Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ тикшерүеннән соң йөртүчеләрнең хәрби комиссариатка озатылуы турындагы хәбәрне кире какты

ЮХИДИ постларында бернинди дә мобилизация чаралары үткәрелми. Төбәкләрдә Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре, йөртүчеләрне юлларда туктатып, хәрби комиссариатларга җибәрми. “МВД медиа” телеграм-каналында басылып чыккан хәбәрдә шулай диелгән.

Моңа кадәр социаль челтәрләрдә, янәсе, Эчке эшләр министрлыгының документы скан-күчермәсе пәйда булган иде. Анда 22 сентябрьдән хәрби комиссариатлар хезмәткәрләренең ЮХИДИ постларында дежур торачагы турында әйтелә. Имештер, автоинспекторлар, документларын тикшергәннән соң, йөртүчеләрне шулар янына җибәрәчәк. Шул ук вакытта шәһәр эчендә мобиль төркемнәр оештырылачак.
Ведомствода басым ясап әйтелгәнчә, бу – ялган документ.

“Россия Эчке эшләр министрлыгы рәсми төстә шуны белдерә: янәсе, Россия эчке эшләр министрлыгы Юл хәрәкәте иминлеге баш идарәсе күрсәтмәләре урын алган скан – фейк булып тора, ә “документ”тагы мәгълүматлар – ялган”, – диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү