Россия банкы мобилизацияләнүчеләргә кредит каникулын бирергә тәкъдим иткән

Россия Президенты Указы нигезендә мобилизацияләнүчеләр үзләренең банкына мобилизация чорына кредитларның барлык төрләре, шул исәптән ипотека кредитлары буенча түләүләрне кичектерү яки түләү күләмен киметү буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу хакта РБК яза.

Үзәк банк банкларга һәм микрофинанс оешмаларына хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен махсус кредит каникулы программаларын эшләргә тәкъдим иткән. Шулай ук килешүләр буенча штрафлар түләтмәү, бурычны вакытыннан алда үтәү таләбе куймау, ипотека торагыннан чыгармау, түләү срогы чыккан бурычны түләтүне туктатып тору киңәш ителгән.

Мобилизацияләнүчеләрнең якыннарына да (аның иждивениесендә булсалар) шундый ук хокук бирелә. Шул ук вакытта банклар, микрофинанс оешмалары кредит каникулын бирүне кредит тарихын бозу буларак карамаска тиеш.

Алга таба махсус кредит каникулы законга салынырга тиеш.


Фикер өстәү