Татарстанда тәүлек эчендә 900гә якын кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда узган тәүлектә 893 кеше коронавирус йоктырган. Бу хакта инфекциягә каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итте.

Тәүлек эчендә республикада 54 авыру хастаханәгә салынган, 458 пациент сәламәтләнгән. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән. Пандемия башланганнан соң Татарстанда барлыгы 164603 кеше авыру йоктырган, 2003 кеше үлгән.

Сүз уңаеннан: ял көннәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус белән авыручылар арту сәбәпле, республика халкын саклык чараларын күрергә өндәде. Аның сүзләренчә, соңгы атнада Татарстанда ковид белән авыручылар саны 1,8 тапкыр арткан.


Фикер өстәү