Җылы! Республикада җылыту сезоны башланды

Көз җылысы җәй түгел инде ул. Урамда 20 градустан югары булса да, фатирлар суынырга өлгерде. Шуңа күпләр җылылык бирелүен көтә. Татарстанның 37 районында йортларга җылылык бирелгән инде. Калган өйләргә дә бу атна дәвамында килеп җитәр дип көтелә.

Республиканы җылылык, электр, су белән тәэмин итүче оешмалар кышка әзерме? Кайсы районда әле дә җәйге эшләр төгәлләнеп бетмәгән?  Бу хакта Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры һәм халыкны су, электр, җылылык белән тәэмин итүче оешма вәкилләре Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.

–   Республикада җылылык белән тәэмин итү буенча махсус штаб оештырылды. Көн саен районнар белән элемтәгә керәбез, андагы хәлләрне белешеп торабыз. Әкренләп йортлар кышка әзерләнеп бетеп килә. Республикада күпфатирлы йортларның 99 проценты җылылык бирүгә әзер. Алар әзерлек паспортлары алды, – диде министр Марат Айзатуллин. – Әзерлек дигәндә, без йорттагы капиталь төзекләндерүне дә күз уңында тотабыз. Шулай ук шәхси җылытыла торган йортлардагы төтен юлларының да тәртиптә булуы кирәк. Болар җиренә җиткереп үтәлгәндә генә җылы бирергә була.

Җылы дигәннән, ул республикада иң беренчеләрдән булып 8 сентябрьдә үк Чирмешән районында яшәүчеләрнең өйләренә килгән. Министр сүзләренчә, Татарстанда барлык социаль объектларга җылылык бирелгән. Безнең халык, җылы сөяк сындырмый, дисә дә, урамда җылы килеш, торбаларның кайнар булганына зарланучылар да бар. Урам җылытабыз, ди алар.

–  Безгә җылыны теге атнада ук куштылар инде. Күршеләр салкынга зарлангач, идарәче оешма каршы килмәгән. Әле иртәрәк дип уйлыйм. Төннәрен фатирда суларга һава да юк. Өйдән генә кысып куя торган төймәсе дә юк бит аның. Берәүләр, туңам, ди, мин инде тәрәзә ачып куям, балкон ишеге ябылмый да. Узган ел җылылык өчен аена тугызар мең сум акча түләдек. Бераз салкынайткач кына җылы бирергә ярамагандыр инде, – ди Казанның Фучик урамында яшәүче Нуретдин Сабиров.

Быелның 1 июленнән җылылык өчен бәя артты. Министр әйтүенчә, 6,7 процентка. Хәзер шунысы сөендерә: җылы өчен акчаны кышкы айларда гына түлибез. Ә менә Казанның Киров районында яшәүче Гөлчәчәк Мөхәммәтова, кышкы айларда җылысыз утырмас өчен, акча да жәл түгел, ди.

– Узган ел кыш көне өебездә өч тапкыр җылылык бетте. Сәбәбен челтәрләрдәге авария дип аңлаттылар. Җылылык беткәч, су да салкын бит әле аның. Ни юына алмыйча, ни җылына алмыйча утырдык. Фатирны сатып, «Салават күпере»нә күчендек. Монда, ичмасам, йортлар яңа, җылылыкны кысып куеп та була, – ди ул.

Күп кенә йортларның подвалында җылылыкны көйләүче төймәләр бар. Ул, һава торышына карап, өйдәге температураны нормада тота. Ә менә шәхси җылыту казаннары булган кешеләр бөтенләй ота. Алар үзләренә кайчан кирәк, шунда җылы куша.  Челтәрләргә килгәндә, алдагы саннарда без республикада аларның күбесенең эштән чыкканы, төзекләндерү кирәген язган идек. Бу очрашуда да алар хакында сүз булды. «Татэнерго» оешмасының генераль директоры урынбасары Илгизәр Гайфуллин сүзләренчә, аларга караган челтәрләр дә искергән.

– Ел саен җылылык бирү системаларын төзекләндерергә тырышабыз. Әмма быел, башка еллардан аермалы буларак, эшләр азрак башкарылды. Санкцияләр аркасында кирәкле чималларга бәя күтәрелеп, без 40 чакрым челтәрне генә алыштыра алдык, – ди ул.

«Казэнерго» оешмасының генераль директоры Рөстәм Абделкахов исә, без кышка әзер, дип белдерде. Кыш көне күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, алдан ук хәстәрен күрәләр икән. Аварияләр була калса дип тә әзерләнеп куйганнар.

«Сетевая компания» оешмасының генераль директор урынбасары Альмир Латыйпов исә эшмәкәрләрне, төзүчеләрне ниндидер эшкә тотынганда, үзләре белән киңәшләшергә чакырды.

– Җылылык, электр челтәрләренә зыян салучылар күп. Ниндидер оешма килә дә казый башлый. Үзләре дә сизмәстән, чыбыкларга зыян салалар. Күпме кеше утсыз, җылысыз кала. Халыктан мөрәҗәгать булгач, без төзекләндерергә чыгабыз. Ә бит зыян салучы шалтыратып әйтсә, вакытында күп кенә күңелсезлекләрне булдырмый да калып була. Юк, алар дәшми. Челтәргә зыян салучыларга штрафлар да каралмаган. Алар килгән зыянны гына капларга тиеш, – ди ул. – Казу эшләрен башкарганчы рөхсәт кәгазе алу кирәк. Узган сезонда челтәрләргә 109 тапкыр зыян салынды. Киләчәктә игътибарлы булсыннар иде. Әле менә без үз белдеге белән казу, төзү эшләре башкарган оешмаларны катгыйрак җәзага тарту юлларын эзлибез.

Сүз башы шүрәле дигәндәй, җылыны кайчан кушарга тиешләр соң? Норматив буенча, 5 көн дәвамында +8 градус торса, җылылык бирелергә тиеш. Хәер, күп районнар моны көтеп тормаган. Ә менә Питрәч районы кышка әзер түгел. Тиешле документлары да кулларында юк. Әзерлек паспортлары да тиешенчә алынып бетмәгән икән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: https://sib.fm/news/


Фикер өстәү