Аерылмагыз! «ВТ» гаиләләр таркалуга нинди юллар илткәнен ачыклады

Росстат мәгълүматларына ышансаң, Россиядә аерылышучылар саны арткан. Ел башыннан июль аена кадәр 318 мең пар рәсми төстә мөнәсәбәтләренә нокта куйган. 2021 елның шушы ук чорындагы күрсәткеч белән чагыштырганда, 3,3 процентка күбрәк сан бу. Гаҗәпкә калдыра торган тагын бер мәгълүмат: мөнәсәбәтләренә нокта куючылар буенча алдынгылыкта Төньяк Кавказ төбәге тора. Сөендергәне исә – Татарстандагы үзгә вазгыять. Республикада никахлашучылар саны аерылышучыларга караганда күбрәк булуы ачыкланган. «ВТ» исә ныклы гаилә нигезендә ни ятканын һәм аерылышуга нинди юллар илткәнен ачыкларга тырышты.

Авырткан урын

Росстатның тагын бер санлы мәгълүматына күз салыйк. Соңгы 10 елда Россиядә гаилә коручылар саны кими. Әйтик, 2011 елда гомер юлын бергә узарга 1316011 пар килешкән булса, 2021 елда андыйлар саны 923550 генә булган. Гаилә корырга 2020 елда да ашыкмаганнар. Коронавирус пандемиясе котырган чорда никахлашучылар саны 770857 кеше булган. Аның каравы аерылышу статистикасы үзгәрешсез диярлек:  Россиядә ел саен 600 меңләп гаилә таркала.

Татарстан Хөкүмәте дәрәҗәсендә аерылышуга бәйле вазгыять еш телгә алына. Гаилә таркалуга юл куймас өчен, чараларны катгыйландыру буенча тәкъдимнәр дә ишетелә. Мәсәлән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ЗАГС идарәләрендә һәм судларда аерылышу процессын катлауландыру кирәк дигән фикердә. 2016 елда Дәүләт Советы Россия Дәүләт Думасына  закон проекты белән дә чыгып карады. Депутатлар аерылышу срогын 3 айга кадәр озайтырга, гаиләдә балигълык яшенә җитмәгән бала булган очракта, парларның берсе аерылышуга риза түгел икән, гаиләне «дуслаштырырга» кирәк дигән тәкъдимнәрен җиткерде. Әмма федераль дәрәҗәдә алар хуплау тапмады.

Росстатның мөнәсәбәтләргә бәйле быелгы саннары әллә ни сагайтмый анысы. 7 ай эчендә 12810 пар рәсми төстә гаилә булып яши башлаган. Аерылышулар саны – 8654. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, гаилә коручылар саны үзгәрешсез калган, үсеш 0,1 процент кына. Ә аерылышучылар саны 5,5 процентка кимегән.

Шулай итеп республика гаилә коручылар саны буенча Идел буе федераль округындагы төбәкләр арасында беренчелектә тора. Мари Иле белән чагыштырып карасак, бездә хәлләр чынлап та алай ук мөшкел түгел дияргә мөмкиндер. Күршеләрдә 7 ай эчендә нибары 1535 пар никахлашкан.

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов

Яратканга ябышкан, ошамагач – аерылышкан?

Татарстанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе урынбасары Ренат Әхмәтҗанов сүзләренчә, яңа гаилә корганнар өчен иң авыр чор – уртак тормышның беренче биш-ун елы. Сүз уңаеннан, 2021 елдагы аерылышуларның 60 проценты шундыйлар өлешенә тигән.

Араларны ничек ялгап буласын ЗАГС та белми. Ренат Әхмәтҗанов әйтүенчә, бу җәһәттән идарәнең мөмкинлекләре чикле. «Былтыр никахлашучыларның 79 проценты суд карары нигезендә аерылышты. Кайбер җирлекләрдә бу күрсәткеч 100 процентка җитә. Еш кына аерылышу турында карарны суд ир йә хатыннан башка гына да кабул итә. Арча, Мөслим, Баулы районнарында, мәсәлән, гаиләләрнең яртысыннан артыгы шул рәвешле таркалган», – дип аңлата ул. Аерылышучыларның иң күп өлеше 30–39 яшь төркеменә карый икән.

Татарстан Югары суды рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров әйтүенчә, гаилә таркалудан бу процессны катлауландыру саклап калыр иде. Белгеч фикеренчә, аерылышканда медиатор (бәхәсне чишәргә ярдәм итүче өченче нейтраль, бәйсез зат, арадашчы. – Авт.) ярдәменнән файдалану законда ук язылырга тиеш. Мондый ярдәмченең иргә дә, хатынга да аерым булуы мөһим.

– Советлар чорында аерылышучыларга уйлар өчен алты айга кадәр вакыт бирелә иде. Хәзер өч кенә. Аерылышу процессы халык утырышчысы катнашында уза иде. Бу, гадәттә, мөнәсәбәтләренә нокта куярга җыенучыларның эш урыныннан вәкил. Алар бу кешеләрне белә, проблемалары белән дә таныш. Хәтерлим, халык утырышчысы булган кешеләр парны татулашырга өнди иде. Алар хәзер дә кирәк, – дип саный Айдар Галиәкбәров.

Гражданнар эшләре буенча юрист Ләйсән Мортазинаның да фикере суд вәкиленең фикере белән охшаш. Ул да медиаторларны җәлеп итү нәтиҗә бирер иде дип саный.

– Аерылышучыларның санын киметү өчен медиатор ысулын кулланырга кирәк. Әйтик, читтән юрист яллау. Судка кадәр психолог, юрист белән эшләү дә файдалы булыр иде, алар парларга бергә калуның кулайрак булуын аңлатыр иде, – ди ул. – Әгәр дә инде кешеләр аерылышуга барып җиткән икән, һич югы моның уңайсыз, тискәре, алар белмәгән якларын аңлатырга кирәк.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллинаның аерылышуга карата үз фикере. Гаилә коручысы булмагач, аерылышучысы да калмас, дип борчыла ул. Белгеч сүзләрендә хаклык бар: яшьләр гаилә корып, бергә яшәргә ашыкмый.

– Гаилә кору түгел, бала алып кайту турында әйтмибез дә. Күпләр 35 яшькә кадәр бу хакта уйларга да теләми. Юкса репродуктив яшьнең чиксез түгеллеген аңлыйлар да инде, – ди урынбасар. – Минемчә, белем бирү үзәкләрендә гаилә белеме курсы кертелергә тиеш. Әмма ул балалар өчен кызыклы формада булсын иде. Ул көллият, вузларда укытылса яхшы. Аннан, мәктәпләрдә җенси тәрбия дәресе бөтенләй юк. Балаларга бу хакта дөрес һәм төгәл итеп аңлатучы ресурс, белгечләр, программалар да юк.

 

 

 

Белгечләр ни уйлый?

Өйләнгәндә җырлап, өйләнгәч, еламас өчен нишләргә? Аерылышуның төп сәбәпләре нинди? Психология фәннәре магистры, психолог Чулпан Нигъмәтҗановадан шулар турында сораштык.

– Соңгы арада парлар, гаиләләр белән еш очрашырга, алар белән эшләргә туры килә. Шуңа күрә дә бу мөнәсәбәтләргә бәйле сораулар миңа якын, эчке «кухня»сын беләм, – ди белгеч.

Психолог сүзләренә караганда, аерылышу дигән бәла гаиләдәге мөнәсәбәтләр тибының үзгәреше белән тыгыз бәйләнгән. «Кайчандыр гаилә дигән төшенчәнең традицион аңлатмасы бар иде. Аның үз кагыйдәләре, традицияләре булды. Дөнья үзгәргәч, ул да, гаилә мөнәсәбәтләре дә үзгәрми калмый, билгеле», – дип саный Чулпан Нигъмәтҗанова.

Гаиләләр нинди сәбәпләр аркасында таркала соң? Психолог әйтүенчә, беренче урында хатын-кызның икътисади мөстәкыйльлеге һәм социаль тигезлегенең көчәюе тора. «Хәзерге вакытта хатын-кыз үз өстенә бик күпне ала. Җаваплылык аның өстендә, ул барысын да булдыра ала. Шул рәвешле ир-атның «мин-минлеге», ягъни эгосы кими», – дип аңлата ул.

Икенче сәбәп исә  сыйнфый, милли, дини кагыйдәләрдән азат булу. «Хәзер алар артык көчле түгел. Элегрәк гаиләдә бу кагыйдәләр беренче урында тора иде», – ди белгеч.

Өченче сәбәп – аерылышучыларга булган караш. «Хәзер аерылышуга тискәре мөнәсәбәт юк диярлек. Негатив караш кимеде. Киресенчә, җәмгыятькә: «Аерылышкач рәхәт, ирек тоясың, канатлар үскәндәй була» дигән мәгълүмат җиткерелә. Калыплашкан фикерләү юк, кыскасы», – ди Чулпан Нигъмәтҗанова.

Гаиләләр белән эшләгәндә, психолог үзе өчен аерылышуга китерә торган яңа сәбәпләрне дә ачыклаган.

– Сайлаган ярыңа карата зур таләпләр кую һәм аларның чынбарлыкка туры килмәве шулай ук аерылышуга илтә торган бер сәбәп. Мин февраль аенда өйләнешеп, яши башлаган бер гаилә белән эш итәм. Алар очрашып йөргән мәлдә бер-берләре өчен камил, идеал булырга шулкадәр тырышканнар. Гаилә корып, бергә яши башлагач, егет белән кыз булып йөргән чактагы битлекләр салынган. Алар – икесе дә ике төрле кеше, бер-берләренә бөтенләй туры килмиләр икән ләбаса, – дип сөйләде Чулпан Нигъмәтҗанова. – Тагын бер сәбәп – җенси яктан бер-береңне канәгатьләндермәү. Бу хәзер аеруча актуаль. Бу – аерылышуга да, хыянәткә дә илтә торган сәбәп. Матди яктан канәгать булмау да араларны салкынайта. Аннан, уй-фикер, борчуларны, теләкләрне уртага салып сөйләшү дә юк. Менә шул да аңлашылмаучанлыкка китерә. Югыйсә гаилә нигезендә аралашу да булырга тиеш. Мин генә бар, мине генә аңларга тиешләр дип булмый. Кешеләр киләчәкне күрүче дә, экстрасенс та түгел бит.

Чулпан Нигъмәтҗанова әйтүенчә, Татарстанда аерылышучыларның аз булуының да үз сәбәпләре бар.

– Татарстан – гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре үзәге ул. Алар безнең нигезне тәшкил итә, бу кыйммәтләр буыннан-буынга күчеп бара, – дип аңлата белгеч. – Гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә абруен күтәрү буенча эш алып барыла, чаралар оештырыла. Бу да үз җимешен бирми калмыйдыр. Шуны да әйтә алам: хәзерге яшьләр бик акыллы, белемле. Алар гаилә корган очракта да, гаилә эчендә берәр сорау, низаг туа калса, аның асылын аңларга, сәбәпләрен ачыкларга тырыша. Әйткәнемчә, психолог буларак андыйлар белән күп эшләргә туры килә. Төрле алымнар белән гаиләләрне саклап калуга ирешкәнем бар. Тагын бер сәбәп: Татарстанда дини кыйммәтләргә таянып яшәүче мөселманнар күп. Бу  гаилә корганда да зур роль уйный.

Чулпан Нигъмәтҗанова әйтүенчә, алдарак санап үткән сәбәпләрдән тыш,  иртәме-соңмы мөнәсәбәтләрнең бозылуына китерерлек көчләр дә юк түгел. Иң элек бу кешенең шәхси сыйфатларына бәйле икән. «Эгоизм бу очракта бик зур роль уйный. Андыйларга үз-үзләренә: «Миңа минем хаклы булуыммы, әллә мөнәсәбәтләрне саклап калуым мөһимрәкме?» дигән сорауны бирергә киңәш итәр идем. Чираттагы фактор – психологик җәрәхәтләр. Мәсәлән, әти-әниләрнең аерылышуы. Бер-береңә ышанмау, парларның җәмгыятьтә, хезмәт урынындагы дәрәҗәсе, абруе кебек сәбәпләр дә иртәме-соңмы мөнәсәбәтләрнең бозылуына китермәгәе», – ди белгеч.

Бу – кызык! 

Республикада һәр алтынчы никах – катнаш. Бу елның 7 аенда шундый 2464 гаилә теркәлгән. Ул никахлар санының 19,2 процентын тәшкил итә.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү