25 яшендә сукыр калган Рамил Мостафин: Дөньяны күрергә өлгердем бит әле, дип сөендем

Рамил абый кечкенә чагында күзлек киеп йөри. Олырак сыйныфларда укыганда исә, бер күзенең тагын начарланып китүен сизеп ала. Әмма икенче күзе әле бирешми. Шул күзе белән 25 яшенә кадәр яши ул. Әнә шуннан соң аның дөньясы караңгылана, тормышы икегә бүленә.

Дөнья яктысын күреп яшәгән егеткә дөм сукыр калу бик авыр була. Тормыштан күңеле кайта, хыяллары чәлпәрәмә килә. Ярый әле ул чакта киңәш бирүче, ярдәм кулы сузучы әти-әнисе, туганнары була.

– 1994 елда Волоколамскидагы Сукырларны тернәкләндерү үзәгенә юл тоттым. Анда бару миңа сабак булды. Үзем кебекләр белән аралашкач, мин, һич югы, 25 яшемә кадәр дөньяны күрергә өлгердем бит әле, дип сөенеп куйдым. Тернәкләндерү үзәгендә дәваланучыларның барысы да тумыштан сукыр иде, – ди ул. – Шунда мин күп тапкырлар шөкер иттем. Аяк-кулларымның йөрүенә сөендем. Урын өстендә ятучылар күпме бит, дип уйлана башладым. Әгәр егылып имгәнгән булсам, нишләр идем, дим. Гомере буе арбада гына утырып хәрәкәтләнүчеләр дә бар бит. Үземне шулай тынычландырдым һәм авыр уйлардан котыла алдым.

Аннан кайткач, Рамил абый Кисловодск шәһәренә китеп, медицина институтына укырга керә. Соңгы курста Ижаудан килгән Ольга исемле туташ белән таныша. Аның да күзләре начар күрә. Яшьләр бер-берсен ошаталар. Маңгай күзләре күрмәсә дә, күңелнеке алдамый бит. Хәтта яхшырак та күрә. Рамил абый яшерми: ул кызның тавышына гашыйк була. Ә кыз бу чакта бераз гына булса да күрә әле.

– Без озак йөрмәдек, өйләнештек. Бер елдан бәхетебезне түгәрәкләп, кызыбыз туды. Баштарак хатынымның әниләрендә яшәдек. Сабыйны алар үстереште. Аннан соң минем әниләргә кайттык. Массаж ясаучы булып эшкә урнаштым, хатыным укуын дәвам иттерде. Кызыбызны әни карады, – ди Рамил абый. – Әмма күз күрми дип тормадык, ничек тә балабызны үзебез тәрбияләргә тырыштык. Ияләнәсең икән ул! Ипләп кенә тотарга да өйрәндек. Әле ул чакта хатыным тагын да начар күрә башлап, күзләре бөтенләй сукырайды. Аңа да минем ярдәмем кирәк иде. Ничек итсәк иттек, авырлыкны бергә күтәреп, тормышны ничек бар шулай кабул итә алдык.

Кызлары исә 3–4 яшендә үзе әти-әнисенә ярдәм итә башлый. Әле укый белмәсә дә, кул арасына керә, аларның күзләренә әверелә. Хәзер инде кызлары Алинәгә 22 яшь икән. Шөкер, аның күзләре сау-сәламәт. Ул инде укуын тәмамлап, үз эшен ачкан. Әти-әнисенә ярдәме тагын да зуррак хәзер. Каядыр барасы булса да, ниндидер яңалыкка өйрәнергә дә – барысын Алинә күзләре белән хәл итәләр.

– Тормышта кыенлык булды инде ул. Әлеге дә баягы күрмәүчеләр өчен уңайлыклар булмау проблемасы белән очраша идек. Күзләр күрмәгәч, баганага да килеп бәреләсең, имгәнәсең дә. Әмма тагын шул ягы бар: күз күрми башлагач, колак ишетү, ис сизү, тоемлау көчәйде. Стена яки ишекнең кайда икәнен, янымда машина торуын сизәм. Тормыш үзе өйрәтә икән ул. Яшәү теләгең булса, барысына да өйрәнәсең. Минем әниемә – 80 яшь. Ул бер дә зарланганымны яратмый. «Аллаһы Тәгаләнең ачуын китермә», – дип кенә тора.

Мостафиннар күрмәүчеләргә ярдәм итәргә өйрәтелгән эт тә алганнар. Аларда яши башлаганына 6 ел икән.

– Шушы эткә мең рәхмәт инде. Ул безне йөртеп тора. Эт белән күргәч, кайчак безне сүгеп тә ташлыйлар. Тешләр, диләрдер инде. Әмма безнең кебекләр өчен өйрәтелгән этләр кешегә тими, – ди Рамил абый. – Беләсезме, сеңлем, мин үземне начар күрүчеләргә яки аның этенә кисәтү ясаучы күп кенә сау-сәламәт кешеләрдән бәхетлерәк дип саныйм. Моңаеп, кимсенеп утыру бөтенләй хас түгел миңа. Адым саен Аллаһы Тәгалә рәхмәт әйтерлек бит тормышым. Торыр җирем бар. Янымда хатыным, кызым буй җитте. Күңел күзем яхшы күрә. Һәркемнең уен сизәм, ни әйтергә теләгәненә кадәр тоям мин!


Фикер өстәү