Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Фәләстыйн делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Фәләстыйн делегациясе Казанга Россия Федерациясенә визиты кысаларында килгән.
Очрашуда 2014 елдан Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Президент ассызыклаганча, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең төп бурычлары арасында: Россияне Ислам дөньясы белән мәдәният-цивилизация нигезендә якынайту процессына ярдәм итү, икътисадый хезмәттәшлекне җайга салу, яшьләр һәм иҗтимагый оешмаларның хезмәттәшлеген киңәйтү. «Төркем кысаларында бездә зур эш алып барыла. Безнең Фәләстыйндагы коллегаларыбыз да актив катнаша», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты республика Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына керүче илләр белән актив хезмәттәшлек итә, дип тә өстәде. Быел Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелде. Шулай ук ел саен ИХО ярдәме белән Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты уза.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat