«Кем син, Айдар бабам?»: «ВТ» журналисты Фәния Әхмәтҗанованың туган авылы турында китабы дөнья күрде

Моннан берничә көн элек Яшел Үзән районының Айдар авылында «Кем син, Айдар бабам?» дип исемләнгән саллы хезмәтне тәкъдим итү булды, шулай итеп, авыл тарихы барланды, нәтиҗәләр ясалды, киләчәк буынга уйланырга җирлек булдырылды. Тикмәгә генә халкыбыз: «Тарих ул – тормышның көзгесе дә, остазы да, тарих ул – халкыбыз язмышы», – димәгән. «Үткәннәре белән тормыш якты, киләчәге белән кадерле», – дип тә өстәлә.

Китапның авторы – Айдар авылында туып-үсеп, шуннан зур тормышка юл алган хезмәттәшебез, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Кәбир кызы Әхмәтҗанова-Сафина. «Без архивтан җыелган материаллардан тыш, күбрәк авыл халкы истәлекләреннән файдаланырга тырыштык. Моның сәбәбе дә бар. Архивка эләккән документлар әле үз көнен көтеп ятарга да мөмкин. Ә өлкән яшьтәге авылдашларыбыз белән берәм-берәм хушлаша барабыз. Шуңа да аларны сөйләтеп калырга ашыктык,  китапны авыл халкы белән бергәләп яздык. Бар әле, бар авыл тарихы дип, әби-бабайлар истәлеге дип янып-көеп йөрүчеләр, – ди ул. – Бу эшкә без, ничектер, дәррәү кузгалдык.  Бервакыт шулай авылдашыбыз Фәннур Зыятдинов шалтыратып, авыл турында китап чыгарырга кирәк иде, дигән фикере белән уртаклашты. Аңа бу тәкъдимне «Казань горгаз» оешмасы җитәкчесе Гусман Низаметдинов җиткергән икән. Аның әнисе Әминә апа – тумышы белән Айдар авылыннан. «Кем син, Айдар бабам?» китабын нәшер итәргә дә Гусман Мәксут улы матди ярдәм күрсәтте. Нәкъ шул вакытларда тагын бер авылдашыбыз Гөлчәчәк Гарифуллина элемтәгә чыкты. Әтисе, Айдар мәчетенең имам-хатыйбы Юныс абый Гарифуллин, үзендә булган истәлекләрне барлап, китапчык чыгарырга ниятләгән икән. Без үзара сөйләштек тә, вакланып тормадык, күләмле китап чыгару эшенә керештек. Язу-сызуга оста кешеләр, дип Наҗия апага, Рәфхәт абыйга, Нурия апага, Иршадия апага мөрәҗәгать иттек һәм ялгышмадык».

Китапны тәкъдим итү чарасында Татарстанның атказанган икътисадчысы, төбәк тарихын өйрәнүче Вячеслав Данилов Айдар халкына «хөрмәтле авылдашлар» дип мөрәҗәгать итте. Тумышы белән Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылыннан ул үзе. Хикмәт шунда: риваятьләрдә сөйләнгәнчә, Вячеслав Власовичның туган авылына нигез салган Хуҗа Хәсәннең олы улы Күгәй исемле булган, аның балалары – Күгеш, Айдар һәм Ислам. Алар барысы да шушы тирәдә үз авылларына нигез салганнар. Айдар авылы беренче тапкыр ревизия вакытында 1721 елда теркәлгән.

Чукындыру чорында Хуҗа Хәсән авылындагы мәчетне Айдарга күчергәннәр. Ул  халыкның көчле рухлы булуы, каршы тора алуы аркасында тирә-якта манарасы киселмәгән бердәнбер иман йорты булган. Айдар халкы бабалары авылына да эзен суытмаган. Әле соңгы көннәргә кадәр каберен зиярәт кылырга йөргәннәр, бу хакта яшьләр дә яхшы белә. «Минем күптәнге хыялым тормышка ашты, – ди Вячеслав Власович. – Бу якларга күптән киләсем килеп йөри иде. Хуҗа Хәсән белән Айдарны, һичшиксез, туганлык җепләре бәйли».

Тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗин авыллар тарихына мөнәсәбәтле китапларның елдан-ел, көннән-көн арта баруына шатлануын белдерде. «Минем архивта да алар хәтсез җыелды инде, «Кем син, Айдар бабам?» китабында авылга бәйле һәр гаиләнең тарихы тасвирланган, мине ул шул ягы белән үзенә бик нык җәлеп итте. Ифрат зур күләмле, колачлы гамәл кылынган», – дип бәяләде тарихчы-археолог галимебез.

Фәния Әхмәтҗанованың авылдашларына китаптан тыш тагын бер бүләге бар иде: аның «Айдарым» шигыренә сабакташы, Татарстанның атказанган артисты Тәслимә Низами көй язган һәм җыр халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Мостафина тарафыннан беренче тапкыр яңгырады, хәзер инде айдарлылар авылларының җыры булу белән дә горурлана. Гомумән, чара тарихны барлау, хәтер-хатирәләр, җыр-музыка белән аралашып барды. Рәшит Сабиров, Резедә Шәрәфиева, Рафинад Сәлахов кебек сәхнә йолдызлары авыл халкына көч-дәрт, илһам өстәде.

Авыл мәчете каршында имам Юныс хәзрәтнең догасы белән башланган күркәм чара дога белән төгәлләнде дә.

– Алагаем зур Җир шарының кечкенә генә бер ноктасы – кендек каны тамган туган җирнең тарту көче турында мин бик еш уйланам, ерак юлдан кайтып килгәндә бу хисләр аеруча калкып чыга, йөрәккә сыеша алмый башлый. Шундый вакытларда әллә нинди яхшылыклар эшлисе, авылны яңартасы, яшәтәсе килә, – дип фикерләре белән уртаклашты хезмәттәшебез Фәния Әхмәтҗанова. – Минем авылдашларым өчен ике зур эш башкарырга ниятем бар иде. Аның берсе – авылларыбыз уртасындагы клубны яңарту, икенчесе – халкымны тарихлы итү. Икенчесе менә үтәлде. Беренчесе исә, зур хезмәт куелса да, мин уйлаганча барып чыкмады. Югыйсә бу теләкне тормышка ашырырга бер генә адым калган иде. Дүрт ел буена бер бусагадан икенчесенә йөри торгач, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов (бүгенге чарада ул да катнашты) ярдәме белән финанс мәсьәләсе хәл ителде. Әмма яңа мәдәният комплексы ике авыл уртасына салынмады. Күрәсең, мәчет манарасын кистерттермәгән әти-бабаларыбыз кебек бердәм, көчле ихтыярлы булып җитә алмадык. «Кем син, Айдар бабам?» китабы, тарихыбызны барлау белән бергә, һәрберебезгә кем икәнлегебезне белергә дә ярдәм итсен иде дигән теләктә мин».

Тарихы барның киләчәге бар, дип юкка гына әйтелмәгән. Тормышның мәгънәсен яши-яши аңлыйсың. Тарих исә тузмый да, югалмый да, бары тик байый гына бара. Айдар авылында узган чара да, кайда гына гомер итсәң дә, авылдашлар белән бер сулышта яшәүнең үтемле, күркәм үрнәге булды.

Габделбәр Ризванов


Фикер өстәү