Робот сава, робот исәпли: цифрлаштыру сәясәте авыл хуҗалыгына да зур үзгәрешләр алып килде

Сыерларны робот сава, абзарларны автомат машина җыештыра… Якын киләчәктә республика кырларында йөртүче ярдәменнән башка гына хәрәкәт итүче тракторлар да пәйда булачак. Соңгы елларда телдән төшмәгән цифрлаштыру сәясәтенең авыл хуҗалыгы тармагына алып килгән һәм алып киләчәк үзгәрешләренең берничәсе генә әле бу.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сүзләре белән әйтсәк, әле юклы-барлы ун ел элек кенә алда телгә алган күренешләр әкият булып тоела иде.

– Бүген инде цифрлаштырылган терлекчелек фермалары һәр районда диярлек бар. Әйтик, Саба, Аксубай, Биектау районнарындагы кайбер фермерлык хуҗалыкларында хуҗалык эшләрен тулысынча роботлар башкара. Кеше исә терлек азыгы әзерләү, терлекләрне дәвалау, шушы роботларның төзеклеген тикшерү кебек эшләрне башкара. Биредә авыр физик хезмәт төшенчәсе дә үткәндә калып бара. Киләчәктә бу барлык җирлекләрдә гадәти күренешкә әвереләчәк, – дип сөйләде ул журналистлар белән очрашуда.

Баксаң, якын киләчәктә республика кырларында йөртүче ярдәменнән башка гына хәрәкәт итүче тракторлар да пәйда булачак икән. Наил Залаков сүзләренә караганда, Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә ике еллап шушы проектны тормышка ашыру юнәлешендә эш алып барыла. Бүген авыл хуҗалыгы тармагының өч баганасы саналган – үсемлекчелек, терлекчелек һәм эшкәртү юнәлеше – барысы да цифрлаштырыла бара.

– Дөрес, бу юнәлештә алдынгы илләрдән калышабыз әле. Әмма телгә алып сөйләрлек күрсәткечләребез бар. Бигрәк тә безнең терлекчелек тармагы үсештә. Бүген бу өлкәдә күп кенә хезмәтләрне автоматлаштырырга ярдәм иткән программалар кулланыла. Бүген терлекчелек тармагы 36 процентка автоматлаштырылган. Бу күрсәткеч арта бар. Ник дигәндә, ел саен 20ләп сөт комплексы сафка баса. Шуңа күрә бу сан ел азагына кадәр 50 процентка җитәр дип көтәбез, – ди ул.

Бүген республикадагы 3 миллион гектар сөрү җиренең 2 миллион чамасы өлешендә дә цифрлы продуктлар кулланыла. Эшкәртү тармагы да калышмый. Дөрес, авыл хуҗалыгы тармагын автоматлаштыру, цифрлаштыру эше тагын да зуррак тизлектә үсә алыр иде. Әмма монда бар да акча мәсьәләсенә килеп терәлә. Чөнки робот хезмәте кеше хезмәтенә караганда кыйммәткәрәк төшә. Килеп туган вазгыять аркасында, ватылган очракта, аларга кирәкле детальләрне табу да баш бәласенә әверелә. Шул рәвешле авыл хуҗалыгын цифрлаштыру юнәлешендә дә импорт алмаштыру сәясәте алып барырга туры килә.

Республиканың «Мәгълүмат-исәпләү үзәге» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Нияз Хәлиуллин сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы тармагын цифрлаштыру программаларының да хәзер үзебезнең белгечләр тарафыннан эшләнгәненә өстенлек бирәләр.

– Программа эшләүчеләр исемлегеннән чит ил белгечләрен тулысынча алып аттык. Бүген үзебездәге 23 белгеч белән эшлибез. Аларның да үзебезнең төбәктәгеләренә өстенлек бирәбез. Компетентлыклары җитеп бетмәсә, күрше төбәкләргә, әйтик, шул ук Мәскәүдә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәбез, – ди ул.

Наил Залаков сүзләренә караганда, технологияләр үзгәрү белән авыл хуҗалыгы тармагында кадрлар әзерләү мәсьәләсенә дә игътибар бермә-бер арткан. «Аграр уку йортларындагы укыту программасына үзгәрешләр кертелде. Алар хәзер цифрлаштыру юнәлешендә дә укыталар. Хуҗалык җитәкчеләрен укыту өчен дә махсус программалар булдырылды», – ди министр урынбасары.

Сүз уңаеннан, 21–24 сентябрь көннәрендә «Казан Экспо» мәйданчыгында «Kazan Digital Week 2022»  халыкара форумы узачак. Анда дөньяның 15 иленнән, шул исәптән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Иран һәм Сербиядән катнашучылар көтелә. Биредә республика авыл хуҗалыгы тармагындагы цифрлы үзгәреш нәтиҗәләре белән якыннанрак танышырга мөмкин булачак. Аларны 17 оешма тәкъдим итәчәк, 60 спикер чыгыш ясар дип көтелә.

– Бүген төп өч юнәлештә – авыл хуҗалыгы тармагын цифрлаштыруның төбәк системасын эшләү, кадрлар әзерләү һәм агробизнесны автоматлаштыру дәрәҗәсен арттыру буенча эш алып барыла. Соңгысына өстәмә акча да бүлеп бирелде. Аның нигезендә авыл хуҗалыгында автоматлаштыру системасы һәм программасын сатып алган җитештерүчеләргә бу чыгымнарның яртысын дәүләт каплый. Форумда әнә шушы эшнең нәтиҗәләре дә тәкъдим ителәчәк, – ди Нияз Хәлиуллин.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү