Түшәм куйсалар, арзангарак сатарбыз

Эпоха белән бәхилләшү глобаль капитализмның ирекле базар дигән инструментының эшләми башлавында да чагыла. Әле кайчан гына чикләрнең ачык булуы, бәяләрнең чикләнмәве, товарларның муллыгы белән мактанган Көнбатыш державалар, үз принципларыннан баш тартып, яңа кагыйдәләр кертергә, бәяләрне чикләргә, товар хәрәкәтен тышауларга азапланалар.

Моның зыкымы, бумеранг булып, чикләү кертүченең үз башына да суга, хәтта катырак та эләгә әле. Әмма ниндидер бер яшерен көч лидерларны сәяси шахмат тактасында үзе теләгәнчә йөртә, аек акылга буйсынмый торган адымнар ясата. Без, Россиядә яшәүчеләр, андый «ат йөрешләре»нең авырлыгын тоймый кала алмыйбыз. Әйтик, Россия банкларын халыкара түләүләр системасыннан өзү, валюта резервларын «туңдыру» акчалы россиялеләргә ничегрәк тәэсир итте? Алар ашкынып үзләренең валюта запасларын ышанычлырак урынга күчереп калырга керештеләр. Үзәк банк мәгълүматларына караганда, февральдән алып сентябрьгә кадәр хәлле ватандашлар чит илләргә 1,019 триллион сумга тиң валюта чыгарганнар. Акча Казахстанга, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Төркиягә качкан. Бездә булсалар, фантик ролен генә үтиләр, чикнең теге ягында затлы күчемсез милеккә әвереләләр доллар һәм евролар. Белгечләр ел ахырына кадәр тагын шуның кадәр валюта читкә чыгарылыр дип фаразлыйлар.

Көнбатышлылар белән «углерод сугышлары» да без бик үк теләмәгән нәтиҗәләргә китерә яисә китерергә ихтимал. «Төньяк агым»ның газ кранын ябу Көнбатыш базарын тулысынча югалту белән яный. Мәскәүдә «бер ел бөтенләй газ сатмасак та, чыдар җаебыз бар» дип саныйлар санавын, әмма газны эчке базарда гына куллану аның рентабельлелегенә тискәре нәтиҗә ясаячак, диләр күп кенә аналитиклар. Моңарчы эчке базардагы бәяләрнең түбәнлеген тышкы базарның югары бәяләре белән каплап киләләр иде. Көнбатышлылар, теләмәсәләр дә, безнең эчке базардагы бәяләрне субсидияләделәр. Хәзер ул рычаг юкка чыгып бара. «Газпром» үз илендәге кулланучыларга бәяне күтәрми кала алырмы – әлегә билгесез. Күтәрсә, бик югары күтәрергә туры киләчәк.

Нефтькә «түшәм бәяләр» сәясәте дә кая кадәр алып барып чыгар, шулай ук мәгълүм түгел. Россия «дус» илләрне Көнбатышка буйсынмаска өнди. Һиндстанның нефть һәм газ министры Хардип Сингх Пури Россия нефтенә бәйле сорауга: «Без бер кварталга Европа бер кичтә сатып алган кадәр генә Россия нефте сатып алабыз», – дип җавап бирде. Күрәбез: Һиндстан белән аркадашлык безне бик әллә ни коткармаячак. Һиндстан газетасы Business Standard яңа гына G7 илләре куйган түшәм бәяне Нью-Дели кире какса, Россиянең Һиндстанга «кара алтын»ны тагын да түбәнрәк бәягә сатарга әзер булуын язып чыкты. Әгәр бу дөрес булса, «Балта биреп, шөшле алдым, алдаладым татарны» кебек килеп чыга бит инде.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү