Марат Кәбиров: «Китапны укучыга якынайту юллары бик күп»

Китапны укучыга якынайту юллары бик күп. Китап таныту, пиар, маркетинг, реклама, тагын әллә нәрсәләр… Тик мин болар турында лекция укырга җыенмыйм, шуңа үземә кагылган һәм сизелерлек нәтиҗәгә китергән хәлләр турында гына сөйләрмен. Шулай кызыграк булыр.

Әдәби бәйгеләрне, һәртөрле иҗади конкурсларны да китапны һәм әдәбиятны популярлаштыру ысулларына кертергә мөмкиндер. Иң үтемле ысуллар рәтенә. Чөнки мондый чараларда һәрвакыт интрига була, «Кем җиңеп чыгар?» дигән кызыксыну ул хәтта моңа кадәр әдәбиятка артык исе китмәгән кешеләрне дә җәлеп итәргә сәләтле. Бәлки, миңа гына шулай тоела торгандыр инде, холкым шундыйдыр, чөнки телевизордан аш пешерү буенча ярыш күрсәм дә, «Кем җиңәр икән?» дигән кызыксыну уяна. Катнашучыларның үземә ошаганрагын сайлый, үземне шуның көярмәне итеп билгели башлыйм. Үзлегеннән, акыл-аң катнашыннан башка шулай килеп чыга. Югыйсә ризык пешерү өлкәсе – минем өчен бөтенләй ят нәрсә бит инде. Бәрәңге генә кыздыра беләм. Анысын да әле хатын юып, әрчеп, турап, табага салып бирсә генә. Хәер, мин генә түгелдер… Күзәткәләгәнем бар, урамда ике эт яки песи, ата каз, әтәч сугыша башласа да, тукталып күзәтергә тотынучылар бихисап. Әлбәттә, кеше җыелып тормый инде, һәркемнең үз эше бар, һәркем ашыга. Ә «Кем җиңәр икән?» дигән кызыксыну беркая да китми.

Спорт ярышларының һәм һәртөрле бәйгеләрнең популярлыгы да шуның белән аңлатыла бугай. Әдәби бәйгеләр дә шундый ук кызыксыну уята. Шуңа да аны төрле рәвешләрдә яңартып, бик күп кулланалар. Элегрәк бездә һәртөрле газета-журналлар әдәбиятның төрле жанрлары буенча бәйге оештыра торган иде. Билгеле бер вакытта, гадәттә, ел ахырында җиңүче авторларны билгелиләр, премия тапшыралар. Җиңүчеләрнең абруе бераз гына булса да күтәрелә төшә, аларның иҗаты белән кызыксынучылар арта. Бик гади бәйге булса да, ул үз эшен эшли. Чаллыда чыгучы «Мәйдан» журналы бер мәлне шушы гади генә әдәби бәйгенең дәрәҗәсен күтәрүче яңалык кертеп җибәрде: җиңүчеләргә бирелә торган премияне исемле итте. Илдар Юзеев исемендәге премия! Яхшы яңгырый бит инде. «Акбабайның туган көне» дигән повесть өчен аны миңа да бирделәр әле. Уфада яшәгән чак. Миңа утыз яшьләр тирәсе. Иҗат та бара инде, популярлык та – Аллага шөкер, премия генә җитми тора, аны бирергә уйлаган кеше дә юк. Вәт, менә Уфаның филармония залында узган бер кичәдә Вахит Имамов белән Факил Сафин шул бүләкне китереп тапшырдылар. Сәхнәгә чакырып, конверт, чәчәкләр белән. Матур сүзләр әйтеп. Мин һәртөрле исемнәргә артык мөкиббән киткән кеше түгел инде. Тик барыбер күңел булып калды. Һәм моның нәтиҗәсе сәгатендә үк күренде. Залда китап сатучылар бар иде, минекен дә алып килгәннәр. Соңыннан Татарстан кунакларына бүләк итәр өчен алырга дип чыксам – бер китап та калмаган, кешеләрнең ябырылуын күреп, ашыгыч рәвештә китерткән берничә пачканы да алып бетергәннәр. Менә бу – нәтиҗә! Хәзер сәбәпләрен аңлыйм, Башкортстанда яшәүчеләр Татарстанга биеклек итеп карый. Менә шул ТАТАРСТАНнан килеп (Үзләре килеп!) ниндидер бер Уфа малаена ТАТАР шагыйре ИЛДАР ЮЗЕЕВ исемендәге ПРЕМИЯ тапшыралар икән, димәк, ул малайның әсәрләре бик үк гади түгел. Димәк, китапларын алырга кирәк. Гади генә татар журналы оештырган гадәти бер бәйге генә дә менә нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Ун-унбиш еллар тирәсе элек «Ел китабы» бәйгесе бик популяр иде. Оештыручылар аны фәкать китап укучылар фикере буенча йомгак ясала торган әдәби ярыш дип тәкъдим итә, ә укучылар өстән-астан төрткәләмичә генә җиңүчеләрне билгели торган иң гадел конкурс дип уйлый, шуңа абруе югары иде. Бер әсәргә дә объектив бәя биреп булмый торгандыр инде ул, жюри әгъзаларының зәвыгына, намусына бәйле барысы да. Монда мәгълүмат китапханәләрдән алына, узган елда чыккан китаплардан кемнекен күпме кеше укыганлыгын билгелиләр. Кемнең китабы иң күп укылган, шул җиңүче була. Барысы да гадел, барысы да күз алдында. Әлбәттә, моның да үз «әтнәке»ләре бар: әйтик, әгәр китабың китапханәләргә таралмаган яки бик аз таралган икән, димәк, син җиңүче була алмыйсың. Хәтта барлык тиражың кыска вакытта сатылып бетсә дә. Ләкин ничек кенә булмасын, бу конкурс гадел дип исәпләнелә һәм аның абруе бик зур иде.

Бу бәйгегә минем китаплар да катнашты, кайсы беренче, кайсы икенче, кайсы өченче урын алды, кайсылары бөтенләй урынсыз калды. Хәзер бу бәйге бөтенләй үк юкка чыкмаган булса, бик нык сүрелә төште бугай инде, шау-шуы ишетелми. Әйбәт эшләгән чакларында аның нәтиҗәсе бик югары була торган иде. 2007 елда минем «Мәхәббәт яңгыры» җиңүче дип бәяләнде. Уфада яшәгән вакыт. Ул чакта китап нәшриятлары тиражның күп кенә өлешен авторның үзенә биреп җибәрә торган иде. Сатсаң сатасың, сата алмасаң, бушлай таратасың, үзең – баш, үзең – түш. Гонорары да кычкырып әйтергә оялырлык булгач, мин сатарга уйладым…

Темадан аз гына читкә китеп, яшь иҗатчыларга васыять итеп калдырырлык сүз әйтәм хәзер. Үзен әдәбиятка багышларга теләгән кеше гомерендә бер тапкыр булса да үз әсәре белән халык алдында чыгыш ясарга һәм үз китабын үзе сатып карарга тиеш. Әдәби осталыкка ирешүнең иң әһәмиятле бер ысулы – шушы. Үз бүлмәңә бикләнеп, кеше күзеннән яшеренеп утырганда син әллә нәрсәләр язарга мөмкинсең. Менә шуны шыгрым тулы зал алдында уку – бөтенләй икенче нәрсә. Русның «один в поле не воин» дигән сүзе бар. Укучыларың белән күзгә-күз калганда, син бер ялгызың һәм син – «воин», әле җиңәргә дә тиешсең. Син зур бер гаскәргә берүзе каршы чыккан сугышчы хәлендә. Яки аларны яулыйсың, яки алар сиңа ябырыла. Һәм сине беркем дә коткара алмый. Коткара алырлык бер генә көч бар, ул – синең әсәрең. Менә шушы халәтне тою өчен, язучы үз укучылары алдында чыгыш ясарга тиеш. Бу сине «китап укучы» төшенчәсе артында ниндидер абстракт нәрсә түгел, ә тере кешеләр, конкрет шәхесләр торганлыгын тоярга, һәр сүзеңне уйлап, нәтиҗәсен чамалап әйтергә өйрәтә. Халык алдына чыккач, син үзеңнең нәрсә язганыңны һәм ничек язганыңны үзең дә аңлыйсың. Гомумән, үзеңнең нәрсә язганыңны чамалау өчен, әсәреңне үз-үзеңә генә булса да кычкырып укып карарга кирәк, әгәр аны үз колакларың да кире кага икән, димәк, нәрсәседер дөрес түгел.

Китап сату да шул чамарак. Әгәр син үз китабыңны үзең дә сата алмыйсың икән, башкалар аны ничек сатарга тиеш? Бу бик гадел караш түгел инде, чөнки билгесез авторның китабын, гадәттә, бушка да алырга теләмиләр. Хәтта ул шедевр булса да. Әгәр кеше сатып алырга әзер түгел икән, аңа беркайчан да китап бүләк итәргә ярамый. Барыбер кадерен белмәячәк. Менә бит нинди четерекле хәл: сата да алмыйсың, бушка бирергә дә ярамый. Ул вакытта китап сәүдәгәрләре өчен мин дә билгесез кеше идем. «Нәрсә турында, кемнәр өчен?» – диләр. Повестьлар җыентыгы инде, кайсы мәхәббәт турында, кайсы – магик реализм, кайсы фантастика жанрына карый. Бөтен нәрсә турында да, кыскасы, бөтен кеше өчен дә… Менә бу китап сатудан килгән беренче сабак булды. Җыентык төзегәндә, автор аны укучыларның аерым бер төренә атап төзергә тиеш. Мәхәббәт турында икән, мәхәббәт турында гына булсын. Фантастика икән, фантастика гына. Шулай эшләгәндә китап үз укучыларын җиңел табачак. Ә бөтен кеше өчен дә язылган китап була алмый. Бәдрәф кәгазе генә ул бөтен кешегә дә ярый, тик аны да сортларга бүләләр.

Китап кибетләре берәр-икешәр данә генә алып калды. Китапханәләргә шул чамарак тараттым. Кайберләре, мине кызганыптыр инде, акча түләде, кайберләре әппәр әйтеп кенә куйды. Аптырагач, гонорар акчасыннан реклама да биреп карадым. Автобуста барганда, Уфадагы китап кибетләренә мөлдерәп карап уздым, минем китапка чират торучылар күренмәде.

Уфада шулай этләнеп йөргәндә, Татарстанда минем өчен могҗиза булган. Теге китапны кибетләрдән дә күп итеп сатып алганнар, китапханәләрдә дә укыганнар һәм ул «Ел китабы» бәйгесендә җиңүче дип табылган. «Казан утлары», «Мәйдан», «Идел» журналларында даими басылган повесть-хикәяләр дә үз эшен эшләгәндер инде. Бәйгегә йомгак ясау бик шау-шулы үтте ул чакта. Газета-журналлардан, радио-телевидениедән дә килгәннәр иде. Казанда кузгалган шушы чараның шаукымы Уфада икеләтә көчле булып яңгырады һәм миңа «иң күп укылучы автор» ярлыгы тагылды. Беркадәр вакыттан соң, китап кибетләре үзләре шалтырата башлады: «Сатылып бетте, тагын китерегез». Башта биш-унны, соңрак берничә пачка ала башладылар.

«Ел китабы» бәйгесе ул – авторларны бүләкләү тантанасы гына түгел, ә китап танытуның, аны укучыга якынайтуның бик үтемле бер ысулы да. Аның эшен сизелерлек итеп җанландырып җибәрергә кирәк иде. Яңа юллар эзләү яхшы, әлбәттә, әмма нәтиҗәсе зур булган чараларның элеккесен дә онытырга ярамый.

Марат Кәбиров


Фикер өстәү