Әйләнмәсен агуга. Витаминнарны чамасыз куллану нәрсәсе белән куркыныч?

Каш ясыйм дип күз чыкмасын! Сәламәтлекне ныгытам дип күпләп витамин эчү белән мавыгучыларны белгечләр шулай дип кисәтә. Чама хисен югалтсаң, витамин да агуга әйләнергә мөмкин, ди алар. Витаминнарны чамасыз куллану бигрәк тә нәрсәсе белән куркыныч? Казан шәһәренең Тимерьюлчылар поликлиникасының гомуми практика табибы Гөлнара Вәлиуллина шул хакта сөйләде.

– Соңгы арада халык сәламәтлекне, иммунитетны ныгытуга аеруча игътибар итә. Күпләр бу максатта төрле биологик актив кушылмалар (БАД), витаминнарга өстенлек бирә. Аларны, табиб белән киңәшләшмичә, үз белдеклеге белән кулланучылар шактый. Әмма бу бик куркыныч. Файдалы матдә һәм витаминнарның организмга чамадан тыш күп керүе (гипервитаминоз) аркасында кешедә яңа чирләр пәйда булырга мөмкин. Мисал өчен, тимерне артык күп кулланган кеше Альцгеймер һәм Паркинсон кебек картлык авыруларына тизрәк бирешә.

– Көзге чорда С витаминына өстенлек бирәбез. Ник дигәндә, ул элек-электән вируслы авыруларга, соңгы елларда хәтта коронавируска да каршы торырга ярдәм итүче витамин санала. Әмма чама хисен югалткан очракта, ул да организмга зыян гына салачак. Даими рәвештә С витамины эчкән кеше организмында В12 витамины авырдан үзләштерелә башлый, бәвелдә бәвел кислотасы күләме арта. Бу исә үз чиратында бөергә таш утыруга китерә, кандагы эстрогеннар (хатын-кыз гормоны) күләмен арттыра.

– Ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге бозылу – витамин, БАДларны чамадан тыш, бигрәк тә ач карынга кулланган очракта күзәтелә торган иң беренче билге. Андый чакта кешенең күңеле болгана, косасы килә, эче йомшара. Шуңа күрә витаминнар эчә башлагач, алда телгә алган билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә, табиб белән киңәшләшү хәерле.

– А витамины белән мавыккан кешенең тора-бара бик нык чәче коела башлый. Әлеге витаминның бер өлеше майга әверелә. Шуңа күрә А витаминын чамадан тыш куллану аркасында кеше артык авырлыктан да интегергә мөмкин.

– Ябыгу максатында төрле биологик актив матдәләр эчкән кешенең йөрәк тибеше бозыла. Ник дигәндә, күп кенә БАДларның составында йөрәк тибешен тизләтүче стимуляторлар була. Алар белән мавыккан кешенең даими рәвештә башы әйләнергә, кан басымы күтәрелергә мөмкин.

– БАДлар – бавыр өчен дә зур сынау. Алар бавырдагы ферментлар күләмен арттыра. Бу исә үз чиратында бавыр эшчәнлеге бозылуга, гепатитка китерергә мөмкин. Шуңа күрә БАДлар кулланыр алдыннан иң беренче чиратта бавырны тикшертергә кирәк.

– Күп кенә витаминнар, биологик актив кушылмалар канны сыегайта. Шуңа күрә аларны чамасыз кулланган очракта кан китәргә мөмкин. Әйтик, К витаминын тромбка каршы билгеләнгән антикоагулянтлар белән бергә эчкән очракта, кан үзеннән-үзе сыегаячак. Е витамины да кан китү ихтималын бермә-бер арттыра.

Нинди витамин җитми?

Җитмәгән витамин төре Нинди билгеләр күзәтелә? Кайдан табарга?
А витамины күз күрүе начарлана, күз кабагы кычыта, тән кытыршылана, чәч төсе тоныклана, тешләр саргая сөт ризыклары, диңгез ризыклары, карлыган, крыжовник, абрикос, кишер, шпинат
В1 витамины тән тиресе җыерчыклана, тын кысыла, аппетит начарлана, аритмия чүпрә, камыр ризыклары
С витамины теш казналыгы каный, кариес пәйда була, сулыш алу кыенлаша, ашкайнату системасы начар эшли башлый, хәлсезлек сизелә, кеше тиз арый яшелчә, җиләк-җимешләр, кара карлыган, томат, шпинат
D витамины кариес пәйда була, буыннар авырта, тәнне көзән җыера, кеше ябыга бавыр, йомырка, сөт ризыклары, майлы балык
Е витамины организм тизрәк картая, тән тиресе «шиңә», күз күреме начарлана йомырка, кәбестә, шпинат, кишер, зәйтүн мае, көнҗет, җитен мае, миләш, сырганак, балык мае, чикләвек
К витамины тән тиресе аз гына җәрәхәтләнсә дә, көчле кан ага, теш казналыклары каный, ашкайнату системасы бозыла, хәлсезлек сизелә Кәбестә, брокколи, шпинат

 

Динә Гыйлаҗиева

Фото: https://ria.ru/20211221/vitaminy-1764710929.html


Фикер өстәү