Рөстәм Миңнеханов: «Завод барлыкка килгәч, аннан кулланучылар да булачак»

Татарстанда водород ягулыгында эшли торган заманча судно төзеләчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Санкт-Петербургка эш сәфәре кысасында шул хакта килешү имзаланды. Президент бирегә XI Петербург халыкара газ форумында катнашу өчен килде. Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Татарстанда өч яңа объектны эшләтеп җибәрүдә дә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов иң элек Экспофорум мәйданчыгында оештырылган күргәзмәдә булды. «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов белән бергә ул республика оешмалары һәм югары уку йортлары тарафыннан әзерләнгән экспозиция белән танышты. «КАМАЗ» павильонында «Газпром» оешмасы заказы буенча эшләнгән «КамАЗ-6250» вахта автобусын тәкъдим иттеләр. 32 кеше йөртү генә түгел, яңа кузовта күчмә лаборатория, сөйләшү офисы, медицина кабинетлары, инженерлык үзәге, идарә итү пункты урнаштырырга мөмкин. «Газпром» павильонында исә Рөстәм Миңнеханов диңгез өстеннән пассажирлар йөртү һәм йөк ташу өчен билгеләнгән, үзебездә төзелгән беренче «Ми-171А3» вертолетын карады. Проектта, Казан вертолетлар заводын да кертеп, берничә предприятие катнаша.

Президент Горький исемендәге Яшел Үзән заводы белән Крыловский дәүләт фәнни үзәге арасында килешү имзалау тантанасында да катнашты. Татарстанда водород ягулыгында эшли торган заманча судно төзергә җыеналар. Бу эштә Россиядә әлегә кулланылмаган технологияләрдән файдаланмакчылар.

Петербург халыкара газ форумы кысасында Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Олег Аксютин белән очрашты. Очрашуда республиканың газ инфраструктурасын үстерү, газ-мотор ягулыгы базарын киңәйтү, шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыруның барышына бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Санкт-Петербургка эшлекле сәфәр кылган Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Татарстанда өч яңа газ-мотор инфраструктурасы объектын эшләтеп җибәрүдә дә катнашты. Шуларның беренчесе Биектау районында ачылды. Биредә «Садилово» сыекландырылган табигый газ җитештерү, саклау һәм төяп җибәрү комплексын эшләтеп җибәрделәр. Ул сәгатенә – 1,5 тонна, елга 13 мең тонна чамасы сыекландырылган газ җитештерергә сәләтле. Ул «Газпром сыекландырылган газ технологияләре» (КриоТЗП) оешмасының Татарстанда, Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербургта урнашкан ягулык салу станцияләренә җибәреләчәк.

– Завод барлыкка килгәч, аннан кулланучылар да булачак. Без кысылган һәм сыекландырылган газ табу буенча актив эшлибез. Киләчәккә планнарыбыз зур. Безнең проектларга ярдәм итүләре өчен «Газпром» җитәкчелегенә рәхмәт белдерәсем килә. Экономияләү һәм уңай экологик нәтиҗә – газ-мотор ягулыгының өстенлекләре булып тора. Сыекландырылган табигый газга күчү безнең шәһәрләрнең экологиясен шактый яхшыртачак, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Бу көнне Теләче районында да табигый газны сыекландыру буенча тагын бер комплекс ачылды. Беренче этапның егәрлеге сәгатенә 1,5 тонна тәшкил итә. Киләчәктә аны сәгатенә 6 тоннага җиткерергә җыеналар. Президент катнашында видеоэлемтә аша ачылган объектларның өченчесе Чаллыда сафка басты. Биредә кысылган газ һәм водородта эшләүче ягулык салу станциясе эшли башлады.


Фикер өстәү