Фәрит Мөхәммәтшин «Нечкәбил» бәйгесенең ярымфиналында: «Хатыннарга түгел, ирләргә рәхмәт!»

«Матур бәйрәм бу!» Республика күләмендә уздырылучы «Нечкәбил» бәйгесенең ярымфиналында катнашучылардан мондый сүзләрне күп ишетергә туры килде. Республиканың төрле район-авылларында яшәгән ханымнарның хис-кичерешләрен әйтеп аңлатырлык түгел. Матур итеп киенеп, бер көнгә генә булса да,  алъяпкычларын салган ханымнарны танып та булмый иде.

Бәйгедә катнашам дип  үткән йокысыз төннәр, күбесенең иртәнге дүрттә торып Казанга кузгалулары онытылган да иде инде. Ярый ла үзең генә катнашсаң. Гаилә бәйрәмендә ирең дә, әти-әниең дә, балаларың да янәшә булу кирәк.

– Әлеге бәйгедә катнашырга чакыргач, бик теләп риза булдым. «Нечкәбил» бәйгесе хакында ишеткәнем бар иде. Ә менә катнашып карагач, тагын да күңелем булды. Шулкадәр ошаттым. Бу  нечкә билле, төз аяклы, матур ханымнар бәйгесе түгел. Бу тырыш, гаилә җылысын саклаучы кешеләр турында, – ди Тукай районының Яңа Бүләк  авылыннан килгән Дилбәр Гыймазетдинова. – Башка бәйгеләрдә көндәшлек зур. Сиңа ярдәм итәм дип тә тормыйлар. Ә монда бөтенләй башка мохит. Кешеләр ярдәмчел. Бер-беребезнең чыгышына сөенеп торабыз. Хәтта бер-беребезне матурлап, күлмәкләребезне алыштырып та киендек. Монда икән ул чын дуслык! Бәйге ир белән хатын арасын, балаларны тагын да якынайтты.

Дөресе дә шул. Монда иртәдән алып кичкә кадәр хатыны янәшәсендә кечкенә балаларын кулында  йөрткән әтиләр дә бар.

Сүз уңаеннан, Сарман районыннан килгән Вәлиевләрнең чыгышы бик күпләргә ошады. Алар җир кешесенең чын тормышын күрсәтте. Раушания белән Марат дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Күптән түгел Яңа Әхмәт авылында зур йорт җиткереп башка чыкканнар. Инде ул-кызлары үсеп килә. Гаилә фермерлык белән шөгыльләнә. Иген игәләр, күп итеп кош-корт тоталар. Вәлиевләрнең әти-әниләре килгән кунакларны яңа гына пешеп чыккан икмәк тотып каршы алды. Үзләренең басуында үскән ашлыктан пешерелгән камыр ризыклары да күп иде өстәлләрендә. Алар авыл тормышын күрсәтте. Уракчы кызлар биеде. Кыскасы, бик матур итеп әзерләнгәннәр иде.

Бу гаиләләргә Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да сокланды.

–  Гаилә – җәмгыятьнең нигезе.  Тормыш башлау, балалар үстерү – җаваплы эш. Бүген бу залда күпме бәхетле пар басып тора, – диде ул. – Гаиләдә тел, мәдәният, гореф-гадәтләр саклана. Безнең халык тикмәгә генә, нәселдә мондый нәрсә юк иде, дип әйтми. Һәр гаилә буыннан-буынга гадәтләрен, йолаларын тапшыра. Шуңа да без гаиләләрне сакларга тиеш.  Дәүләт тарафыннан күп бала тәрбияләүчеләргә аерым хөрмәт. Татарстан Президенты указы нигезендә бездә «Ата-ана фидакарьлеге» дигән медаль бирелә башлады.

Фәрит Мөхәммәтшин «Нечкәбил» бәйгесен оештыручыларга чиксез рәхмәтен белдерде.

– Әлеге чара 17 нче елын үткәрелә. Район-авылларда яшәүче гаиләләрне бәйгегә әзерләүдә үз өлешен керткән район башлыкларына да рәхмәт, – диде ул. – Ныклы гаилә, сау-сәламәт, тәрбияле балалар – алдагы көнгә ышаныч бит ул.

Бәйрәмдә Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова да бар иде.

– Әлеге бәйгенең 17 ел буе дәвам итүе дә аның кирәкле икәнен күрсәтә. «Нечкәбил»не оештыручы Изольда Жуйковага бик зур рәхмәтемне җиткерәм. Аның тырышлыгы белән хәйриячеләр дә табыла, – ди Татьяна Ларионова. – Гаиләле булу – бәхет ул. Ул хисне һәркем тоярга тиеш. Һәр гаиләдә бер-берләрен аңлап яшәсеннәр иде. Әти-әнидән дә кадерле кеше юк. Яратулы гаиләдә генә бәхетле сабыйлар туа. Мин һәркемгә шуны телим.

Бәйгенең шартлары җиңелләрдән түгел. Иң элек һәр гаилә үзенең тормышын видеоролик аша сөйләп бирә. Аннары инде җырлы-биюле чыгышларга күчәләр. Соңыннан тормышта ирешкән уңышларын күрсәтәләр. Жюри әгъзалары аларның һәр сулышын, хәрәкәтен күзәтә. Хәтта күзләренә карап та ир белән хатынның бер-берсенә булган мөнәсәбәтен сизеп торалар. Тагын шунысы да бар: бу бәйгедә берәү дә җиңелми, һәр гаилә бүләкләнә. Быел бәйгедә катнашкан 49 гаиләнең 10ы  26 ноябрь көнне финалда чыгыш ясаячак.

Сүз уңаеннан, «Нечкәбил» бәйгесендә барлыгы 800 гаилә катнашкан.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү