Эшмәкәр Әлфирә Шакирова: «Иң табышлысы – фермерлык, кибетнең хәзер файдасы юк»

Иртә торсаң, ит пешә. Аксубай районының Иске Кыязлы авылында яшәүче эшмәкәр, фермер Әлфирә Шакированың тормыш девизы бу. Күп еллар буе хуҗалык тотучы Әлфирә ханым ике ел элек авылда кулланучылар кооперативы ачкан. Ит эшләнмәләре җитештерү предприятиесендә бүген бар көченә эш гөрли. 

– Фермерлык белән күптән шөгыльләнәм. 2019 елны 5 миллион сумлык грант оттык. Бу акчага бина, җиһазлар сатып алып, кулланучылар кооперативы төзедек. Авыл хуҗалыгы министрлыгы да бик ярдәм итте безгә. Мондый ышаныч һәм хуплау булганда, тагын да яхшырак эшлисе килә, – ди Әлфирә Шакирова.

Кооперативта ит эшкәртәләр, сөт җитештерәләр, ярымфабрикатлар ясыйлар. Әлфирә Шакирова әйтүенчә, иттән җитештерелгән ярымфабрикатларны халык бик теләп сатып ала.

– Пилмән, мантый, кәтлит, тутырмалар, тулма (голубцы) ясыйбыз. Пилмәнгә аеруча сорау зур. Тиз генә пешереп алырга җайлы бит. Тутырманы да яратып алалар. Мантыйның килосын – 400, пилмәнне – 200, тутырманы 600 сумнан сатабыз, – ди фермер.

Ит кытлыгы юк, җитеп бара, ди Әлфирә ханым.

– Итне пайчылардан алабыз. Аларда булмаса, үзебезнекен суябыз. Суганнарны да складка җыеп куйдык. Ул да эшкәртүгә керә. Фаршларга, кәтлиткә кулланабыз. Суганны үзем дә күпләп үстерәм. Быел уңыш бик әйбәт булды, Аллага шөкер. Йомыркаларны пайчылардан, кыш көннәре кибетләрдән алып куябыз, – ди фермер.

Кооперативта барлыгы өч кеше эшли. Эш көне иртәнге җидедә башлана һәм кичке дүрткә кадәр дәвам итә.

– Кечкенә генә коллективым белән алга таба да уңышлы эшләрбез, дип уйлыйм. Эш сөючән һәм җаваплы хезмәткәрләр булганда, башкача була да алмый, – ди фермер, елмаеп.

Шакировларның 35 баш сыерлары бар. Сөтне, итне малайлары Казанга алып китеп сата. Нурлатта ике сату урыны бар. Махсус суыткычлы машина алганнар, шуның белән йөртәләр икән. Җитештерелгән продукцияне кибетләргә дә илтәләр. Әлфирә апа әйтүенчә, игенчелек, терлекчелеккә караганда, эшкәртү эше үзенә күбрәк игътибар сорый.

– Безнең өчен бу яңарак тармак булгач, ияләнеп бетеп булмый әле. Иң табышлысы – фермерлык. Кибетнең хәзер файдасы юк. Авылда кибет булмаганга гына төзеп куйдык аны. Анда бит акча сала барасың, югала бара. Ә терлекне суеп саткан акча югалмый, күзгә күренә, – ди ул.

Үз хуҗалыгыңны тоту – тынгысыз һәм мәшәкатьле хезмәт. Тик Шакировларны бу куркытмый, аларның барысы да җайга салынган. Әлфирә апаның тормыш иптәше Рәис, уллары Илүс һәм Айзат – төп ярдәмчеләре.

– Гаиләбез белән бергәләп эшлибез. Ял итәргә вакытыбыз юк безнең. Җәен дә, кышын да мәш килеп эшләп йөрибез. Иң мөһиме – сәламәтлек булсын, – ди Әлфирә Шакирова.

                                                                                                Ләйсән Сафина


Фикер өстәү