Рекордлы күрсәткечләр: «Август-Лениногорск» агрофирмасы гектарыннан 88,5 центнер көзге бодай җыеп алган

Без Лениногорск районын нефть төбәге буларак кабул итәргә күнеккән. Тик соңгы бер-ике елда район авыл хуҗалыгы, аерым алганда, игенчелек буенча яхшы күрсәткечләргә ирешеп килә. Өч ел элек бирегә «Август-Лениногорск» агрофирмасы килеп, 35 мең гектар җирдә игенчелек белән шөгыльләнә башлый. Бу – районның авыл хуҗалыгы җирләренең 50 проценты дигән сүз. Уңыш сере нидә?

 Электрон сервис

Ашлык кырлары, техника һәм игенчеләр уч төбендә шикелле. Оешма белгечләре Җир шарының кайсы гына почмагында булсалар да, кырлардагы барлык мәгълүмат телефон экранында күрсәтелә. «Август-Лениногорск» агрофирмасында әнә шундый замана таләпләренә туры килә торган программа эшли.

«Август-Агро» идарәче компаниясенең мониторинг һәм контроль бүлеге җитәкчесе Дмитрий Шаплыко сөйләвенчә, электрон сервислар барлык кырларны күзәтеп, эшне планлаштырырга ярдәм итә. Кайда нәрсә чәчелгән, узган ел монда нәрсә үскән, күпме ашлама кертелгән, никадәрле уңыш җыеп алынган, культуралар кайчан тишелеп чыккан һәм ничек үсә, күпмесе җыеп алынган, техника кайда эшли һәм күпме ягулык тотылган, нинди тизлек белән хәрәкәт итә, кайсы комбайнчы никадәр ашлык суктырган, амбарга күпме күләмдә икмәк кайткан… Хәтта тракторчы яки комбайнчының туктап ял итеп алуына кадәр барысын да бер экранда күзәтергә мөмкин. Чөнки, бөтен авыл хуҗалыгы техникасына GPS җиһазы һәм ягулык күрсәтүче куелган.

– Һәр кырның үз карточкасы бар. Биредә барлык мәгълүмат тупланган, – дип аңлатты Дмитрий Шаплыко. –  Элек теге яки бу кырдагы хәлне белеп торыр өчен, агрономга гел йөреп торырга кирәк иде. Хәзер исә менә шушыннан гына да карап була. Мәсәлән, теге яки бу басудагы күрсәткечләр кинәт кенә төшеп китсә, белгеч машинасына утыра да шул урынга бара.

Анализ нәтиҗәләре буенча кайсы орлыкның яхшырак үсүен, ашламаны күпме кертергә кирәклеген, һава торышының нинди йогынты ясавын да ачыкларга мөмкин. Мәсәлән, аналитик нәтиҗәләр буенча, ашлама кая күбрәк кирәк – чәчү вакытында техника минераль матдәләрне автоматик рәвештә шунда күбрәк кертә. Сүз уңаеннан, идарәче компаниянең үз метеостанцияләренә кадәр бар. Алар агрономнарга бик нык ярдәм итә. Шунысы әһәмиятле: әлеге программадан җитәкчелек, агрономнар, инженерлар гына түгел, механизаторлар да файдалана ала.

Комбайнчылар үзләре ничек кабул итә соң мондый зур игътибарны? Агрономнар әйтүенчә, аларның үзләренә дә уңайлы, чөнки техника ватылган очракта, программа төзексезлекнең сәбәбен әйтеп бирә, теге яки бу эшне эшлисен алдан кисәтә.  «Нәтиҗә безне куандыра. Уңдырышлылык республиканың уртача күрсәткечләреннән зуррак», – диде белгеч.

 Җирне эшкәртмичә чәчү

Әйтергә кирәк, район үзенең таулы рельефлары белән үзенчәлекле. Биредә без тип-тигез, эшләр өчен уңайлы кырларны бик сирәк очраттык. Күпчелеге таулы-чокырлы, ташлы һәм кыялы. Шуңа күрә Лениногорскида эшләүче механизаторлар турында, чын виртуозлар, диләр.

Безне исә Иске Шөгер авылы тирәсендәге гадәти булмаган кырга алып бардылар. Быел биредә гектарыннан 88,5 центнер (!) көзге бодай җыеп алганнар. Район өчен моңа кадәр күрелмәгән рекордлы күрсәткеч бу. Әлбәттә инде, без моның сере белән кызыксындык. Эш шунда ки, биредә культураларны җирне сөрмичә генә чәчәләр. «Август-Агро» идарәче компаниясен әлеге технологияне Татарстанда беренчеләрдән булып кулланучы дип әйтеп булмый, тик шундый зур масштабларда эшләүчеләр башка юк. Республикада 190 мең гектар җир no-till (ноу-тилл) технологиясе буенча эшкәртелә. Ягъни оешма эшли торган барлык тугыз районда да культураларны җирне эшкәртмичә генә чәчәләр.

Болай итеп эшләүнең өстенлекләре нидә соң? «Август-Агро» идарәче компаниясенең көнчыгыш төбәге буенча баш агрономы Илнар Харисов аңлатуынча, беренчедән, мондый ысул белән утыртканда җир дымны саклый, уңдырышлылыгы арта. Экология ягыннан да җир өчен файдалы. Ягъни җир катламнарына зыян килми, микроорганизмнар барысы да үз урынында кала. Җил, кояш туфрак катламын киптерми. Углекислый газ азрак оча. Икенчедән, чыгымнар һәм ресурслар ягыннан отышлы. Ягулыкка, техникага, запас частьларга чыгымнар 30–40 процентка кими.

Илнар Харисов аңлатуынча, болай итеп эшләгәндә аерым бер шартларны үтәргә кирәк. Беренчедән, культураларны ел саен аралаштырып утырталар: рапс – язгы бодай –көнбагыш – көзге бодай. Аларның һәркайсының үз бурычы бар. Кайберләре туфракны йомшарта, икенчеләре тирәнәйтә. Бер культураны алгач, икенче елга бераз юнәлешен үзгәртеп, икенче культураны турыга чәчәләр. Икенчедән, «КамАЗ» кебек авыр йөк машиналары бервакытта та иген басуларына керми. Ягъни комбайн бункерлары җиңелрәк техникага бушатыла да, юл читендә көтеп торган йөк машинасына төялә.

Лениногорскида әлеге технологияне өченче ел кулланалар. Тик көтелгән нәтиҗәләрне алыр өчен, берничә ел сабыр итәргә кирәк, ди белгечләр. Шул вакыт эчендә туфракның уңдырышлы өске катламы барлыкка килергә тиеш икән.

Ферма

Соңгы ике елда районда сөт күләме дә ике тапкыр арткан. Быел исә Ялтау авылында 400 башка исәпләнгән яңа ферма ачылган. «Август-Лениногорск» җәмгыятенең директор урынбасары Фоат Саматов сүзләре буенча, моңа кадәр авылда ике ферма булган. 1,5 ел эчендә «карусель» системасындагы ферманы сафка бастырганнар.

– Таналарның бер өлешен – Германиядән, бер өлешен Воронеждан алып кайттык. Алар бозаулап, терлекләр саны артты. Сыерлар көненә өч тапкыр савыла. Элек бер сыер тәүлегенә 12 литр сөт бирә иде, хәзер 28 литр сөт савып алабыз. Мондый күрсәткечләргә терлекләрнең туклану рационын үзгәрткәч ирештек, – диде Фоат Саматов.

Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы башлыгы:

– Беренчедән, районда сыерлар саны кимеде, ә сөт күләме артты. Икенчедән, «Август-Лениногорск» агрофирмасы яңа фермалар төзеде, искеләрен төзекләндерде.  Бу безнең өчен бик яхшы. Оешма килү белән районда игенчелек культурасы үзгәрде. Яңа технологияләр куллану нәтиҗәсендә, елдан-ел уңдырышлылык арта. Без районга килгән инвесторлар алдына бурыч куябыз: халыкка да социаль ярдәм күрсәтелергә тиеш. Һәм моны сизәбез дә. Матди ярдәм күрсәтә, терлек азыгы бирә, үзләренә зыянга булса да, халыкка кирәк кадәр салам, печән кырларын тәкъдим итә. Кыскасы, бер-беребезне аңлап эшлибез.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 

 


Фикер өстәү