Татар теле укытучы Энҗе Әсәдуллина: «Сөйләшү – белү дигән сүз түгел»

Татар теленнән республика имтиханын тапшырган бердәнбер укучы — Әдилә Шәйхетдинованың  укытучысы, Балтач районының Норма мәктәбендә белем бирүче Энҗе Әсәдуллина белән туган телне укытуда кая таба баруыбыз турында сөйләштек.

Туган телебезне өйрәтү өчен сәгатьләр саны җитәме?

– Татар теленә игътибар арта башлаганын сизәбез. Бу республикада тормышка ашырылучы төрле программаларда чагыла. Ләкин җитешсезлекләр дә аз түгел. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре саны җитми. Татар телен белү ул татарча сөйләшә белү дигәнне аңлатмый. Аның үзенең грамматикасы, мең еллык тарихы бар. Менә боларны өйрәтү өчен, дәресләр саны җитеп бетми. Дөрес, өстәмә шөгыльләнәбез, түгәрәкләр алып барабыз.

Дәреслекләр катлаулы, балалар түгел, әтиәниләр дә аңлап бетерми, дигән сүзләрне ишетәбез. Замана әсбаплары белән туган телне күңелгә сеңдерерлек итеп өйрәтеп буламы?

– Без татар мәктәпләре өчен төзелгән программа белән укытабыз. Рус телендә белем алучы балалар да бар. Әлбәттә, соңгы елларда дәреслекләр күпкә үзгәрде. 1 нче сыйныфта укыймы, әллә унберенчедәме, бала – барыбер бала инде ул. Аның күңеле уенга тартыла. Дәреслекләрне төзегән вакытта уен элементлары, картина белән бизәү отышлы. Укучыны куркыта торган булмасын. Дәрес озак үтә, дип, балалар сәгатькә карап утырырга тиеш түгел. Кызыксындыру өчен, этәргеч тә кирәк.

Мин дәрестә кагыйдә ятлатуга каршы түгел. Хәтерне яхшырта бит ул. Моның бер начар ягын да күрмим. Бер генә әйбергә аптырыйбыз без. Мәсәлән, татар теле олимпиадаларына әзерләнгән вакытта, кагыйдәләр төрле чыганакларда төрлечә языла. Кагыйдә ул бер генә төрле булырга тиеш.

Татар теле укыту мәсьәләсендә балалардан бигрәк, әтиәниләрнең мөнәсәбәте гаҗәп. Татар кешеләре каршы чыга үз теленә

– Безнең сыйныфта 20 укучы бар. Дөрестән дә, әти-әниләр җыелышларында “баланың БДИ бирәсе бар, вузга укырга кергәндә, безгә кирәк түгел ул” дигән фикерләр дә яңгырый. Ләкин мин: «Татарлар, кайда гына укыса да, татар булып кала. Киләчәктә балаларын татарча тәрбияләргә туры киләчәк. Шуңа күрә татар теленең матурлыгын, тарихын аңлатырга кирәк. Тәрбия өчен, татар дөньясының киләчәге өчен кирәк бу», – дип аңлатам. Бала татар мәктәбен тәмамлый икән, ул туган телдән имтихан тапшырырга тиеш дип саныйм.

Сәрия Мифтахова

Энҗе Әсәдуллина – район күләмендә 36 җиңүче, 71 призёр, республика олимпиадаларының республика этабында 26 призёр, РФ дәүләт телләре буенча мәктәп укучылары һәм студентларының бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында 3 призёр, татар теленнән Халыкара олимпиаданың йомгаклау турында 3 призёр әзерләгән укытучы.


Фикер өстәү