Авыручылар калада – күп, салада – юк: авылда яшәүчеләр коронавирустан ничек сакланулары турында сөйләде

Калада артса, сала да калышмый. Коронавируслы ике еллык тормышыбызда белгечләр тарафыннан бу сынамышны еш ишетергә туры килә. Әле күптән түгел генә алар, Мәскәүдә коронавирус белән авыручылар саны арта башласа, ике-өч атнадан бездә дә бу чирне йоктыручылар артачак, дип фаразлаган иде. Шулай булды да. Ә инде башкалада чир котырса, аның авылларда да баш калкытасын көт тә тор.

Мамадыш районының Усали авылында яшәүче Лидия Константинова коронавирус баш калкыткан чорга алдан аяк киенгән. Кеше яңа прививкага әле шикләнеп караган вакытта ук коронавируска каршы вакцинаны беренчеләрдән булып ясаткан ул. «Теләсә нәрсә сөйләп йөрүчеләргә караганда галимнәргә, табибларга ышандым. Үземнең ковид белән авырмавымны прививка ясатуымның файдасы дип саныйм. Безнең авылда амбулатория бар. Прививка булуга ясатам, дип, хәбәр биреп куйдым инде. Кул юып, маска киеп, саклану чараларын үтәп кенә бу чирдән котылып булмый», – дип саный Лидия ханым.

Әлегә Усалида да, күрше-тирә авылларда да коронавирус белән авыручылар күренми икән. «Мәктәбебезгә 4–5 авылдан килеп укыйлар, андый хәбәрнең әлегә килеп ирешкән юк. Безнең Усали авылында куркыныч беренче дулкында да, шөкер, үлем-китем очраклары булмады», – ди Лидия Константинова.

Балтач районының Куныр авылында яшәүче Гөлшат Шәрәфетдинова да, коронавирусның алдагы дулкыннарын авырмыйча, исән-сау гына уздыра алдык, дип сөенә. Тормыш иптәше белән икесе дә ковидка каршы вакцина ясаткан, кеше җыелган урыннарга чыкмаска тырышалар. Уңган хуҗабикә җәй буе бакчада үстергән яшелчә, җиләк-җимешне дә чиргә каршы көрәшкә җиккән. «Ел саен күп итеп керәнле, сарымсаклы помидор кабымлыгы ясыйм. Шуның да файдасын күрәбез», – ди ул. Моннан атна-ун көн элек Куныр авылында биш кешелек гаилә коронавирус белән җиңелчә авырып алган. Әлегә авылда башка авыручылар күренми.

Кама Тамагы районының Балтач авылы халкы да җиңел сулый. Бүген авылда бер генә ковид йоктыру очрагы да теркәлмәгән. «Шулай да өйдән бик чыгып йөрмәскә тырышам. Балалар профилактика өчен кирәкле даруларны алып кайтып бирделәр, шуларны эчәм», – ди шушы авылда яшәүче Нурания ханым Хәйруллина.

Баулы районының Мортаза авылы фельдшер-акушерлык пункты җитәкчесе Рәзинә Мөгыйнова фикеренчә, якын-тирәдә ковид белән авыручылар юк, дип тынычланырга кирәкми. Әлегә аның карамагында булган 262 хуҗалыклы авылда коронавирус йоктыручылар юк икән. Әмма көзен бу чир белән авыручылар саны барыбер артачак әле, дип фаразлый ул. Өстәвенә Мортаза авылы юл чатында гына урнашкан. Шуңа күрә бирегә кайтып-китеп йөрүчеләр күп. Димәк, чир таралу ихтималы да бермә-бер арта дигән сүз.

– Көзне куркып көтеп алдым инде. Коронавирус беркая да китмәде. Прививкалар аркасында коллектив иммунитет ясалды. Шуның аркасында гына коронавирус беткән кебек тоелды. Прививка бик күп кешенең гомерен саклап калырга ярдәм итте. Авыл халкы, бигрәк тә өлкәннәр арасында аңлату эшләре алып барам. Битлек кияргә, урамнан кергәч, кулларны, битләрне юарга кирәклеген искәртеп торам, – ди Рәзинә ханым.

Саба районының Олы Шыңар авылы халкы бүген бераз куркуда. Ник дигәндә, күрше Миңгәр авылында коронавирус белән авыручылар күбәйгән. Шыңарда яшәүчеләрнең күбесе исә шушы авылга барып эшли. Олы Шыңар авылы фельдшеры Рузилә Мөхәммәтова сүзләренә караганда, әлегә авылда ковид белән авыручылар күренми. Җәйне дә тыныч уздырганнар. Гыйнвар – май аралыгында исә авылда 28 кеше коронавирус белән авырган. Рузилә ханым 700дән артык кеше яшәгән авыл өчен моны бик зур сан түгел дип саный. Коронавирусның көзге яңа дулкынын да шулай җиңелчә уздырырбыз, дип өметләнә ул.

– Хәзер коронавирус төрле кешедә төрлечә уза. Кайберәүләрнең тән температурасы 39 градуска кадәр күтәрелә, баш авырта. Күп кешенең авырту тамактан башлана. Йөткергәндә какырык купмыйча тилмерә. Купкан очракта да йөткерү озакка бара. Балаларда коронавирус косу, эч китү кебек билгеләр белән уза. Соңгы арада коронавирус вакытында колак, борын кырыена герпес чыгып тилмерүчеләр дә булды, – ди Рузилә Мөхәммәтова. – Соңгы арада шуңа игътибар итәм: кеше хәзер ковидка беренче вакытлардагы кебек куркып, паникага бирелеп карамый. Алдан даруын да алып куя. Шуңа күрә быел ковид котырган чорны җиңелрәк уздырырбыз дип өметләнәм.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү