татарстанга бирмәделәр, ди. Бездә оештыру сәләте дә, дәрәҗәсе дә югары. Киберспорт та, цифрлаштыру өлкәсе дә популярлашып килә.

– Дөнья фиджиталга әзер диярлек. Россиядә исә аны чынга ашырырлык барлык мөмкинлекләр бар. Кешеләр, кызыксыну, инновацияләр, тәҗрибә, ярдәм… Болар барысы да бер ноктага тупланды. Без түгел икән, кем? Хәзер түгел икән, кайчан? – дип саный белгеч.


Фикер өстәү