Нишләтергә сине, бюджет?

 Санкцияләр һәм Украина конфликтына бәйле рәвештә федераль бюджетны формалаштыру катлауланды. Махсус хәрби операция бик зур акча сорый. Финанс министры Силуанов әфәнде язгы якта ук бер көнгә бер миллиард доллар акчаның хәрбиләр өчен тотылуы турында әйткән иде. Бу сан хәзер үскән дә булырга ихтимал.

Экспорттан бик күп табыш керә, билгеле. Көнбатышлылар Россиядән углеводородларны кыйммәткә сатып алып, аның армиясенә булышабыз дип гел зарланалар. Әмма, бердән, ул табыш инде кими башлады, икенчедән, доллар һәм евроны тотып булмый диярлек. Исәпкә бар, санга юк. Өченчедән, сумның долларга карата курсының югары торуы бюджетка суга. Финанс министрлыгы, бюджет кагыйдәсен яңадан эшкә җигеп, сумны көчсезләндерергә тели, әмма бу барып чыкмый. Хөкүмәт чиновникларының байтагы бюджет кагыйдәсенә каршы. Аларның позициясе аңлашыла һәм дөрес тә. Валютаны капчыкка тутырып кую бер дә юньле эш түгел инде, үсеш өчен тотарга кирәк. Аннан соң хәзер сумны юаньга алыштырмакчылар бит инде. Чиновниклар бу мәсьәләдә дә уртак тел таба алмыйлар. Президент киңәшчесе Максим Орешкин сумны доллар һәм евро белән генә алыштыруны куәтли, башка валюталар кирәкми дип бара. Силуанов исә резервларны алтыннан, юаньнан һәм дус илләр валюталарыннан туплау яклы.

Президент администрациясендәге һәм хөкүмәттәге күп кенә түрәләр бюджет кагыйдәсе Россиягә каршы эшли дип шаулыйлар. Резервлар җыеп «финанс мендәре» ясау булышмады бит инде, резервларны бикләделәр дә куйдылар. Кытай юане да ышанычлы түгел. Пекин Мәскәүнең туплаган юаньнарны «финанс мендәре» итеп файдалануына хәзер үк ризалык бирми. Сумны юаньга әйләндереп була булуын, киләчәктә ул резервны файдаланып кына булмаячак. Башка дус илләрнең валюталарын саклау да хәвефле. Дус булсалар да, алар барысы да икенчел санкцияләрдән куркалар. Дирхәмнәрдә резерв тупларсың, ә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре аларны АКШ таләбенә буйсынып, туңдырып куймас дигән гарантия юк. Финанс мәсьәләләренә багышланган Президент үткәргән киңәшмә дә мәсьәләгә ачыклык кертмәде. Путин бюджет кагыйдәсен искә алып та тормады. Кремльдә түрәләр арасындагы бәхәсләрне яхшы беләләр, әмма бер якны да куәтләмиләр.

Киләсе ел бюджетын формалаштыру шуңа күрә бик катлаулы булып кала. Финанс хакимиятләре сумның йомшаруын телиләр. Зәгыйфь сум бюджет дефицитын капларга булышыр дип уйлыйлар. Әмма сум бирешми, һаман да нык булып калуын дәвам итә.

Үзәк банк бу атнаның җомгасында да тагын бер тапкыр милли валютаның тез астына сугарга ниятли. Төп ставка тагын түбәнәйтеләчәк. Моңа берәү дә шикләнми. Процентны 0,5кә киметерләрме, 0,25кә генәме, сорау шул рәвешле генә куела. Росстат, уналтынчы атна инде дефляция бара, дип игълан итә. Финанс хакимиятләре арзанлы кредит өләшеп, дефляцияне туктату турында хыялланалар. Аларның бу планнары ничегрәк тормышка ашар – хәзергә әйтү мөмкин түгел. Дефляцияне үсеш өчен файдалану турында берәү дә уйламый. Тапталган җиңел юлдан барырга телиләр.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү