Татарстан һәм Башкортстан ислам банкингын сынау буенча пилот төбәкләр булачак

Татарстан һәм Башкортстан төбәккә ислам банкингын кертү буенча пилот республикалар исемлегенә эләкте. Бу хакта Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков Kazan Digital Week форумының пленар сессиясе барышында хәбәр итте.

— Татарстанда һәм Башкортстанда ислам банкингы гамәлгә ашырылачак, аларны пилот төбәкләр исемлегенә керттек, – диде ул.

Хәзерге вакытта Дәүләт Думасына Россиядә ислам банкингын легальләштерү турында закон проекты кертелә. «Ислам банкингын 2023 елда эшләтеп җибәрү өчен агымдагы ел ахырына кадәр закон проектын кабул итү планлаштырыла», — диде депутат.


Фикер өстәү