Мәктәпләрдә «Мөһим сөйләшү». Яңа дәрескә өметләр нинди?

Мәктәпләрдә хәзер  һәр дүшәмбе иртәсе дәүләт әләмнәре күтәрү, гимн башкарудан һәм «Мөһим сөйләшү» дәресләреннән башлана. Анда Ватан кадере, тарихи шәхесләр, әхлак турында сөйләшәләр. Яңа дәресләр  үз мәнфәгатьләрен кайгыртып  яшәргә ияләнгән яшьләрнең рухи дөньясын үзгәртә алырмы?

«Туган ил», «Авыл», «Әти-әни кадере» төшенчәләре икенче урынга калып барган заманда  мәктәпкә яңа дәрес кайтты. Яшь буында  Ватанга, туган  нигезгә, әти-әниләргә карата хөрмәт тәрбияләүне күздә тота ул. Укучылар бу дәресләрне, безне нәрсәгә өйрәтерләр икән, дип көтә. Шул ук вакытта өлкәннәр: «Чипсы ашап, телефон тотып үскән балада туган  илгә мәхәббәтне ничек уятырлар икән?» дип уйлана. Буа  районының Яңавыл авылында яшәүче 97 яшьлек  Бөек Ватан сугышы ветераны, элеккеге укытучы (октябрьдә 98 тула)  Әнвәр Низамов   патриотик тәрбия турында сүз чыккач,  үз фикерен белдерде.

– Ватанпәрвәрлек хисе ул туган җирдән башлана. Элек гөрләп торган авылның яртысыннан күбесендә халык яшәми. Яшьләр шәһәргә китә дә кире кайтмый. Авыл урамнары бушап калуга йөрәк әрни. Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләсе җиңел түгел, – ди Әнвәр ага, авыр сулап. –  Элеккеге белән хәзерге тәрбияне чагыштырып булмый. Укытучыларга сабырлык бирсен, дип  телим. Бер сүз әйтсәң, баланың әнисе шундук мәктәпкә йөгереп  киләчәк. Тәрбиясе дә, тормышы да башка. Кеше байлык артыннан куа. Рухи кыйммәтне беренче урынга куярга кирәк. Мәктәптә кертелгән яңа дәрес файдага булмый калмас. Кайчан да бер башларга кирәк бит.

Беренче дәрес «Белем көне: ни өчен укырга?» дигән темага багышланган иде.  Арада «Безнең ил – Россия», Өлкәннәр көне, Укытучылар, Әтиләр, Әниләр көненә  багышланганнары да бар. Шулай ук сүз волонтерлар, Россия символлары, гаилә бәйрәмнәре  һәм башкалар хакында да барачак.

– Башкаларга охшамаган бу нинди дәрес дип,  укучылар аны көтеп ала. Дәресне барлык сыйныф җитәкчеләре дә  үткәрә.  Telegramда махсус чатта дәрескә кирәкле методик белешмә, видеолар куела. Дәресләрне җиңел итеп үткәрәбез, – ди Спас районының Иске Рәҗәп мәктәбенең тәрбия эшләре  буенча урынбасары, тарих укытучысы Мәдинә  Җамалиева. – Мәсәлән, бүгенгесе Константин Циолковскийның тууына 165 ел тулуга багышланган иде. Аның тормышындагы кызыклы  фактлар турында сөйләштек.  Галәм турында искә алдык, укучылар галимгә карата фәлсәфи фикерләрен белдерде. Яңа  дәресләрнең балаларда патриотик хис тәрбияләүдә файдасы зур булыр дип ышанабыз.

Без шалтыратканда Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге кадетлар мәктәп-интернат директоры Рәис Юнысовның әлеге дәрестән яңа гына чыккан чагы иде. Директор буларак, ул да сыйныфларга кереп, балаларның теләге белән кызыксына.

– Кызыклы итеп оештыру укытучыдан тора. Әгәр балага илнең киләчәге итеп карыйсың икән, бу җитди сөйләшүгә әйләнәчәк. Ә инде хисап өчен генә сөйләсәң, алар күңелендә бер нәрсә дә истә калмаячак. Туган илне сүз белән әмер биреп кенә яраттырып булмый. Моның өчен тарихны, әби-бабайларның үткәнен, җиде буыныңны өйрәтергә, илнең геройлары, дәүләт үсешенә керткән кешеләр турында сөйләргә кирәк, – ди  Рәис Юнысов.

Казан федераль университетының укыту һәм тәрбияләү методологиясе кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы Әнвәр Хуҗиәхмәтов белдергәнчә, мондый дәресләр күптән кирәк иде. Заманасында булган дәресләрне уку программасыннан алу зур фаҗигагә китерде дип саный ул. Нәтиҗәдә укымыйча гына – диплом, эшләмичә генә кесәгә  акча тутырып йөри торган ялкау буын үсеп җитте. Аларның балалары бүген бакчаларга, мәктәпләргә килә.

– Советлар Союзының мәгариф системасында бу эшчәнлек бик отышлы һәм төрле формада алып барыла иде. Кызганыч, узган гасырның туксанынчы елларыннан соң ул юкка чыкты. Әлеге сыйныф сәгатьләре мәктәпнең педсоветында карала иде. Патриотик дәресләр үткәрелде.  Башлангыч хәрби белем дә бирелә иде. Хәзер алар барысы да кабат торгызылачак, әлбәттә. Бу дәрес кирәкми дигән бәхәс  булырга да мөмкин түгел. Монда сүз  ил,  халык язмышы турында  бара, – ди Әнвәр Хуҗиәхмәтов.

Аның әйтүенчә, дәресләрдә илдә барган сәяси вакыйгалар, икътисад, илнең үсешенә, халыкара мөнәсәбәтләргә кагылышлы проблемаларга ачыклык кертеләчәк. Аны  һәр сыйныфта баланың яшь үзенчәлекләрен, психологиясен күздә тотып үткәрергә кирәк.

– Мәктәпкә баргач, шаккатабыз. Хәзер мәктәпләрдә физкультура дәресләре бетте. Элек югары сыйныфларда егетләр физик яктан көчле булуы белән аерылып тора иде. Иртән 40 минут гимнастик күнегүләр ясата идек. Болар юкка чыкты. Бүген яшьләр армиягә бармас өчен нинди генә хәйлә тапмыйлар. Элек армиягә бармый калу дигән нәрсә юк иде. Шуңа күрә бу дәресләрнең кире кайтуы бик урынлы, – ди Әнвәр Хуҗиәхмәтов.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү