Марат Кәбиров: «Ркаил Зәйдулла дәшми калса, Зифа Кадыйрова ниндидер сүз әйтсә, сәер тоелыр иде»

Китап нинди булырга тиеш? Аны нәрсә сата? Без бу мәсьәләгә җитәрлек дәрәҗәдә кагылып уздык инде. Кабатланып тормыйм. Әйе, аның тышлыгы матур, эчтәлеге яхшы, исеме кызыктыргыч һ.б. булырга тиеш. Ләкин боларның барысын да икенчел яссылыкка күчерүче бер феномен бар, ул – язучының исеме. Исемнең ничек яңгыравы да кирәк инде, шуңа күрә кайберәүләр ата-инәләре кушкан исемнән баш тартып, яңгырашлырак псевдоним юнәлтү ягын хәстәрли. Ләкин әлегә сүз авторның шәхесе, укучының аны ничек итеп, кем дип күз алдына бастыруы турында.

Нилектән шулай киләдер инде ул, татар укучысы өчен язучының әсәрләре генә түгел, ә кем, нинди шәхес булуы да мөһим. Хәтта шәхеснең зурлыгы беренчелрәк тә бугай әле. Башка халыкларда бу бик үк мөһим түгел шикелле, бәлки мин генә белеп бетермимдер. Менә Әнгам Атнабаевны гади кешеләр аңларлык дәрәҗәдә язганы өчен генә түгел, ә катлаулы чорларда да үз телен үзгәртмичә, татарча язып, татарча сөйләшеп, әйтер сүзен дөреслекнең күзенә карап әйткәне өчен яраттылар. Ул үзенең башбирмәс рухы, баш китәрлек фикерләрен дә юморга төреп бирә белүе белән бүтән каләмдәшләреннән кискен аерылып торды.

Чордаш әдипләребездән Ркаил Зәйдулланы мисалга китереп карыйк. Ул да гадәти язучы гына түгел, фикер иясе, төрле сәяси, милли вакыйгаларга карата үз карашын ачыктан-ачык белдереп баручы зур шәхес. Кайчагында фикерләре бик уйланылган, кайчагында артык кискен була. Ләкин ул боргаланмый, дөресен әйтә, һич югында үзе инанган дөреслекне җиткерә. Һәм аннан шуны көтәләр дә. Ниндидер вакыйгалар уңаеннан үзе башлап сүз кузгатмаса, журналистлар килеп фикерен сорый. Укучыларның күз алдында ул хөр фикерле, ирек сөючән, сүз халык-милләт мәнфәгатьләре турында барганда яклап чыга алырлык кыю шәхес булып яши. Аны менә шуңа яраталар, хәтта бер генә шигырен укымаган кеше дә: «О, ул бит зур шагыйрь!» – дип соклана. Шәхеснең үзенчәлеге аның әсәрләрендә дә чагылыш таба. Һәм аны бүтән каләмдәшләреннән кискен аерып куя. Язучының менә шундыйрак үзенчәлеген бүген заманча итеп «автор бренды» дип йөртәләр. Үзенчәлек яки бренд төрлечә була. Ркаилның фикерен, яклау сүзен көтсәләр, мәхәббәт турында егылып ятып укырлык китаплар яза торган популяр язучы Зифа Кадыйровадан берни дә көтмиләр, аннан бары тик елатырлык әсәрләр генә көтәләр. Бу җәһәттән Зифаның бренды иң отышлысы, җайлысы. Сәяси яки милли мәсьәләләрдә нәрсәдер әйтсә, бу бераз гайре табигый булып ишетелер иде. Һәм ул әйтми дә. Чагыштыру өчен монысы… Әгәр Ркаил Зәйдулла дәшми калса яки Зифа Кадыйрова ниндидер сүз әйтсә, сәер тоелыр иде. Менә шундый үзенчәлек инде. Бренд.

Автор бренды үз укучысына якын булырга тиеш. Ркаил Зәйдулла иҗатын аң-белеме дә, зәвыгы да югары дәрәҗәдәге (яки үзләрен шулай бәяләгән) кешеләр үз итә. Болар үзләре дә җәмәгать эшендә катнаша, төрле вазыйфалар алып бара һәм автордан да әсәрләр язу гына түгел, ә җәмәгать эшлеклесе булуны көтә. Кайчагында таләп тә итәләр. Ә Зифа Кадыйрова китаплары хәреф таныган һәр кешегә аңлашыла. Шуңа күрә аны савымчылар да, сатучылар да, хуҗабикәләр дә, нечкә күңелле ирләр дә яратып укый. Мондый укучылар җәмәгатьчелек алдына басып чыгыш ясый, теге я бу вакыйга уңаеннан фикер белдерә торган кавем түгел һәм авторга таләпләре дә гади генә. Кыскача гына әйтсәк, автор укучылары өчен «үз кеше» булырга тиеш. Хәтта күпмедер дәрәҗәдә аларның уй-фикерләрен чагылдыручы, ә вакыты белән юнәлеш бирүче, әйдәүче, юатучы, уйландыручы, сабак бирүче, канат куючы. Язучы шәхесе укучыга никадәр якынрак, аңа шул дәрәҗәдә ныграк тартылалар, яраталар, хәтта кайбер җитешсезлекләрен дә гафу итәләр.

Язучыны укучылар өчен шәхес буларак ачуның иң отышлы юлы – әдәби очрашулар. Әле күпләр синең китабыңны укымаган, кайберләре хәтта барлыгыңны да, кемлегеңне дә белми, я вакыт үтерергә, я иптәшләренә ияреп кенә килгәннәр. Син үзең, иҗатың турында сөйлисең, сорауларга җавап бирәсең, кыскарак әсәрләреңне яки романыңның берәр өзеген укып күрсәтәсең. Кыскасы, укучыларың яки китабыңны укырга мөмкин булган кешеләр белән аралашасың. Әгәр ихлас булып, аларның йөрәгендә үз ояңны үрә аласың икән – җиңдем дип уйларга мөмкин. Алар синең китапларыңны алачак, иҗатыңны күзәтеп барачак.

Популяр язучыларның кайсын гына алсаң да, аларның бер уртак ягын табасың – барысы да очрашулар үткәрә. Мин тагын үзем яраткан Атнабайны мисалга китерәм инде, Башкортстанда ул булмаган бер генә авыл да юк иде. Үзен күреп белгәч, шигырьләре дә якын булып тоела инде, һәр төбәкнең һәрбер кешесе аның турында сүз барганда: «Ә-ә, мин бит аны беләм, ул килде безгә. Сәхнәдән чыгыш ясаганда хәтта миңа озаграк та карап торды әле», – дип әйтә ала.

Әдәбият сөючеләр белән очрашулар вакытында авторның китапларын да күп алалар. Үзем белән булган очракны алданрак әйтеп үттем инде. Хәзер бөтенләй башка кеше, бүтән милләт язучысы турында сөйлисем килә. Тайфур Сәгыйтов. Башкорт язучысы ул, сирәгрәк яза, әллә нинди премияләре дә юк бугай, артык данлыклылардан да исәпләнми. Мин белгәндә шулай иде инде, аралаша торган кешем түгел, бәлки, хәзер бүтән төрлерәктер. Менә шул язучының «Дусның хатыны» дигән романы бар. Әйбәт әсәр. Лев Толстой колачы да, Достоевский тирәнлеге дә юк анда, ләкин бик мавыктыргыч, тирән кичерешле, ихлас. Авторның үзен дә бик чибәр егет дип булмый, кечкенә буйлы, йөз-биткә дә артык әллә ни түгел. Менә шул кеше белән очрашу оештырдылар. Теплоходта бу. Темадан читкә китү кебек тоелмаса, мин бер киңәш бирергә телим: укучылар белән очрашуларны мотлак теплоходта яки корабльдә оештырырга кирәк, чөнки тирә-якта су, беркем дә чыгып качалмый.  Мин ул чорда яшь һәм бик популяр идем. Бу очрашуга да барырлык башка урыным булмаган өчен генә кердем. Һәм ул миңа бик зур сабак булды. Тайфур агай шундый ихлас, үзеннән дә әйбәтрәк булырга тырышмый, кыланмый, хәтта иң мәкерле кебек сорауларга да сабыйларча беркатлылык белән җавап бирә. Аның беркатлылыгы, ихласлыгы теге мәкерне эретеп юкка чыгара. Кыскасы, ул мине сокландырды. Әсир итте. Һәм әлеге әсәрне «Агыйдел» журналында басылган чагында ук укуыма карамастан, аның китабын мин сатып алдым. Махсус күзәтеп барганым юк, әмма Тайфур Сәгыйтовның берәр яңа китабына юлыксам, мин аны мотлак алачакмын, укыячакмын. Яшьлегемдә калган шул бердәнбер очрашу тәэсире бу. Менә нинди кодрәткә ия ул язучының үзе белән очрашу!

Моны барысы да беләдер инде. Һәрхәлдә, чит илләрдә аны бик еш һәм уңышлы кулланалар. Ниндидер язучының китабы чыга икән, әйтик, Стивен Кингныкы, Американың бик күп шәһәрләре буйлап аның белән очрашулар үткәрәләр. Кинг үзе дә маладис, коточкыч жанрындагы әсәрләр язуына карамастан, ул очрашулар вакытында юмористка әверелә, залны рәхәтләндереп көлдерә, авызына гына каратып тота. Кумирларының өлкән яшьтә дә дәртле һәм шат икәненә сөенгән укучылар аның китапларын чират торып ала, автографлар куйдыртырга тырыша. Барысы да гади генә кебек…

Менә мондый алымнарны безгә дә кулланырга кирәктер. Әллә ни зур чыгымнар да таләп итми бит инде ул. Укучы үз язучысын күрергә, аны шәхес буларак хөрмәт итәргә тиештер. Шул чагында укучы белән язучы, халык белән китап арасы тагы да якыная төшәчәк. Китапка кызыксыну уятучы иң зур көч ул – язучының исеме. Шәхесе. Заманча кыландырып әйтсәк, язучы бренды. Бренд дигән сүзне мин бик яратмыйм. Һәр язучы ШӘХЕС булырга тиеш.

Марат Кәбиров

Марат Кәбиров: «Язучы өч айда эшләгән акчаны шабашник өч көндә эшли! Кайсының дәрәҗәсе зуррак?»


Фикер өстәү