Бәрәкәте булсын! Татарстан кырларыннан рекордлы күләмдә уңыш җыелды

Соңгы ун елдагы рекордлы күрсәткеч: 5,2 миллион тонна! Быелгы урып-җыю барышында республика кырларыннан әнә шуның кадәр уңыш җыеп алынган. Шул рәвешле быелгы яңгырлы яз һәм коры җәй игенчеләрнең өметләрен аклады. Тукай районының «Ирек» хуҗалыгында әнә гектарыннан 82,1 центнер (!) уңыш җыеп алганнар. Саны белән бергә бәрәкәте дә булсын!

Бүген бөртекле культуралар җыю эше тулысынча тәмамланган диярлек. 26 мең гектар мәйдандагы уңышны гына җыеп бетерәсе калган. Бу хакта журналистларга Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Министр сүзләренә караганда, иң күп бөртеклеләр Тәтеш, Арча һәм Буа районы кырларыннан җыеп алынган. Биредә игенчеләр 200 мең тоннадан артык уңыш алган.

Хуҗалыклар арасында иң зур күрсәткеч – Тукай районының данлыклы «Ирек» хуҗалыгында. Биредә гектарыннан 82,1 центнер (!) уңыш җыеп алганнар. Хуҗалык җитәкчесе, өч дистә ел гомерен җир эшенә багышлаган тәҗрибәле игенче Рөстәм Хаҗиев, мондый мул уңыш алу өчен, беренче чиратта җирне яратырга кирәк дигән фикердә. «Бер кишәрлек җирең дә буш тормасын! Җирне яраткан кешедә генә икмәк була. Аннары без бөртекле культуралар белән эшләгәндә бөтен технологик таләпләрне төгәл үтибез. Сортлар сайлауга да бик җаваплы карыйбыз. Ашламалар белән дә яхшы эшлибез. Ел саен туфракка известь кертәбез. Шуңа күрә бездәге туфрак ачы түгел», – ди Рөстәм Хаҗиев.

Татарстанга быелгы урып-җыю якынча 30 миллиард сумга төшкән. Дәүләт тарафыннан бирелгән 5,7 миллиард сум акчаның 1,9 миллиарды – федераль бюджеттан, калганы республика казнасыннан бүленгән. Министр белдерүенчә, кырлардагы уңышның вакытында җыеп алынуына авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бирелә торган ташламалы кредит программасы да этәргеч булган. Аның нигезендә быел барлыгы 17,6 миллиард сумлык кредит бирелгән. «Хәзерге вакытта 8 миллиард сумлык субсидия ияләренә барып иреште инде. Ел азагына кадәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тагын 5,7 миллиард сум күләмендә субсидия биреләчәк», – диде Марат Җәббаров.

Бер яхшының бер начары булган кебек, мул уңышка сөенергә дә өлгермисең, ашлык бәяләре төшә башлый. Быел да искәрмә булмады. Бүген арпаның бер тоннасы – 11 мең сум, бер тонна арыш — 10 мең сум, бер тонна бодай 13 мең сум чамасы йөри. Сатып алучыга сөенеч, билгеле. Игенчегә – көенеч.

Марат Җәббаров уңыш җыеп алынган көннәрдә кисәк кенә ашлык бәяләре төшүне гадәти күренеш дип саный. «Урып-җыю вакытында бәяләр кимү ел саен күзәтелә. Бүген илдә ашлык җитәрлек, тәкъдим күп, шуңа шулай. Ашлыкны саклауга салгач, аның бәясе барыбер артачак. Күпмегә икәнен әйтә алмыйбыз. Бераз сабыр итәргә, сату урынын эзләргә кирәк. Экспорт буенча да эш алып барабыз. Иран юнәлешен карыйбыз. Әле күптән түгел безнең делегация шунда булып кайтты», – диде министр.

Бүгенге вазгыятьне исәпкә алып, сатылган икмәккә субсидияләтә кайтару өчен, Россия хөкүмәте резерв фондыннан өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул иткән. Бу ярдәмне алу өчен, хуҗалыклар «Зерно» федераль системасында теркәлгән булырга тиеш. «Бу максатка барлыгы 1,3 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Акчаларны быел дүртенче кварталда бирү планлаштырыла», – диде Җәббаров.

Министр сүзләренә караганда, дәүләт ашлык фондына Татарстаннан 300 мең тонна ашлык сатып алачаклар. Бу да, үз чиратында, ашлык бәяләрен җайга салырга ярдәм итәр, дип көтәләр.

Уңыш җыеп алу белән генә кырларда эш тәмамланмый. Бүген республиканың биш районы кукуруз урырга керешкән. Көнбагыш, рапсны да урнаштырып өлгерәселәре бар. «Ун районның җидесе шикәр чөгендере алуга кереште. Гомуми 50 мең гектарның 7,9 мең гектары, ягъни 16 проценты урып җыелды. 240 мең тонна чөгендер казып алынган», – ди Марат Җәббаров.

Тулаем алганда, бүген республика үзен иң кирәкле азык-төлек белән тулысынча тәэмин итә ала. Республикада яшәүче 3,9 млн кешене тәэмин итәр өчен, кимендә 350 мең тонна бәрәңге, 78 мең тонна кыяр һәм помидор, 268 мең тонна ит, 100 мең тонна шикәр, 46,7 мең тонна көнбагыш мае, 1,3 млн литр сөт һәм 1 млн данә йомырка кирәк. «Корылык белән истә калган 2021 елда да бу ризыклар белән тәэмин ителеш 108 проценттан 195 процентка кадәр иде, быел да җитештерү күләмнәре саклана», – диде Марат Җәббаров.

Иң күп уңыш җыйган районнар

Район Сугылган иген (мең т) Уңыш (ц/га)
Арча 215,1 39,2
Тәтеш 214,7 48,6
Буа 203,4 39,1
Мөслим 200,7 39,1
Минзәлә 199,9 45,7
Сарман 195,1 40,5
Спас 175,3 37,7
Актаныш 174,8 38,7
Тукай 167,4 41,8
Чистай 164,4 35,4

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү