Вениамин Чубаренко: “Өлешчә мобилизация бер гаепсез кешеләрнең гомерләрен коткару хакына эшләнә”

Өлешчә мобилизация игълан итү – дөрес карар. Бу карарны бераз иртәрәк тә кабул итәргә кирәк булгандыр. Ветераннарның “Боевое братство” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарсандагы төбәк бүлеге советы рәисе урынбасары Вениамин Чубаренко “Ватаным Татарстан” хәбәрчесенә әнә шундый фикер җиткерде.

“Мөгаен, җитәкчеләребез суверенитетларын үз аяклары белән таптап, Америка артыннан ияргән илләрнең саны шулкадәр күп булыр дип уйламагандыр. Бөтен Европа төп көндәшебезгә ярдәм иткәндә, безгә дә хәрби контингентны арттырырга кирәк. Шунсыз булмый. Һәм ул бер гаепсез кешеләрнең гомерләрен коткару хакына эшләнә”, – диде Вениамин Чубаренко.

Ветераннар оешмасы вәкиле әйтүенчә, россиялеләрнең күпчелеге мобилизация игълан итүне тыныч кабул итәр. “Шулай кирәк тә. “Мобилизация” сүзеннән куркасы түгел. Ул курку сугыш елларыннан ук калган инде. Ләкин хәзерге вакытта мобилизацияне сугышка таба бер адым буларак кабул итәргә кирәкми. Әйткәнемчә, махсус хәрби операция белән бәйле вазгыять катлаулангач, безгә хәрбиләребезнең санын арттырырга кирәк. Швеция һәм Финляндия НАТОга керә, ә НАТО илләренең Россия белән гомуми чиге – бер мең километр тирәсе. Әлеге илләр нейтраль булып саналганда, Россия анда гаскәрләр тотмады. Ләкин хәзер ул бу территорияләргә гарнизоннар куярга мәҗбүр”, – диде ул.

ЛНР һәм ДНРдагы референдумнарга килгәндә, Вениамин Чубаренко әйтүенчә, бу сорауны шулай ук хәл итмичә калдыру мөмкин түгел иде. “Бу мәсьәләне ничек бар шулай калдырсак, берничә елдан соң ул территорияләрдәге вакыйгалар кабатланырга мөмкин. Ә бу очракта Россия андагы халыкны үз канаты астына ала дигән сүз. Рус халкын гына түгел, украиннар да, башка милләт вәкилләренең дә куркынычсызлыгы тәэмин ителәчәк”, – диде ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү