Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дәүләт Третьяков галереясе» бөтенроссия музей берләшмәсе» ФДБУК генераль директоры Зөлфирә Трегулова белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Очрашу «Kazan Digital Week 2022» халыкара форумын уздыру кысаларында «Казан Экспо» мәйданчыгында узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
Татарстан Президенты сүзләренчә, Дәүләт Третьяков галереясе – дөньякүләм танылган рус сәнгатенең иң зур музее. «Безнең арада яхшы мөнәсәбәтләр урнашуы, үзара файдалы һәм тыгыз хезмәттәшлек җайга салынуы куанычлы», — дип билгеләп үтте ул.
Рөстәм Миңнеханов һәм Зөлфирә Трегулова Татарстанда мәдәният һәм туризм өлкәсендәге уртак проектларның перспективалары, Третьяков галереясе фондларын җәлеп итеп, республика мәдәният учреждениеләре базасында күргәзмә проектларының озак сроклы программасын формалаштыру, дәүләт Третьяков галереясе музейларында Татарстан экспозицияләренең күргәзмәләре турында фикер алыштылар. Яклар шулай ук Казан Кремленең җәмәгать урыннарын музей-күргәзмә белән тулыландыру, Татарстан музей хезмәткәрләренең Третьяков галереясендә стажировка үтү һәм башка мәсьәләләр буенча уртак эшнең мөһимлегенә игътибар иттеләр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat