Чакмый  торган кортлар асраучы Гали Ханнанов: «Күршеләр белән дә ачуланышмыйбыз, үзебезгә дә тимиләр»

Кортлар кермәсен арага. Актаныш районының Чиялек авылында яшәүче умартачы Гали Ханнанов күршеләре белән ничек дус яшисен белә. Чакмый  торган кортлар асрый ул, шуңа күрә аңа дәгъва белдерүчеләр дә юк. Германия, Польшадан кайтартылган бал кортлары да әлеге җирлекне үз иткән. «Тәгәрмәчле» умарталыгы булган Гали Ханнанов белән тәмле бал алу серләре турында сөйләштек.

Кортларның үз көе

Умартачылык эшендә 32 ел узса да, бал кортларын һаман да өйрәнеп бетереп булмый әле, ди ул. Һава торышына карап, алар холкын үзгәртеп тора.

– Узган ел җәй бертөрле булды. Быел яңгырлар күп булгач, күп умартачыларныкы күч аерды. Бу вакытта аларга эш җитми башлый. Шуңа күрә үсемлекләр чәчәкләр ата башлагач, башка урын эзләп, агач башларына сарылалар, – дип сөйли Гали абый. – 2010 елгы корылыкта бал уңышы белән сөендермәде. Быел яңгыры да, җылысы да булгач, балны узган елга караганда яхшырак алдык. Яңгыр явып, гел җил исеп торса да начар, үсемлекләр нектар бүлеп чыгармый. Көннәр эссе булса исә, ягъни 29–32  градуста, киресенчә, нектар куера башлый. Бу да файдага түгел.  Нечкәлекләре күп инде аның.

Армиядән кайткач, 1990 нчы елларда авылдагы бер бабайдан бер күч корт алып, балачактагы хыялын тормышка ашырган ул. Бераздан кызыксынуын  белеп, колхоз умарталыгына эшкә чакырганнар. Тик ике елдан соң кыскартуга эләккән. Шуннан соң үз хуҗалыгында асрый башлаган. Берничә оядан бүген аларның саны 200гә җиткән. Абыйсы Филүс белән бергәләп  эшлиләр.

«Безгә тимиләр»

Ханнановлар да башта рус токымлы кортлар асраганнар. Татарстанда, Башкортстан, Пермь краенда гадәттә шундый кортларга өстенлек бирәләр.

– Алар бик усал. Соңгы балны алгач та, берничә көн бәйләнеп йөриләр иде.  Ишеткәнем бар: 3–4 умарта асраган кеше дә күршеләре белән ачуланышып, эшләр хәтта судка кадәр барып җитә. Күч аерып чыгып та китәләр. Хәзер безнең умарталыкта – «Бакфаст» токымнары. Күршеләр белән дә ачуланышмыйбыз, үзебезгә дә тимиләр, үтеп йөрүчеләрне дә чакканнары  юк. Алар янында битлек кимичә, футболканы салып йөрим. Дуслар да, ничек чакмыйлар, дип аптырыйлар, – дип сөйли Гали әфәнде.

Кайбер умартачылар Гали абый белән, син дөрес эшләмисең, дип гәпләшеп тә ала. Янәсе, рус кортлары безнең җирлеккә күптән ияләшкән, ә чит илнекеләр алай түгел.

– Кайбер умартачылардан: «Балыгызны суыртып бетермәдегезме әле?» – дип сорыйм. Юк, әле алып бетермәдек, күршеләргә кунаклар кайтты бит, бала-чагалары да бар, алар киткәнне көтәбез, диләр. Алар киткәнне көтеп, яңгырга китсә? Күршеләрен чагып, җәфалап бетерәчәген аңлый ул, шуңа күрә  кунаклар киткәнне көтә. Алар киткәч, икенче күршегә кунаклар кайтса? Әйтик, мин 100 умартаның балын кайчан алып бетерим? Минем хәзер кортларым тыныч, тыңлаучан. Әгәр безнең яктагы кортлар ул кадәр шәп булса, аларга чит илләрдә ихтыяҗ булыр иде.

«Тәгәрмәчле умарта»

Моннан ун ел элек Гали абый ел да 60лап умартасын Мөслим басуларына илтә башлаган. Анда кортларын юкәлеккә илтә ул. Читкә йөртүнең үз кыенлыклары. Умарталарны төяргә кирәк, иртүк чыгып китәргә… Тик еракка йөрү табышны икеләтә арттыра. Юкә иртәрәк, июнь ахырында ата, бу вакыт ике атнага сузыла. Аны суыртып кайтканда, башка басуларга да кергәлиләр. Менә шулай керем дә арта. Хатыны Лилия ханым: «Еракка арып-талып йөрмәгез инде», – дисә дә, тәгәрмәчле умарта гел сәфәргә чакырып тора. Тәмле бал кайта бит. Бал төрле булгач, халыкка да сайлап алу мөмкинлеге бар. Балың тәмле диюе – бу инде умартачыга иң зур бәя. Өч литрлы  банкадагы чәчәк балын 1500 сумга сата. Юкәнеке 300 сумга кыйммәтрәк.

Гали Ханнанов киңәшләре

Бал утырырга тиешме?

Глюкоза күп булган саен, бал тизрәк утыра. Көнбагыш, рапста, горчицада күп була ул. Кеше шундый балны ала да, шыгырдап катты, кашык та тыгып булмый, дип зарлана. Шикәр комы кушканнар, ди. Юк, бу алай түгел. Әлбәттә, умартачы да, сатканда: «Бу рапс балы, тиз утыра», – дип әйтергә тиеш. Дөрестән дә, ике атнадан ката инде ул, без аны берничек тә үзгәртә алмыйбыз. Мәсәлән, донникныкы озаграк утыра. Ә менә яртылаш кына утырса, бу – бал җитешмәгән дигән сүз. Бал утырырга тиеш.

Чын бал нинди була?

*Чын бал тамакны әчеттерергә тиеш дигән сүз һәрвакытта да дөреслеккә туры килми. Бөтен балның да тәме ачык чагылмаска мөмкин. Кайберсенең йомшаграк була, кайберсенеке тамакны бераздан әчеттерә башлый.

*Балда вак куыклар күренергә тиеш. Начар балда ул булмый. Банканы фонарь белән яктыртып карый аласыз.

*Энәне балга батырып карыйсың. Аның очыннан 1–2 тамчы тама да өченчесе очына җыела, тик тамып төшми.

Эретергә ярыймы?

Газда эреткәч, төсе караңгылана, бу инде бал түгел. Кешегә дә зыянлы. Махсус техникасын белеп эретергә кирәк. Градус 45тән дә артмаска тиеш.

Балны кайнар чәйгә салырга ярамый, үзлеген югалта.

Ничек сакларга?

Көн яктылыгын күрмәсен, караңгы урында торсын. Кухняда да савытның өстен ачык тотмагыз.

Бал бозыламы?

Бозылмый. Бер кисәк иткә бал сөртсәң, ул исләнми.

3 литр банкага күпме бал сыя?

Юкә балы  – 4300–4500 кг

Донник балы – 4200

Чәчәк балы – 4400

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү